поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.08.2018 Матбугат

Россия журналистлары берлеге Самара өлкәсендә форум үткәрде

Самарада Дәүләт телерадио компаниясе (ГТРК “Самара”) базасында Россия журналистлары берлеге һәм Журналистлар берлегенең өлкә оешмасы бергәләп “Инфорум” дип аталган җыен үткәрделәр.

Биредә көн дәвамында төрле мәйданчыкларда федераль, региональ һәм муниципаль мас¬сакүләм мәгълүмат ча¬ралары журналистлары сөй¬лә¬шүләр, гапләшүләр алып бар¬дылар. Инде бишенче мәр¬тәбә уздырылучы форум бу юлы Журналистлар берлегенең йөз еллык юбилеена багышланган иде.

Форумны Россия журналистлары берлеге секретаре, өлкә оешмасы рәисе Ирина Цветкова, Россия журналистлары берлеге рәисе урынбасары Алексей Вишневецкий, берлек секретаре Юлия Заһитова һәм Самара өлкәсе буенча Рос¬комнадзор идарәсе җитәкчесе Светлана Жданова ачып җи¬бәрделәр. Аннан соң төрле темаларга мастер-класслар, басма, электрон мәгълүмат чараларына кагылышлы мәсьә¬ләләрне тикшерүләр, фикер алышулар башланып китте. Аларда профессиональ журналистлар һәм блогерлар да катнашып, хәзерге цифрлы технологияләргә күчү, интернет челтәре киң җәелә барган заманда традицион мәгълүмат чараларын - газета-журналларны ничек саклап калу һәм үстерү турында сүз барды.

Фикер алышуларда миңа, бүгенге көндә өлкәбездә бер¬дәнбер сакланып калган милли басмаларның берсе булган “Бердәмлек” газетасының баш мөхәрриренә дә, үз фи¬керләрем белән уртаклашырга насыйп булды.
 
Мин бүгенге кайбер мас¬сакүләм мәгълүмат чараларында, аеруча интернет сайтларында һәм социаль  челтәрләрдә, җиңел акча эшләү юлы белән китеп, матбугатның тәрбияви ролена игътибарны киметүләре турында сөйләдем, күп сайтларда имзасыз фикер алышу¬ларда бер-береңә яла ягу, кешенең вөҗданын пычратуга кадәр барып җитүләр турында да әйтеп уздым. Ә бу төрле милләт кешеләре арасында ызгыш тудырырга да бик мөмкин бит. 
 
Минем әйткән сүзләремне хуплап, көчле алкышларга күм¬деләр. Белмим, моңа каршылар да булгандыр, тик күбе бер уртак фикердә иде. Әйе, хәзерге интернет заманында традицион мәгълүмат чараларын оныту һич кенә дә ярамый, яңа технологияләрне тормышка ашыру процессы, гасырлар буе халыкка хезмәт иткән кәгазь басмаларны да читкә куймыйча, яңа шартларда яңача эшләү юлы белән алып барылырга тиеш. Авыл районнарыннан, кечкенә шә¬һәрләрдән килгән җирле газеталар журналистлары әлегә кайбер урыннарда интернетның тотрыклы эшләмәве, еш кына элемтәнең югалып торуын да билгеләп үттеләр. Ә олы яшьтәгеләр өчен кәгазь басмалар, бигрәк тә җирле газеталар, әлегә бердәнбер матбугат чыганагы булып тора. Бүгенге тормышта барысын да ничек тә күбрәк акча эшләүгә генә (моны форумда мастер-класслар үткәргән Мәскәү экспертлары “монетизация” дип атадылар) бәйләү дөрес үк гамәл түгел. Анысын да булдырырга, тик массакүләм мәгълүмат чараларның тәрбияви роленә игътибарны киметмәскә иде,  диде фикер алышуларда кат¬нашучыларның күпчелеге.
 
“Инфорум”ның эшенә йомгакны үзенең тыгыз эш графигында журналистлар белән очрашырга мөмкинлек таба алган өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Азаров ясады. Ул нәкъ менә журналистларның тормышыбызга дөрес караш формалаштыруларын, ә моңардан алдыбызга нинди максатлар куячагыбыз, аларга ирешү һәм җиңүләребезгә шатлану өчен күпме көч кирәклеге бәйле икәнен билгеләп үтте.
 
 
- Моның яхшы дәлиле булып, Самарада үткән футбол буенча дөнья чемпионаты тора. Иң мөһиме - без дөньяга гына түгел, үзебезгә дә җиңә, һәркемгә ачык йөз, кунакчыллык күрсәтә алуыбызны расладык. Туристларның килүе буенча безнең Самара шәһәре Россиядә дүртенче урынга чык¬ты. Бу уңышта, әлбәттә, сез¬нең, журналистларның да өлеше бар, - диде Дмитрий Азаров.
 
Регион башлыгы Россия президенты Владимир Путинның указы буенча “Атказанган журналист”, “Атказанган элемтә һәм мәгълүмат хезмәткәре” дигән яңа мактаулы исемнәр булдырылуы турында хәбәр итте. Ул Россия журналистлары берлегенең өлкә оешмасы җитәкчесе Ирина Цветкованың Журналистлар берләшмәсен үстерүгә һәм берләштерүгә керткән зур өлешен билгеләп, аны “Самара өлкәсе алдындагы казанышлары өчен” билгесе белән бүләкләде. 
 
Дмитрий Азаров Самара өлкәсенең атаклы журналистлары арасыннан мәрхүм Эдуард Михайлович Кондратовны аерым искә алып, аның намуслылыгы, таланты һәм ярдәмчеллеге белән башкаларга үрнәк булуы турында әйтте.
 
- Соңгы китапларының бер¬сен юкка гына ул “Шулай да... яхшылык булырга тиеш” дип атамагандыр. Минем фикеремчә, моны бөтен журналистларның девизы итәр¬гә дә мөмкиндер, - диде Дмитрий Азаров.
 
 

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ --- | 04.08.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»