поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
04.08.2018 Дин

Милләт сагында гореф-гадәтләр, туган тел һәм милли кием

Казанда «Милли тормыш һәм дин» дип аталган IX Бөтенроссия дин әһелләре форумы булып узды һәм аның эшендә Самара өлкәсеннән 45 имам катнашты. Шуларның күпчелеге яшьләр.

Анда Самараның Җәмигъ мәчете имамы Иршат хәзрәт Сафин - татар ишаннары тормышына, борынгы кабер ташларын саклау һәм өйрәнү мәсьәләсенә, Камышлы, Исаклы, Кләүле районнары мөхтәсибе, Иске Ярмәк мәчете имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим “Татар дин әһел¬ләренең телне саклау эшенә керткән өлеше” темасына кызыклы чы¬гыш¬лар ясадылар. 

Татарстан Президенты Рөс¬тәм Миңне¬ханов, Татарстан Җө쬬һүриятенең беренче Прези¬ден¬ты Минтимер Шәймиев, Рос-сия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Та¬тарстан мөфтие Камил хәз¬рәт Сәмигуллин һәм башка дәрәҗәле затлар катнашындагы Пленар утырышта да Самарадан Җәмигъ мәчете имамы Иршат хәзрәт Сафин, Зубчаниновка бистәсеннән “Болгар” мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов, Сызран җирле мөселман дини оешмасы имам-мөхтәсибе Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев үз¬ләренең уй-фикер¬ләре белән уртак¬лаштылар.

Без Татарстан президенты Рөстәм Миң¬нехановның Сызран Җәмигъ мәчетенең җирле мөселман дини оешмасы имам-мөхтәсибе Илгизәр Сәгъдиевны “Рәхмәт сүзе” белән бүләкләве турында язган идек инде. Бү¬ләкләнүчеләр арасында Үзәк Диния нәзарәтенә кергән Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе мөфти Талип хәзрәт Яруллин да бар иде. Аңа Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының “Данлы хезмәт өчен” (“За доблестный труд”) медален тапшырды. 
 
“Бердәмлек” газетасы хәбәр¬чесенә мөфти түбән¬дә¬геләрне әйтте: “Хезмәтемә шундый юга¬ры бәя бирүләренә мин шатмын. Алга таба безне әле тагын да зуррак эшләр, бурычлар көтә.
 
Быелгы форум мәшһүр мәгъ¬рифәтче һәм танылган дин галиме Шиһабетдин Мәрҗа¬нинең тууына 200 ел тулу уңаеннан оештырылган иде. Аның шигаре итеп галимнең “Милләтне гореф-гадәт¬ләр, туган тел һәм милли кием саклый” дигән сүзләре алын¬ган. Бу очраклы түгел. Россия халыкларының туган телләрен укытуны ихтыярига калдыру кануны расланган көннәрдә бу бик тә урынлы яңгырый. Хәзер инде барысы да үзебездән тора. Туган телебезне балаларыбызга беренче чиратта гаиләләрдә өйрәтергә кирәк. Теләгән кеше туган телен өйрәнергә дә, хәләл ризык табып ашарга да, вакытында ураза тотарга да, биш вакыт намазын укыр¬¬га да вакыт таба! Ә хәзер ата-ана¬лар гариза язып, балаларга ана тел¬ләрен укытуны таләп итә алалар”. 
 
Эльвира РӘФЫЙКОВА.
Бүген без укучыларыбыз игъ¬ти¬барына “Сызран Җәмигъ мәче¬тенең җирле мөселман оешмасы имам-мөхтәсибе Илгизәр хәзрәт Сәгъдиевның пленар утырышта ясаган чыгышын тәкъдим итәбез.
 
Милләттәшләрем, кыйблабызны югалтмыйбызмы?
Ошбу чыгышымның темасы - “Милләттәшләрем, кыйблабызны югалтмыйбызмы икән?” Бәлки, кайберләрегез: “Бу ни өчен мондый кискен һәм катлаулы мәсьәләне күтәреп чыга икән?” — дип гаҗәпләнәдер. Ләкин минем 25 ел имамлык итү тәҗрибәм бар. Советлар чорында да мәчетләребездән һәрвакыт азан яңгыраган, 400 еллык тарихы булган, гасырлар буена динебез исламны һәм гореф-гадәтләребезне саклап кала алган атаклы Гали авылында туып, шул мохитта үсүем һәм анда дини хезмәт юлымны башлап, соңыннан Сызранда дәвам итүем миңа биредә чыгыш ясарга хокук бирә, дип уйлыйм.
 
Хөрмәтле туганнарым! Әл¬бәттә, ошбу бик тә мөһим һәм файдалы җыенда илебезнең төрле почмакларыннан җыел¬ган имамнар, мөфтиләр һәм галимнәр алдында чыгыш ясау бик тә дәрәҗәле, күркәм гамәл, дип саныйм. Ике көн эчендә күп фикерләр алыштык, матур һәм әһәмиятле сүзләр яң¬гырады. Мин инде сезгә аларны кабатламыйм һәм дә вәгазь-нәсыйхәт бирергә дә җыенмыйм, тик милләтемнең дини хәләте турында берничә фикер әйтеп үтәсем килә.
 
Аллаһыга шөкер, миңа 1990 елларда, әле илебездә бер Диния нәзарәте генә булган чорда, Уфадагы мәдрәсәдә укырга насыйп булды. Ул вакытта барлыгы өч кенә мәдрәсә булып, барсында да укыту бер төрле, үзебезнең мәзһәп буенча алып барыла иде. Соңыннан туган Гали авылымда дүрт ел “Гали” мәдрәсәсендә мөдир булып хезмәт итәргә, 25 егет һәм 15 кызны укытып, дини хезмәткә озатырга насыйп булды. Берсе дә ваххаби, сәләфи һәм башка фирка секталарга китмәде. Мәхәлләләребез аз булса да, барсында да диярлек намаз укулар, дин алып бару тәртипләре бер төрле иде. Иң мөһиме — элеккеге чын гыйлемле имамнарны күргән һәм алардан азмы-күпме белем алган бабайларыбыз бар иде әле мәчетләребездә. 
 
Соңыннан чит илләрдә укучыларыбыз күбәйде, без дә Төркиягә барып укып кайттык. Төрле яктан яңа белемнәр, яңа мәгълүматлар күбәйде. Моның файдасы да, киресе дә булды. Бу турыда узган форумнарыбызда бик күп сүзләр яңгырады инде, кабатланасы килми. Яшьләребездә гыйлем дә, проблемалар да артты. Ул шаукымлы 90нчы елларда илебезгә чит илләрдән дини китаплар да күп китерелде. Диния нәзарәтләре тарафыннан бернинди экспертиза да, тикшерү дә булмады! Менә инде хәзер шул вакытларның “җимешен” җыябыз.
 
Хәзер ниндидер коранитләр, дини ревизорлар барлыкка кил¬де. 1300 ел дәвамында мө¬сел-маннарга уңышлы хезмәт итеп килгән Имам Әгъзәм Әбү Хәнифә рәхмәтуллаһи галәйһи мәзһәбенә ревизия ясый башладылар. Динебезнең асылы булган биш вакыт намазны да тикшерүчеләр табылды. Әй¬терсең лә, атеистлар чорына кайттык. Безгә, әлбәттә, бу явыз җилләргә катгый каршы торырга кирәктер. Мөфтиләребез алар¬ның тәнкыйтьләренә ачык, дә¬лилле җаваплар табарга тиеш.
 
Татарстан мөфтие Камил хәзрәткә аерым рәхмәт¬лә¬ребезне белдерәбез. Ул дөрес җавапларын табып тора. Ләкин без барыбыз да, әһле иман үә имамнар, моңа катгый каршы торырга тиешбез. Динебезнең асылына, тамырына балта чабарга маташкан чакта тик торырга һич тә ярамый!
Кардәшләрем, тагын бер мөһим мәсьәлә бар, ул да булса, халкыбызга шәригать белән гадәтнең нәрсә икәнен аңлату. Чөнки татарларда хәзер бик күп халкыбызның дини гореф-гадәтләрен, йола¬ларын (мәетләргә - өчен, җидесен үткәрүне) бидгать дип, мөсел¬маннарны тәнкыйтьләп, хәтта диннән чыгарып җибәрүче бән¬дәләр дә бар. Бу исә наданлыктан, шәригать белән гадәт нәрсә икәнен аңламаулыктан килә.
Туганнарым, шуны да онытмыйк, каты атеизм чорында, илебездә 94 мәчет кенә калганда, халкыбыз кайда Коръән, кайда дога ишетте соң?
 
Әлбәттә, нәкъ шул “бидгать” дип кайбер надан бәндәләр әйткән дини мәҗлесләребездә: өчләрендә, җиделәрендә һәм башкаларда.
Милләттәшләрем, халкыбыз төрле чорларда, төрле тарихи үзгәрешләрдә дә динен, гореф-гадәтен, телен, мә¬дәниятен күз нурыдай саклап килгән. Без дә алар кебек сак¬лый алырбызмы икән? Кыйблабызны югалт¬мабызмы икән? Ни өчен мин бу сорауны тагын кабатлыйм соң?! Чөнки, кызганычка каршы, хәзерге вакытта татар яшьләре ислам диненә керсә дә, никтер күбрәге арткы ишектән керә. Интернеттанмы яки, бая әйтеп узган, чит илләрдән килгән ялтыравык, безнең мәзһәбебезгә туры килмәгән китапларданмы, яки шундый ук “агитаторлар”данмы, тик остазлардан гына түгел. Яшьләребезнең күбесе татарча белми, аларда милли хис бик әз күләмдә, шуңа күрә күп мәчетләрдә вәгазь рус телендә алып барыла.
 
Әкрен генә мәчетләребез рус теленә күчеп бетеп бара. Әлбәттә, мин сүзне Татарстаннан читтә булган мәхәлләләр турында алып барам. Элек коммунистлар чорында интернационализм чире белән авырып рус теленә күчеп бетә яздык, тик, Аллаһыга шөкер, бөтенләй күчмәдек. Ә инде хәзерге иреклелек чорында Ислам динендә милләтчелек юк дигән булып, телебезне югалта барабыз. Әйе, Ислам динендә милләтчелек юк, әмма ана телен һәм үз халкыңны хөрмәт итү бар. Телебезне Раббыбыз тарафыннан безгә бирелгән бер әманәт икәнен онытмыйк.
Шәхсән мин чеп-чи рус шәһәре булган Сызранда вә¬газь¬ләремне татарча алып барам һәм дә кыскача русчага тәрҗемә итәргә тырышам. Барсы да канәгать, Аллаһыга шөкер.
 
Хәзер инде, бигрәк тә шә¬һәрләребездә, ата-баба¬ла¬ры¬бызның гореф-гадәтләрен, әби-бабай тәрбиясен күрмәгән, әби-бабай тәрбиясен күргән очракта да, ул әби-бабай¬лар үзләре дә гореф-гадәт¬ләребезне, динебезнең асылларын бик әз белгән яңа буын үсеп җитте. Менә инде аларны төрле фиркалар, секталар, сәләфиләр һәм башкалар бик җиңел үзләренә караталар.
 
"Ни эшләргә соң?" дигән сорау туа. Минемчә, мәдрәсә һәм институтларыбызда бер система буенча укыту зарур. Уңнан-сулдан “киңәш” би¬рүчеләрне тыңлап түгел, га¬сырлар буе сакланган Абу Хәнифә рәхмәтуллаһи мәз¬һәбенең китаплары, Бохари Шәрифнең тәҗрибәсе һәм безгә иң якын булган Төркия уку системасының тәҗрибәсе белән укытуны булдыру зарур.
 
Мәдрәсәләребездә, кеше¬нең нинди милләттән булуына карамастан, татар телен укыту кирәк. Бигрәк тә иске һәм яңа имлә белән укытырга кирәк. Имамнарыбыз үзләре иске гарәп графикасы белән язылган китапларны җиңел укырга тиешләр. Нәкъ шул иске китап¬лар — безнең чын хәзинәбез. Әлбәттә, бу эшләр эшләнәдер, дип уйлыйм. Моңа Болгар академиясенең ачылуы бик күп өметләр уята. Соңгы вакытта бу юнәлештә Татарстаныбызда күп уңай эшләр алып барылуын ишетеп-белеп торабыз, Аллаһыга шөкер! Мәсәлән, "Хөзер" нәшрияте бик савап¬лы, файдалы һәм җаваплы эш алып бара. Менә нәкъ ошбу нәшрият шәригать, гореф-гадәт нәрсә икәнен ачык¬лый торган, кечкенә булса да, бер китап чыгарса, бик әйбәт булыр иде.
 
Туганнарым, бергәләшеп асы¬лыбызга, ата-бабаларыбыз, үзебезнең галимнәребез юлына халыкны өндик. Кемне дә тыңламыйча һәм оялмыйча, дини йолаларыбызны үтик һәм саклыйк.
 
Чыгышым башындагы со¬рау¬га үзем үк җавап кайтарасым килә. Иншә Аллаһы! Милләтем бу мәшәкатьләрне һәм проб¬лемаларны җиңеп, дөрес юл¬дан тайпылмыйча, Әһле сөннәһ вәл җәмәгать юлыннан читләшмичә, дөрес игътикадта калып, күркәм гореф-гадәтләрен саклап, телен һәм мәдәниятен югалтмыйча, килә¬чәктә дә үсештә булыр дигән зур өметләрдә калам. 
 
Президентыбыз Рөстәм әфән¬¬де Нургали улына аерым зур рәхмәтләребезне белдерәбез һәм Татарстаныбызга бөек дәрәҗәләр теләп, ихлас догаларыбызны кылабыз. Ошбу чараны югары дәрәҗәдә үткәрүгә бөтен көчләрен куйган Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләренә, Татарстан Диния нәзарәтенә һәм Казандагы Россия Ислам институтына олуг рахмәтләребезне белдерәсем килә. Аллаһы Раббыбыз милләтемнең ки¬ләчәген хәерле һәм уңышлы кылсын! Әссәләмү галәйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтуһ!”
 
Илгизәр хәзрәт СӘГЪДИЕВ, 
Сызран шәһәре мөхтәсибе, имам-ахун.
Самара өлкәсе. 

---
Бердәмлек
№ --- | 04.08.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»