|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.08.2018 Мәдәният
Татарстан һәм Казахстан яшьләре хезмәттәшлек турында килешү төзедеТатарстанның Халыклар дуслыгы йортында ТР халыклары Яшьләр Ассамблеясе һәм Казахстан халыклары Ассамблеясе каршындагы яшьләр бүлеге арасында хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды. Казахстан Республикасыннан килгән делегация Казанда 1-5 август көннәрендә узучы VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнаша. «Жарысым» республика яшьләр оешмасы рәисе Тимур Джумурбаев җитәкләгән Казахстан вәкилләре ТР милли сәясәт өлкәсендәге эшчәнлек белән таныштылар һәм үз тәҗрибәләре белән бүлештеләр.
Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, ТР казахлар милли-мәдәни автономисе җитәкчесе Сәгыйт Джаксыбаев һәм Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров Татарстандагы милли сәясәт тарихы, аның төп принциплары һәм эш юнәлешләре белән таныштырды.
Уртак түгәрәк өстәл кысаларында үзара хезмәттәлекнең перспективалары билгеләнде һәм килешү имзаланды.
--- |
Иң күп укылган
|