поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.08.2018 Ана теле

Сөйләмне тәэсирле итү чараларыннан синтаксик фигуралар. Аларны беләбезме, кулланабызмы?

Чагыштыру. Бу чарада татар халкының танып-белү асылы салынган. Менә борыңгы бер җырда кешенең барлык әгъзалары чагыштырылып тасвирлана: Битләреңнең ниндилеген белмисеңме / Пешеп җиткән алсу алма күрмисеңме; Күкрәкне чагыштыра: сөт өстендә ап-ак күбек күрмисеңме? Янә бер җыр: Агыйделдән көймә килә // Кылдан нәзек эзләре.

Шәхсән үзем чагыштыруның нәрсә икәнен  кечкенәдән белә башлаган идем. Әни укытучы иде. Беренче класста мине ул укытты. Әле мәктәпкә кергәнче үк язарга өйрәтте бугай.  Минем язудагы звонок сүзендәге хәрефләрне  ошатмыйча “З”ны уклау йоткан Зариф, дип, “В”ны бөкре Вилдан дип чагыштырып өйрәткәнен  хәтерлим. Әле дә шул хәрефләргә “төртелсәм” теге агайларны күз алдына китереп елмаям. Менә нинди тасвир көченә ия ул чагыштыру!   Шөкер, татар теленең бу хәсияти сыйфаты фәндә шактый җентекле өйрәнелгән. Бу чараны ясауда һәм куллануда  телебезнең төп үзенчәлекләре файдаланыла:. Иң башта ялганмалык (иҗек, кушымча) чараларының (-дай/-дәй, -рак/-рәк, -ча/-чә) катнашуы: Ләкин авылдагысы тагын да матуррак; Миләшнең ялкындай яфракларына сокланмау мөмкин түгел; Безнең белән балаларча уйный, шаяра, көлә; Укытучыбызга карап исебез китә – һәрвакыт яшьләрдәй җитез ул; Әниләрчә сабыр гына юатырга тырыша (Ялкын, 2013, октябрь, ноябрь, декабрь).
   
Мөнәсәбәтлекләр (кебек, төсле, сыман (сымак), шикелле, күк) белән ясала: Башка мәчеләр сыман песиебез уйнарга ярата; Зәңгәр күктә дәү ак пароходлар кебек болытлар узыша-узыша каядыр чаба (Ялкын, 2013, ноябрь, декабрь);
   
Теркәгечләр (гүя, әйтерсең лә һ.б.) белән:
   
Җиргә түшәлгән йомшак алтын яфраклар, әйтерсең, төрек келәмнәрен хәтерләтә; Ал күлмәкле кыз, гүя, күбәләк иде (Ялкын, 2013, ноябрь);
   
Хәбәрлек сүзләре (булып, итеп) белән:  Җилкәннәрен җилләр екканда да йөрәкләрен җилкән итеп күтәргән ачы язмышлы гаиләләрне онытмасак иде; Эх, кош булып очып китсәм иде; Кечкенәдән үк алар миңа иң  нәфис җан ияләре булып күренә иде (Ялкын, 2013, октябрь, декабрь);
   
Чагыштыруны куллану осталыгы һәр  иҗатчыда үзенчә чагыла. Моны анализлау үрнәген без телбизәкне куллану мисалында шактый тәфсилле күрсәткән идек. Бу юлы шул тәртип белән үзегез анализлап карагыз. Классик язучыбыз Галимҗан Ибраһимов: Татар пролетариатының самодержавиегә каршы көрәшендә тау чаклы хезмәтләре турында бер нәрсә әйтмәгән, язмаган хәлдә “таң”чылар үзләренең төймәләрен төя (дөя) чаклы итеп күрсәтәләр – моны көрәш методлары итеп кулланалар иде (Әсәрләр. 7 т., 417 б.); 1905 елларда, халык хәрәкәте иске патшачылыкны бераз какшатуы соңында, башка милләтләр кебек, татарлар өчен дә үз телендә язу мөмкинлеге тууы белән, бөя җимерелгәч  ташкан суның кызып, дулкынланып җәелеп китүе кебек, татар матбугаты да бердәй бик күбәеп китте (Әсәрләр. 7 т. 447б.); Язучы Рафаэль Төхвәтуллин: Сабитның колаклары. бит очлары кызарганнан-кызара иде. Ярый әле, тузанлангач, әлләни сизелмиләр... Шулай да ул, балаларча буйсынып, мичкә янындагы агачларны алырга китте. (“Һөнәр”): Көрпә сипкәндәй кубыклы борыны белән, мин сиңа әйтим, тәмам зәңгәр һаваны сөзеп йөрде шул (“Зәңгәр җилкән”); Баштарак Наҗия сәхнәдәге абыйсын танымый торды. Аның соргылт кашлары кап-кара булган, бит урталары кып-кызыл, тавышы бер дә үзенекенә охшамаган, лампа куыгы аша сөйләшкән кебегрәк сөйләшә иде; Наҗия әнисенең зәңгәрсу тамырлы кулларына, күгәрчен күкәе зурлыгында бетми торган коры шешенә сүзсез генә карап торды (“Зәңгәр җилкән”); Шагыйрә Илсөяр Ихсанова: Их, гомер... // Янасы иде бер! // Көзге имән яфраклары төсле // Эчтән дөрләп, тыштан балкып // Янасы иде бер; Бик сагынсам сине, күккә карыйм, // Син үзең дә Ай күк, и әни! Аланнарда каен җиләкләре – / Алсу-алсу өметләрем сыман; Синең төсле салкын диңгез Балтыйк / Салкынлыгы хәтта яраттыра; Алма булып өзелә җәй // Җәй түгел, // өзелә өмет.// Түм-түгәрәк, // Кояш төсле.// Гомернең үзе кебек; Урамнарны бетереп буран йөри – // Җәй сурәтен сызып тәрәзгә.// Тамчы хисләр тама күңелемнән, // Бал тамгандай алтын кәрәзгә; Салкын карлар гөрләвекләр булып // Агып китәр төсле шау килеп // Кайгыларны безнең // Әрнүләрне // Алып китәр төсле дау килеп;   Әмма малайлары соклангыч уңган, булган, чегән малаедай тере, кирәк чакта инә күзеннән узардай үткен... (А.Хәсәнов. С.Т., 1991, 25 июль); Шул белем белән без, сепарат авызына салган сөт кебек, имтиханга агылып кереп киттек, – алты йөз күпме кешедән йөз утызы гына торып калды (Х.Сарьян. 235 б.); Йөзе кызыл: тиресе астында ут яна (Г.Гобәй); Уч төбедәй бер  яктылык күрсәм...; Яшь каплаган инде көзнең күзен (Ф.Зыятдин);
 
Чагыштыруда милләтнең төрледән-төрле төп асыл сыйфатлары  чагыла. Табигать баласы икәнлеге; Аеруча еш очрый торган төшенчәләр: Гаскәр кеби төз наратлар. Тамчы гөл. Тере тамчыны нык күзәткәннәр. Язын түбә кары эреп кояшта елтырып тамганымы; үлән очыннан акрын гына тамган чык тамчысымы...; Эт эчәгесе. Тышкы күренешкә карап кына чагыштырылмый, эчке халәт, рухи нечкәлекләр күз алдында тотыла;  Шайтан таягы; Үги ана яфрагы.  
   
Чагыштыруны җырда куллану да аның борыңгылыгын сөйли: Кара карлыгач микән, сары сандугач микән / аны үстергән әнкәсе; Шундый тәмле иде кипкән икмәк // “куян күчтәнәче” дигәне (Фән Вәлиәхмәтев җырлый) (Сүзлекләрдә юк).
   
Дин белән дә милләтнең чагыштыру сәләте үстерелгән: Авыруның хәлен белүче – җәннәт бакчасында йөрүче (Хәдис).
   
Чагыштыру – фикерләү нечкәлекләрен тәрбияли ала. Бик конкрет чагыштырулар: (предмет – предмет) күзәтүчәнлекне, сурәтләүне көчәйтә: Аңа бирелгән техниканы санасаң бер парк булыр ( Маяк, 1984, 15 сент.); Тормышта калдырган эзең язгы боз кебек кыска гомерле булмасын (Т.Сәгыйтов. С.Т., 1979, 15 июнь);   Бу волостька килгәч, волостьны бер тәрбияле, шәфкатьле генә ата кулында оешкан гаиләгә охшатасы килә (Абруй Сәйфи. Татарстан, 1923, №105); Өч тиенлек шырпы тартмасы хәтле генә гармуннары белән (Җәүдәт Дәрзаман. Татарстан радиосы, 2002, 23 июнь); Үз яктысы үзенә дә җитмәгән лампочка (тулай торакта); Казанның арыган урамнары (Р.Габделхакова. В.Т., 2003, 5 авг.); Менә шулай баскычтан баскычка дигән шикелле елдан ел күтәрелеп киләбез (Район башлыгы. Радио, 1997, Ноябрь); Шәһәр транспорты вокзалны хәтерләтә, ягъни барысын да сыйдыра (Ф.Абдуллина. Таң йолдызы, 1991, 10 окт.); Әйе, урманнар бетмәс чыганак түгел. Уйлап карасаң, күпме баһадирдай имәннәр, күпме сылу каен кызлары, мәгърур усак егетләре киселә (С.Т., 1979, 16 окт.); Сеңлем булмаса минем тормышым таң атмаган төн булыр иде (Картлар йортыннан хат язган Ф.Әхмәтова. Татарстан радиосы. 1992, 16 сент.); Суы сыгып ташланган лимон  кебек картларыбыз (Т.я., 1992, 24 окт.); Ә басуның икенче ягында мамык шәлдәй күпереп торган кара җир (К.Кәримов. Якты юл. 1982, 3 июнь); Чатнама суык... Күпләрнең борын  очлары кына күренеп тора – кышкы һава аларны кызарып пешкән миләш төсенә керткән  (Авыл утлары. 1979, 17 февр.); Капка каерылып ачылуга сарыклар буаны ярып җибәргән ташкын сыман, тышкы якка агыла башлады (Авыл утлары, 1982, 18 март); Мин сине җәйге кичләрдә капка төпләрендә бәхәсләшүче авыл агайлары кебек гади булганың, сөйгән яры өчен җанын да фида кылырга әзер торучы егетләр сыман тәвәккәл адымнар ясаганың, беркатлы яшүсмерләрдәй мәхәббәт серләренә сәяхәтләр ясаганың, изге күңелле баһадирлар шикелле ярдәмле булганың, ил картлары кебек тирән фикерле һәм сабыр холыклы, бәбиләр һәм әбиләр сыман ярдәмгә дә мохтаҗ булганың өчен яратам (Ф.Баттал. Т.я., 1992, 17 сент.); Төптән уйлаганда, Идея Харисовна (укытучы) чыннан да яктылык сибүче маяк кебек ул (Хезмәт даны, 1983, 9 апр.); Менә бу завод ичмасам! Цехлары гына да йөзләрчә. Берсе-берсе безнең авыл кадәр (И.Фазлуллин. С.Т., 1986, 31 июль); Менә кабарып пешкән яшел тортка охшаган түгәрәк утрау яныннан үтәбез (Р.Юнысов. Т.я., 1982, 7 авг.).
   
Гайре табигый, ясалма чагыштырулар да  кәефне бозып куя: Ә ындыр табагына кергәндә хуҗасызлыкка куелган зур һәйкәл сыман КЗС–20 җайланмасы тора (Дуслык байрагы (Зәй), 1986, 4 сент.); Мин ике катлы йортта яшим. Батареялар яңа сауган сөт кебек кенә җылы, начар ягалардыр инде, күрәсең (Ильич юлы, 1987, 10 гыйнв.); Күңеле җилкенде. “корыч атын” юасы итте, шуннан соң аның тракторы канатланган кебек булды;  Яраттым сине иң тәмле җиләктәй; Шул җәйләр, чәчәкләр шикелле син гүзәл, син шундый сөйкемле (җыр). Ул иртәнге кояш нурлары җиз сөңге булып тәрәзәдән керү белән китапханәгә юнәлде (Хезмәт даны, 1983, 5 май); Кичә биредә ипигә мәхшәр чират Ленин мавзолее янындагы кебек иде (Т.я., 1992, 3 окт.);
 
Татар холкында көләмәслек, күпертеп тасвирлау, шуклык-шаянлык булганга күрә, чагыштыруның да төрле рәвешләре, мәсәлән, гипербола да кулланыла.             
   
Ник дигәндә, йөзенә күтәрелеп карап булмастай бик чибәр хатыны белән кайта Мирзаһит; Илдус бу куллардан күзен ала алмыйча карап торды. Шундый да зур иде бу куллар,  . Шунысы бик сәер: бу юан бармаклар арасындагы папирос шырпы зурлыгы кебек кенә күренә иде; Абыйсыннан калган кыршылган сумкасын асып барганда каршысына бер юлыксак, безгә йодрык сыешлы җөнтәс ялганчы чокырын гына күрсәтеп  узып китәр иде (Р.Төхвәтуллин. Алмагачлы юл”);    Сынландыру дигәне дә бар. (Олицетворение). Н.Исәнбәт аны җанландыру, ди. (Ертык тишектән көлә; Кар башын кар ашый). Табигать күренешләрен, предметларны җанландыру сурәтилекне көчәйтә. Мөнир йокламый, күзләре хәйләкәр төлкенеке кебек; Тиздән алар ак канатлы аккошлардай йөрүче шәфкать туташлары булачаклар; Чөнки әтәч электрон уяту сәгатеннән дә төгәлрәк, нәкъ вакыты җиткәч: “Кикрикүк, кикрикүк”; Басудагы чәчәкләр күп төрле, алар бит сугышмый, милләтләр дә шулай яши ала бит (Татарстан радиосы, 1992, 5 окт.).
   
Күренә ки, сөйләмебезне үтемле, тәэсирле, сурәтле итү өчен чагыштыруның тасвир чарасы буларак мөмкинлекләре чиксез, тел хәзинәсенә таянырга, иҗат итәргә генә кирәк. Ә таяныр чараларыбыз әле хәтсез. Алдагы язмаларыбызда аларга да тәфсилле тукталырга тырышырбыз.
                                             Илдар Низамов,
                           филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 02.08.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»