|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.07.2018 Фаҗига
16 яшьлек үсмер берьюлы ике гаиләне йорт-җирсез калдырганУфаның Киров районы Искино авылында берьюлы ике гаилә (моннан бер ай элек кенә кызлары туган яшь гаилә һәм хатынның әти-әнисе) йорт-җирсез калган. Бу хакта «Татар-информ» яза.
«Кызның температурасы күтәрелгәч, хастаханәгә киттек, әти-әни дә өйдә юк иде. Безнең 16 яшьлек күршебез телевизор урларга уйлаган, әмма нияте барып чыкмаган. Шуннан соң, эзен яшерергә теләп, йортка ут төртергә булган. Чоланда учак ягып җибәргән, газ конфоркаларын ачып, өйдән чыгып киткән», - дип искә ала ул көнге хәлләрне яшь әни Дарья Славнова.
Аның сүзләренчә, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, ялкын телләре өйне ялмап алган була инде. Алар янгын белән кичкә кадәр көрәшкән. Өйгә ут төрткән 16 яшьлек үсмер – балалар йортында тәрбияләнгән. Ул әбисе йортында яшәгән. Күптән түгел карчык вафат булган.
--- |
Иң күп укылган
|