|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.07.2018 Шоу-бизнес
Леонид Якубовичның кызы әтисенә нигә үпкәләгән?Леонид Якубовичның 20 яшьлек кызы Варвара Видо киләсе елга МГИМОның халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамамлый. Ә күптән түгел ул ТАСС агентлыгына эшкә урнашкан. – Быел монда эләгү бик авыр булды, бары 10 гына студентны алдылар, - дигән Варвара "Стархит" басмасына. Хәзер ул хәбәрләр язарга өйрәнә, әлегә тәҗрибәсе булмаган кызның хәбәрләрен бастырмыйлар икән. Танылган телевидение алып баручысының кызы әтисе ярдәменә таянырга җыенмый, ә үз көченә генә өметләнә. "Әти миңа күп киңәш бирде инде. Аның ярдәмендә үзем теләмәгән җирдә укыйм, вакытны кире кайтарып булса, документларны журналистикага тапшырыр идем, - дигән. Телевидениене сайламавының сәбәбен, андагы атмосфераны ошатмавыннан, дип белдергән.
Леонид Якубович бик мөләем һәм шат күренсә дә, балаларын кырыс тәрбияләгән, кечкенәдән мөстәкыйль һәм җаваплы булырга өйрәткән.
--- |
Иң күп укылган
|