|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.07.2018 Җәмгыять
Тәлгат Хәммәтшиннең татар сөйләмен яшәтү тәҗрибәсен өйрәнергә кирәкКүңелгә бик якын, кадерле булсалар да көн дә аралашкан әти, әни, туганнар, укытучылар, хезмәттәшләр турында тик торганда мактау сүзләре әйтешмибез. Тәлгат Хәммәтшин дә һәр татар гаиләсенең үз кешесе. Аны беләләр, махсус уку йортларында, мәктәпләрдә генә түгел, күп гаиләдә балаларны аралашырга өйрәткәндә аның сөйләмен үрнәк итеп куялар; радио, телевидение, сәхнә хезмәткәрләре аны күп нәрсәгә өйрәтүче остаз итеп таныйлар. Юкка гына аңарга Татарстанның халык артисты исеме бирелмәгән. Ул милләтебезнең мәшһүр дикторларының данлы мирасын дәвам иттерүче генә түгел, ә ана телебезнең хәсияти асылын саклау, камилләштерү вә халыкка даими җиткереп торуда зур тырышлык салган сәнгатькәр, тел белгече дә. Соңгы елларда ул Татарстан радиосының кырык елдан озаграк тарихлы “Тел күрке – сүз” тапшыруының оештыручыларыннан һәм алып баручыларыннан. Шәхсән үзем аның белән нәкъ шушы кыйблада аралаша, киңәшләшә идем. Шуңа көндәлегемдә бер мисал да теркәлгән икән. “2016. 7 ноябрь. Татарстан радиосында Нәсим Акмал Тәлгать Хәммәтшингә багышлап тапшыру оештырган. Тәлгатнең сөйләве бөтен яклап чын татар сөйләме үрнәге булды. Дөрес басымлы, милли аһәңле тавышын әйтәсе дә юк. Аерым иҗек, мөнәсәбәтлекләрнең мәгънәви асылын тоемлап әйтә. Бер тапшыруда гына да күптән ишетелмәгән, тансык сүзләр: кылтайланмыйбыз, фәһем, фәкать һ.б. Тел галимнәренең хезмәтенә игътибарлы булырга киңәш бирде. Кызык бер хәл: шушы тапшыру алдыннан гына мин штамп-калып- калькаларга каршы язма әзерләгәндә мондый гыйбарә язганмын: “Аларга каршы үзебез үк көрәшә алабыз бит. Менә Тәлгать Хәммәтшин “Тапшыруыбыз тәмамланып килә”, диде. Без күнеккән “Тапшыру азагына якынлаша” дигән калька урынына. Рәхмәт аңарга; үрнәк алыйк”.
Кыскасы, Тәлгат Хәммәтшиннең татар сөйләмен дөрес кыйблада яшәтү тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк, моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Үзе дә кайда гына яшәмәсен, эшләмәсен телебезгә тугры булып калыр, дип ышанабыз.
Илдар Низамов, филология фәннәре докторы.
Илдар НИЗАМОВ |
Иң күп укылган
|