поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.07.2018 Мәдәният

“Бүген китәм дә, башка китмәскә кайтам...” - Гафур Каюмовның якты истәлегенә

Гафур Шәкүр улы Каюмовның вафаты һәркайсыбызга аяз көндә яшен суккан кебек тәэсир итте. “Танылган режиссер, театр белгече ничек алай гына, кисәк кенә... ул, гомумән, китәргә дә тиеш түгел иде, күпме башкармаган эшләре калды... дөрес түгелдер бу хәбәр...” – әнә шулай өзгәләндек, күңелебез кабул итмәде, ышанмыйча җаннар өзгәләнеп елаган мәл. Күз яше нәрсә ул, җан елау авыр...

Читтән карап торганда кырыс, өзеп үз сүзен әйткән, объектив фикерле, һәр башлангычны сөенеп кабул иткән,  үз сүзен кире алып, гафу да үтенә белгән (бик сирәк шәхесләргә хас сыйфат)  бу олы шәхес  ике ел элек  оешкан  “Ызандашлар” төркеменең әгъзасы, укытучысы, киңәшчесе, дусты да иде. Шулай булмаса, төркемнең һәр кешесен каршылап, “Таныш булыйк, мин - Гафур Каюмов”, дип, елмаеп кул сузып безне каршыламас, “Нинди сәләтләр бар икән әле безнең...”, дип сөенә алмас иде.
 
Арча җирендә булган бу очрашуга  Гафур абый Әлмәттән кайткан иде. Төркемне оештыручы Зиннур Тимергалиев белән очрашып, “Менә бит Арчаны тагын танытабыз әле, җиде районның иҗат итүчеләрен туплаган  бу төркемнең Арчада  очрашуы да тиккә генә түгел, Арча талантларны үзенә җыя, әле бу төркемнең иҗатчыларын барлап, осталарын күтәреп, әсәрләрен сәхнәләштереп тә булыр киләчәктә. Шулай булсын иде...” дип аралашканда,  мин ак көнләшү белән бу шәхесләргә карап тордым.  Бер мизгелдә йөзендә мең төсмер балкыды аның, куллар күтәрелде, алар ул чакта җирдә түгел иде. Кырыс режиссер якты күңелле  Арча малаена әйләнеп, Арча үрләрен барлый иде. Ярата иде, гашыйк иде ул Арчага.  “Кара син бу киңлекләрне, Арча бит бу, башка җирнең һавасы да, туфрагы да мондый түгел, Казан арты җанга якын”, дип, Балыкчылар авылын әйләнде.
 
Театр белгече буларак белгән Гафур Каюмовны мин ул көнне икенче яктан ачтым: ул гап-гади авыл җанлы, безнең кебек эчкерсез иҗат кешесе иде. Арчаныкы иде ул. Шунысыннан гына азрак көнләштем. Тик... Әтнәнең яшь шагыйрәсе, (Язучылар союзы  члены хәзер) Гөлүсә Батталованың “Бер йотым бәхет”  китабын укыганда, ул Әтнәнекенә әйләнде дә куйды. “Шәп әйткән, кара син аны ә, безнеңчә бит бу, тик  минем башыма да килмәс иде, кабатламаган, безнең, Әтнәләрнең бәхете бу, җиңел аяктан булсын китабы, язучылар союзында күрәм хәзер үк...”,-  дип сөенгән иде. Шул китапны укып чыкканчы, ул Әтнәне өйрәнеп беткән иде инде. “Яратам әтнәләрне, акыллы кешеләр яши анда, театрны күтәрә белгән җитәкчеләр, белгечләр бар. Ул яктан Арча калыша әле Әтнәдән, Әтнә театры белән, фанатлары белән көчле”,- дип бәяләп өлгергән иде.
 
Миңа әнә шул сүзләрне әйткәндә  Гафур абыйдан да якын, якты  кеше булмады, кем әле шулай чит районны күтәрә белә. Әле ул районнарны гына түгел, төркемдәге  гап-гади егет-кызларның иҗатын да исе китеп тыңлап, “Кара, ничек үзгә итеп әйткән”, дип, сөенеп утырган иде. “Ызандашлар” төркеменең һәр кешесенең иҗатын тыңлап, мактап, ул иҗатның иң уңышлы якларын күрсәтеп, күтәрелер өчен киңәшләр биргәннәр иде шагыйрә Сания апа Әхмәтҗанова белән. Без бу олы шәхесләрне ачкан ул көн гел хәтердә яңара да тора...
 
- Сезнең иҗат аерылып торырга, кабатланмаска охшаган, фикерләр үзгәлеге бар, яшьләр күплеге сөендерә. Безне дә өйрәтерлек буын үсеп килә менә ,-  дип тә сөенеп,  үсендергәннәр иде безне. Киләчәккә оеткыны әнә шулай сала белделәр алар.
 
“Вакытым тыгыз, бүген китәм дә, башка китмәскә кайтам”, - дип ярымшаярып хушлашкан иде Гафур абый.
 
Озак та үтмәде, күпләрне гаҗәпкә калдырып, Арчага кайтып, аның театрында режиссер булып эшли башлады ул.
 
Арча җанлы, иҗат җанлы, олы йөрәкле  шәхес туган як туфрагын олылап бәяләде. Әтнәне яратуын да раслады, кызы Ләйсән Каюмова бүгенге көндә Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры  артисткасы булып эшли.
 
Безне, әтнәләрне, “Ызандашлар”ны  күргән саен, “Мин сәхнәгә куярлык әсәрегез бармы, язасызмы?”- дип барлап торды.
 
Изге күңелле, кечелекле, кешелекле иде  Арчаның  Яңа Сәрдә егете. Яшь күңелле иде. Тик бер дә иде дип язарга кул бармый. Хушлашасы да килми Гафур абый Каюмов белән. Иҗади командировкасын төгәлләп кайтып керер дә, “Я, тагын кайчан очрашабыз, кемнең иҗатын карап, кайсыгызның китабы белән куанабыз”,-  дияр төсле.  Якты хатирәләр гомерлек...  һәркайсыбызга аның кебек яшәп, матур истәлекләр калдырып китәргә насыйп булсын.
 
Без, "Әтнә таңы" газетасы редакциясе коллективы, “Ызандашлар” төркеме әгъзалары тирән борчылу һәм, бу олы җанлы шәхескә тирән хөрмәт белән, аның гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
 
Сезгә Аллаһы Тәгалә олы кайгыны кичерергә көч һәм сабырлык бирсен. Мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын.
 
Сүрия Мингатина, atnya-rt
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 30.07.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»