поиск новостей
  • 18.06-27.08 Театральләштерелгән фольклор шоу. Туган авыл. 18:00
  • 14.07 Ришат Төхвәтуллин. Пермь, Барда авылы. 20:00
  • 25.09 Сезон ачылышы. Уникс. 17:00
  • 29.09-02.10 Гүзәл Уразова. 20 ел сәхнәдә. Уникс. 18:00
  • 23.10 Григорий Лепс. Татнефть Арена. 18:00
  • 09.12-18.12 Илсөя бәдретдинова. Уникс. 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июль
  • Камил Кәримов - язучы
  • Фәнис Җиһанша - актер
  • Вакыйф Зыятдинов - журналист
  • Мәсгудә Шәмсетдинова - композитор
  • Рафил Ногманов - дәүләт эшлеклесе
  • Рафил Галимуллин - шоумен
  • Диас Вәлиев (1938-2010) - язучы
  • Флүрә Бикмурзина - актер, телевидение режиссеры
  • Эллари Хәкимова - җырчы
  • Фазыл Әхмәтҗанов - көрәшче
  • Исэнмесез, квартира снимать итэм озак вакытка Казанда Ершова урамында. РУК-ка якынырак булса эйбэт булыр иде. Кыйбатлы тугел. Яза алсагыз, пожалуйста языгыз ватсапка бу номерга: 89083383788. Рэхмэт.
  • Казанда центрда 18 кв м булмэ сатыла. Срочно. Бэясе килешу буенча Тел 89083429378
  • Бер бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелэ. (Гудованцева урамы 29 автобус конечный тукталышында).Бәясе 12000+ком.Бар уңайлыклар да бар.Телефон 89274126362
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК,ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • 2 булмэле фатирнын бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле татар кызы кертэм. Д.К.Химиков каршында.8 9272469637
  • Казанда бер булмале квартира, яки студия снимать итэм,но подешевле. Метро якын булса яхшы булыр иде.Новосавиновский, Москоский район, Вахитовский тирэлэре ярый. Риелторлар борчымагыз. Ватсап 89061242981
  • Сатып алам,кирэк булган тачка строительный 89506660021 Казань хэм якын тирэ районнар
  • Ассаляму алейкум! Гостинка яисэ студия снимать итергэ телим. Риелторлар борчымасын. Ватсап: 89872312932
  • Үз эшен белгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы кирәк. Казан, Яңа Савин районы. 89503231758 (вацап)
  • Эшли торган зур телевизор AKAI сатыла. Азнакай. 3000 сум тел. 89178808466
Архив
 
23.03.2010 Мәдәният

СӨЙЛӘП ЙӨРМӘ, ЭШЛӘ ДӘ КУЙ

“Тамашачы мине Салават концертларын алып баручы дип белгәндә атказанган дигән исем генә биргәннәр иде, хәзер җырчы бабай булгач, халык артисты дигәнен дә бирделәр”, – дип шаярткан була Булат Сәлахов. Шушы араларда, чыннан да, ул Татарстанның халык артисты дигән зур исемгә лаек булды. Шул уңайдан Булат әфәнде белән әңгәмә дә корып алдык.

– Татарстанның халык артисты исемен алу – ул бик зур казаныш. Сезне шушы бүләккә алып килгән юл ничек башланды?

 

– Дүрт яшьтә үк Казан – Нократ Аланы поездында беренче концертымны күрсәткәнмен. Пассажирлар кул чабып кына калмыйча, миңа прәннек, бөккән, хәтта казылык та биргән. Ә 14 яшьтә телевизордан “Банкрот” спектаклен карап шаккаткан идем. Шул чакта, артист булам, дидем. Бер газетада белдерү дә таптым: “Казан театр училищесы драма артистлары әзерли. Адрес: Казан, Гоголь урамы, 2”.

 

– Мәктәпне тәмамлау белән шунда чаптыгызмы?

 

– Кая чабасың ди?! Авыл балалары бит без. Үзебезнең Арча районы Алан авылында башлангычны бетергәч, Курсага йөреп укый башладым. Иртән 10 километр җәяү, кич белән тагын. Юлда шигырьләр ятлыйм, үзем дә чыгарып карыйм, имеш, артист булырга әзерләнәм. Тик сигездән соң Кукмара һөнәр училищесында укырга туры килде, ике ел ремонтлаучы булырга өйрәндем. Аннан Казанның киез фабрикасына юллама тоттырдылар, шунда кичке мәктәптә унны бетердем.

 

1972 елда армиягә алдылар, Байконурга. Берзаман Чаллыдагы абый “Человек и закон” дигән журнал җибәргән. Тышында түгәрәк кунакханәнең – хәзер “Түбәтәй” дип йөртәләр – фотосы бастырылган. Шулкадәр матур рәсем иде ул! Минәйтәм, мин дә армиядән соң Чаллыга барып урнашам!

 

Килеп төшү белән абыйга: “Әйдә, теге кунакханәне күрсәт!” – дим. Килсәк, казылган чокырдан башка берни дә юк. Ә журнал тышлыгында макет фотосы булган икән. Мин шуңа алданып Чаллыга килдем! Аллага шөкер, кунакханәсе дә сафка басты, нибары 35 ел гына (!) төзеделәр.

 

– Чаллы татар драма теат­ры “Түбәтәй”дән ерак түгел, юл аркылы гына!

 

– Хәзер юл аркылы ул! Моңа ирешер өчен дистәләгән кешенең 20 ел буена диярлек фидакарьләрчә эшләве, театрга хезмәт итүе кирәк булды.

 

– Театрга якынрак килик дип әйтмәкче идем үземчә...

 

– Шушында Чаллыда килеп эләктем инде театрга! Әле эшкә дә урнашмаган идем, кичке мәктәп эзләп киттем. Унберне бетерергә кирәк бит! Эзләдем, эзләдем, юк татар мәктәбе! Урысча укырга туры килде. Гомергә алмаган икелеләр алып бетердем, авыр булды. Ә һәвәслегем һәрвакыт бар иде. Хәзер дә күп укыйм. Газета алып укымасам, рәхәт түгел, иртә белән битне юмаган кебек.

 

– Кая эшкә урнаштыгыз?

 

– 14 ел төзелештә сварщик булып эшләдем. Илдар Хановның Бөек Җиңүгә багышланган Ватан-ана һәйкәлен төзүдә катнаштым, сигез мәктәп, хастаханәләр, хакимият бинасы, кибетләр... Санап бетерерлек түгел! 6 разрядлы сварщик идем, чутлы гына идек без андыйлар.

 

1976 елда “Энергетик” мәдәният сараенда якташым Илдар абый Хаҗиев халык театры оештырды. Ике елдан “Энергетик”ның директоры итеп Шамил Зариповны билгеләделәр. “Энем, укырга кирәк!” – ди бу очраган саен. Бергәләп уйлаша торгач, мәдәният институтының театрлар өчен актерлар һәм режиссерлар әзерләүче читтән торып уку бүлеген сайлап алдык. Салават белән бер группада биш ел укыдык.

 

– Драма артисты күбрәк белергә тиешме, әллә эстраданыкымы?

 

– Эстраданы мин, дөресен генә әйткәндә, сөймим, чөнки анда эшләмичә ашарга өйрәнеп беткәннәр күп! Ләкин эстрада артистының һөнәрләре күбрәк булырга тиеш, чөнки анда импровизациягә урын бар. Без – драма артистлары – режиссер калыбына салынган көчсезләр.

– Сезнең яраткан һәм яратып бетермәгән рольләрегез бармы?

 

– Менә әле исәпләп утырган идем. 19 ел эчендә 40 лап роль җыелган, халык театрында уйнаганнарын да санасаң, 50 дән артып китә. Авыр бирелгән рольләрем булмады, барысын да аңлап уйнадым. Дөресрәге, мин сәхнәдә шул кеше булып яшим. Театрыбызның ачылышына Батулланың “Күбәләк булып җаның кайтыр” пьесасын сәхнәләштергән идек. Миңа Нурми ролен бирделәр. Бу өч яшьлек вакытта кызамык белән авырган да, утыз яшькә җитүенә карамастан, һаман шул өч яшьлек бала булып калган. Ләкин ул бит җүләр түгел, ул – бала!

 

Зөлфәт Хәкимнең “Курку” повесте буенча бик әйбәт спектакль куйган идек. Зөлфәт премьерадан соң кулны кысып рәхмәт әйтте. Ә мин ул спектакльдә аның үзен уйнадым, чөнки ул үзе турында язган. “Сүнгән йолдызлар”да – бөкре Надирны, “Кыйссаи Йосыф”та Фиргавен белән Кыйтфир рольләрен башкардым. Үземнең “Яр” пьесасы буенча куелган спектакль дә бик ошады.

 

– Пьеса язу теләге кайчан туды?

 

– Сәхнәдән сөйләргә кирәк булгач, юморескалар яздым башта. Кырыклап бардыр, унлабы гына матбугатта басылган. Юмореска – ул бит үзе кечкенә спектакль. Концертлар белән йөргәндә, Татыш дигән авылда – Сөннең Агыйделгә кушылган урыны дип истә калган – бер бабай елый-елый сөйләде. “Энем, зиратны ләм басты!” – ди. Буа киткән дә, елга күтәрелеп, зиратны су баскан. Су киткәч, ләм утырып калган. “Җәмилә авылы” пьесасын яздым. Безнең театрда куелды ул. Соңгы җөмләсе: елганы борырга ярамый, ул барыбер үз урынына кайта!

 

– Ә “Яр”?

 

– Авылдагы йортыбыз унике ел тик торды. Әти үлгәч, әни Казанга күчте. Ишегалдына килеп керәсең, бөтен җирне кычыткан баскан, әни юк... Нигезне саклый инде болар, минәйтәм. Кычыткан ялан кыр уртасында беркайчан да үсми, ул, гомумән, ничектер кешегә бәйле. Яки менә игътибар иткәнем бар: койманы төзәтеп кенә куясың, икенче елны кайтып сөяләсең, ава да китә, килеп төшәсең кычыткан арасына. Ничек алай була ул?..

 

Безнең өйдән өч кеше сугышка киткән, шуларның икесен Новгород сазлыкларыннан әле дә эзлиләр. Менә шулар инде ул “Яр”...

 

– Татар театры өчен авыр заманалар җитте, диләр хәзер. Безгә, гомумән, берәр кайчан җиңел булган микән соң ул?

 

– Каян килсен инде?! Мин бер генә нәрсәгә шаккатам! Театрга килеп, спектакль карап күңелең булып кайткансың икән, нүжәли артистның хезмәт хакы турында бер генә дә уй керми башка? Хәерчелектә үләргә тиеш микәнни без? Намус уянырга тиештер бит инде берзаман? Мин хәзерге түрәләрне генә әйтмим, бу гомер-гомергә шулай булган. Бюджетник дигән сүзне мин кабул итмим, кушамат дип кенә саныйм. Без бюджетниклар түгел, без – хөкүмәт кешеләре! Дәүләт үз кешеләреннән шулай мыскыллап көләргә тиешме? Менә без хәзер артист турында сөйләгәндә, “ул талант иясе” дибез. Ә нәрсә ул талант? Борынгы Грециядә актерга, уйнавы бик нык ошаса, талант “биргәннәр”, ягъни алтын акча. Бер талант иясе буламы ул, икеме анда, өчме. Ә хәзер грамота бирәләр. Ә алтыны кайда?

 

– Тагын еш кына, татарлар классиканы куймыйлар яки куя алмыйлар, гел шул авыл комедияләре чыгарып яталар, диләр.

 

– Сүз дә юк, репертуарда классика булырга тиеш. Һәм безнең театрда бар да ул! Николай Гогольнең 200 еллыгына ТНВ бөтен архивларны актарып бердәнбер язма тапкан – безнең “Өйләнү” спектаклен. Аны телевизордан күрсәткәч, безгә: “Шул спектакльне яңадан уйнагыз әле”, – дип килә башладылар. Менә хәзер Жан-Батист Мольерның “Саран”ын чыгардык яңа гына. XVII гасырда язылган булса да, ул, минемчә, көн кадагына суга торган әсәр. Безне хәзер саранлык, карунлык, майлырак кисәкне умырып алу теләге белән йөрүчеләр басып алды.

 

– Халык театрында өч ел режиссер булгансыз, шул һөнәргә кире кайту, берәр пьесаны сәхнәләштерү теләге юкмы?

 

– Ә мин режиссер буларак та күп эшлим. Язучылар, җырчыларның юбилей кичәләрен әзерлим. Алар бит барысы да театральләштерелгән программалар. Сценарийларын да үзем язам, үзем куям. “Сабан туе гүзәле”, “Татар малае”, “Татар егете” бәйгеләре – шулай ук минем иҗат җимешләре. Беләсезме, газетада “шулай булырга тиеш ул, шушыны эшләсәң, болай була”, дип язганнарын укысам, җеннәрем котыра минем! Сөйләп йөрмә син аны, эшлә дә куй!


Айбулат ФАЗЛЫЕВ
Ватаным Татарстан
№ 49 | 17.03.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Ханский дом
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar