|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.03.2010 Матбугат
ТУГАН ЯККА ДАН ҖЫРЛАУЧЫГаять шау-шулы егерменче гасыр татар әдәбияты кемнәрне генә мәйданга чыгармады да, кемнәрнең генә олы иҗатын үзенә алып, баеп, көчәеп, алгарыш юлын дәвам итмәде. Тукайлардан башлап бүгенгәчә булган шәхесләребез иҗатын күздән кичереп, хәтергә төшереп узсак, колачлап та бетерә алмаслык шигъри ташкынга юлыгырбыз. Таһир Шәмсуаров – үзенең иҗаты белән менә шушы мул сулы диңгезгә чумарга җөрьәт иткән бер шигърият мәҗнүне ул. Бүген генә чәчрәп чыккан кеше түгел, ә күптәннән язучы лирик шагыйрь. Әлеге китапка аның яңа шигырьләре тупланды. Алар әдәбият сөючеләрнең күңелен тәэсирләндермичә, татлы һәм сагышлы уйларга этәрмичә калмаслар дип ышанасы килә. Әти-әнигә, туганнарга, якын кешеләргә, күршеләргә, авыл күрке булган затларга багышланган бит алар.
|
Иң күп укылган
|