|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.07.2018 Җәмгыять
Бер зоопаркта ишәкне буяп, зебра ясаганнар
Каир зоопаркларының берсендә буялган ишәкләрне зебра итеп тәкъдим иткәннәр. Extra news телеканалы хәбәр итүенчә, беренче булып әлеге ялганны зоопаркка экскурсиягә килгән египет мәктәпләренең берсендә укучы Мухаммед Сархан аңлап алган, дип яза Мәйдан. Малай эсседә «зебра»ның күзләренә буяу агып төшүенә игътибар иткән. Бу вакыйга социаль челтәрләрдә шау-шу куптарган. Зоопарк хуҗасы бернинди дә алдау юк дип ышандырырга тырышса да, ветеринарлар һәм башка белгечләр, хайваннарның фотосын күреп, бер шикләнүсез фотода зебра түгел, ә ишәк дип белдергәннәр. Фото: http://www.ntv.ru
--- |
Иң күп укылган
|