поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
22.03.2010 Җәмгыять

ЭЧМӘГЕЗ, ӘНИЛӘР!

Хатын-кызлар консультациясендә чиратта утырам. Янымда ни егет, ни кызга охшамаган бер адәм урын алды. Хатын-кыз табибына килгәч, кыз кешедер инде дип уйлап куйдым. Соңрак, аның телефоннан сөйләшкәнен ишеткәч, моңа тулысынча инандым. Бәби көтә икән ул, УЗИдан кыз бала дигәннәр. Бу шатлыклы хәбәрне булачак әти кешегә телефон аша җиткерүе. Үзе дә балалыктан чыгып җитмәгән 15-16 яшьләр чамасындагы кыз бала.

Сөйләшүдән шул аңлашылды: балага әти тиешле егет белән язылышмаганнар, тегесе икенче шәһәрдә яши һәм үзара бары телефон аша гына аралашалар икән. Кеше сүзен тыңлап утыру килешмәсә дә, колакны ябып торып булмый бит. Җитмәсә, ул бөтен коридорга ишетерлек итеп гәп кора: «Ты извини меня за вчерашнее, я тебе лишнего наговорила. Просто я вчера пивом нажралась. В последнее время часто бухать приходится»... Аңлашыла, бу булачак әни (алай дип әйтергә тел әйләнмәсә дә) өчен көндәлек яшәү рәвеше. Кызганыч, андыйларны әйләнә-тирәбездә еш очратырга туры килә шул.

 

Биш ел элек Казанның 2нче номерлы бала тудыру йортында бәбәйләгәч, палатада бергә яткан «яшь» әниләрнең кыланмышларын күреп өнсез калган идем. Яннарына хәл белергә килүчеләр үзләре белән сыра, тәмәке алып килә. Билгеле, ул нәрсәләрне күрсәтеп бирергә ярамый, һәр алып киленгән әйбер җентекләп тикшерелгәннән соң гына тапшырыла. Шулай да, әмәлен тапканнар. Икенче катта ятуыбызга карамастан, «күчтәнәчләр»не тәрәзә аша бирәләр. Иң элек тәрәзәдән җеп төшерелә, астагылар сумканы бәйли дә, өстәгеләр тартып кына ала. Бу ысул үзара лифт атамасын алган. Табиблардан кача-поса гына «чөмерәләр» инде сыраларын. Әйтерсең, алар сәламәтлеге табибларга кирәк.

 

Янымдагы караватта ятучы Оляга алкогольнең зыяны турында аңлатам. «Бер-ике стаканнан әллә нәрсә булмый инде. Табиблар да спиртлы эчемлекләрнең чамасын белеп кенә куллансаң зыяны юк дип әйтә бит. Ул безнең организмга яхшы тәэсир итә – кан тамырларын чистарта», - дип җаваплый бу миңа. Сүзгә Наташа кушыла: «Мин дә шулай уйлыйм. Әнә, подъезд төпләрендә эчеп йөрүче алкашлардан да сау-сәламәт балалар туа әле». Менә шулайрак фикер йөртә хәзер замана әниләре. Әлбәттә, әни булырга әзерләнүчеләрнең барысын да бер калыпка салуым түгел. Арабызда туасы сабыйларының киләчәгенә битараф булучыларның артуы борчуга сала.

 

Алкогольнең йөкле хатын-кызга һәм аның карынындагы сабыйга ничек тәэсир итүе турында табиб-гинеколог Альбина Сафина сөйли (аның үтенече буенча исеме үзгәртелде):

 

Хатын-кыз йөккә узганнан соң, аның организмында күп төрле катлаулы физиологик үзгәрүләр башлана. Алар эмбрион һәм яралгы үсеше өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Әлеге вакытлыча үзгәрешләр корсаклы ханымның барлык органнары һәм системалары эшчәнлеген үзенә җәлеп итә. Яңа эндокрин бизе – плацента формалаша. Ул исә ике организм - әни кеше белән баланы тыгыз бәйләнештә тотучы. Алкогольнең зыянына килгәндә, ул бигрәк тә, йөклелекнең беренче атналарында куркыныч тудыра. Чөнки бу вакытта организм алкогольне юкка чыгаручы ферментлар бүлеп чыгара алмый. Бу үзлек йөклелекнең 5-6 айларында гына эшли башлый. Әлеге ферментлар булмау сәбәпле, спирт үсеп килүче организмның эчке органнары күзәнәкләренә тәэсир итә (баш мие, йөрәк, бөер һ.б.) Әлеге органнар йөклелекнең беренче атналарында формалаша. Алкоголь токсиннары йогынтысы нәтиҗәсендә органнар формалашуда тайпылышлар булуы мөмкин. Моннан тыш, бу яралгының үлеменә дә китерергә мөмкин. Алкоголь әни буласы кешегә генә түгел, аның нарасыена да кислород җитмәү сәбәпчесе була. Ә инде спиртлы эчемлекләр куллану белән бергә тәмәке тартучы хатын-кызлар карынындагы сабыйның ни дәрәҗәдә кислородка кытлык кичерүен күз алдына китерәсе авыр түгел.

 

Төрле чыганаклардан бу темага материаллар карап утырам. Аларның күбесе, чәчләрне үрә торгызырлык. Мисал өчен, Швеция галимнәре үткәргән тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, йөклелекнең беренче атналарында бик аз -25-50гр. күләмендә спиртлы эчемлекләр кулланучы хатын-кызлардан туган балаларның 33 проценты алкоголь синдромы тайпылышлы булган («куян иренле», йөрәк зәгыйфьлеге һ.б.) Тагын 33 процентында яшерен анатомик һәм физиологик тайпылышлар булуы ачыкланган. Ана карынында чакта алкоголь тәэсире кичергән балаларның саны көннән-көн артуы белгечләрне борчуга сала. Бу хакта алар тарафыннан үткәрелгән медик-социаль тикшерүләр тәкърарлый.

 

Күпләр аз гына сыра яки шәраб, (әйтик, атнасына 300грамм) куллану кеше организмына зыян салмый дигән фикердә. Англия галимнәре йөзләгән хатын-кызларны тикшергәннән соң шундый нәтиҗәгә килгән: булачак әниләргә аз гына күләмдәге исерткеч эчемлекләр дә зыянлы. Тикшерүдә катнашкан хатын-кызлар кайберсе йөклелекнең уртасыннан аз гына, кайсысы күпләп, кайберләре исә бөтенләй «эчмәгән». Аларның барсысы да бала тапканнан соң, галимнәр үз нәтиҗәләрен чыгарган. Даими рәвештә алкоголь кулланучы әниләр бала тапканнан соң бөтенләй эчмәүчеләргә караганда уртача 30 процентка авыррак тернәкләнгән.

 

«Алкоголизм беренче эчеп куелган чәркәдән түгел, ә әти-әни эчкән беренче чәркәне күргәннән соң башлана», - дип әйткән күренекле психофизиолог Г.А.Шичко. Чыннан да, күп санлы тикшерү нәтиҗәләреннән аңлашылганча, авырлы вакытта спиртлы эчемлекләр кулланган әни кешедән туган бала, үсмер чорга җиткәч, алкогольгә тиз бирешүчән була икән. Новосибирски галимнәре үткәргән махсус математик исәпләүләрдән күренгәнчә, акыл ягыннан зәгыйфь туучы балаларның 99 проценты – алкоголь куллану нәтиҗәсе.

 

Хатын-кызларның күбесе, зыяны әллә ни зур түгел дип уйлап, сырага өстенлек бирә. 1,5 литр сырада 50 грамм аракы булуын исәпкә алсаң, берничә шешәне бушаткач ни буласы билгеле инде. Хәзер сатуда алкогольсез сыралар пәйда булды. Аларның да зыяны юк түгел икән. Чөнки составларында аз гына күләмдә спирт бар. Россия халкының яртысы даими рәвештә әлеге эчемлектән авыз итә.

 

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, илдә бер кешегә елына 8 литр алкоголь туры килсә, бу инде куркыныч санала. Роспотребнадзорның рәсми мәгълүматлары буенча, Россиядә бу сан 18не тәшкил итә! Соңгы елларда республикабызда рәсми рәвештә теркәлгән исерекләр саны кимегән кимүен. 2007 елда – 37 мең булса, 2009 елда – 35 меңгә калган. Әмма бу статистикага алкоголизм белән авыручы һәр бишенче кеше генә эләгә. Чынлыкта Татарстанда эчкечеләр саны якынча 175 меңне тәшкил итә. 2009 елда Идел буе федераль округы буенча безнең республика бер кешегә туры килә торган алкоголь күләменнән чыгып өченче урынга чыккан: елына – 10 литр спирт кулланабыз икән. 2008 елда бу сан 4 литрга кимрәк булган.

 

Шагыйрь язганча, хатыннарның бөтен матурлыгы, бөтен күрке – Ана булуда. Шул нәфислеккә тап төшермик, әниләр. Илгә-көнгә сәламәт, файдалы балалар тудырыйк, сабыйларыбызны агуламыйк. Аларның киләчәге безнең кулларда...

Гөлчәчәк ГЫЙСМӘТУЛЛИНА
Интертат.ру
№ | 19.03.2010
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы