|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.07.2018 Криминал
Чаллыда яшүсмерләр кыйнаган ир-атның үлеменә карата җинаять эше кузгатылдыЧаллыда яшүсмерләр кыйнаган ир-атның үлеменә бәйле факт буенча җинаять эше кузгатылды. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Чаллы бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Ильяс Гыйззәтуллин хәбәр итте. Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 17 июль кичендә автокаланың 32нче комлексында 49 яшьлек ир-ат ишегалдында көнбагыш ашап торган бер төркем яшүсмерләргә кисәтү ясаган. Шуннан соң яшьләр ир-атны кыйнап ташлаган, ул алган җәрәхәтләрдән үлгән.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
«Зыян күрүченең ни сәбәпле үлүе ачыкланмаганлыктан, без әле беркемгә дә гаепләү белдерә алмыйбыз. Суд-медицина экспертизасы үткәрелде инде, хәзер гистология нәтиҗәләрен көтәбез. Алар бер-ике атнадан әзер булачак», - дип хәбәр итте Ильяс Гыйззәтуллин.
--- |
Иң күп укылган
|