|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.07.2018 Шоу-бизнес
Эмиль Талипов өйләнде - бүген туй (ФОТО)Бу көн килеп җитте: моңарчы буйдак булып йөргән Камал театры артисты, бик күп туташларның төн йокыларын һәм йөрәген алган Эмиль Талипов өйләнде. Бүген Казанда туйлары үтә. Кәләш - Казан кызы Илсөяр. Табиб булып эшли, дип хәбәр иткән идек. Никахлары әле күптән түгел генә булып узды.
Камаллылар инстаграмда туйдан фотолар куя башлады..
Эмиль Талиповның социаль челтәрләдә сәхифәләре юк. Үзе турында яңалыкларны чыгармый, бары тик аның дуслары гына артист белән төшкән фотоларын куештырып, #эмильталипов хештыгы белән билгели. Моңа кадәр Талипов әлеге кыз белән берничә урында күренеп калган иде. Кызның кем булуы турында озак кына баш ваттылар.
Яшь парга бәхет телибез!
--- |
Иң күп укылган
|