поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.03.2010 Җәмгыять

СИН БӘХЕТЛЕ, АВЫЛ КЕШЕСЕ!

Декабрьдә ишеп-ишеп яуган карны хәтерлисездер – шәһәр шып туктады, биш-алты метр араны шәһәр транспорты яртышар сәгать уза иде. Ниндидер эш буенча мин Казанның үзәгеннән – Татарстан урамыннан Адоратский тукталышына барып җитәргә тиеш идем. Вакыты да бик уңышсыз туры килде – кичке дүртләр. Һәм әйткәнемчә, тездән кар. “Час пик” якынлашканда гадәти көннәрдә дә транспортка утырмавың хәерле. Тик бармыйча да ярамый. Шулай итеп, мин иң зур “бөке”ләрнең берсенә бардым да каптым.

Бу дәрәҗәдәге тыгыз “бөке”дә утырганым юк иде әле. Кайсы номерлы маршрут автобусы булгандыр ул – анысын төгәл генә хәтерләмим. Элеккеге Киров – бүгенге Мәскәү урамы буйлап төшеп, аннары Кремль буена чыгып, күпер аша йөри ул. Тик теге көнне бөтенләй хәрәкәтләнмичә, тик торды диярлек. Урам тулы машина, юллар карга баткан, шул машина-автобуслар арасыннан кешеләр атлый. Машина йөртүчеләре, аптырагач, юлга чыгып таптанып торалар, ә кайберләре, кул селтәп, машиналарын читкәрәк чыгарып, калдырып та китәләр. Автобустан төшеп, җәяү атлар идең, тик кая барасың? Беренчедән, караңгы, икенчедән, башка урамнарда да шул ук хәл инде – качып котылып, җәяү барып җитә торган җир түгел. Эшләп торган машиналар диңгезен ерып баруның файдасы юклыктан бигрәк, зыяны бихисап – агулы төтенне “рәхәтләнеп” йотасың. Инде нишләргә? Утырабыз шулай, автобусның сантиметрлап кузгалганын көтеп, хет бер урамның очына чыгып, икенчесенә борылуына өметләнеп. Киров урамының икенче очына барып чыкканчы кичке бишләр тулды. Халык кыбырсый, борсалана, каядыр ашыккан кыяфәт чыгара, бертуктаусыз кәрәзле телефоннар шалтырый. Әйтерсең, ашыгып, автобусны кузгатып була! “Кая югалыйм?! “Бөке”дә утырам, ташбака шикелле кыймылдыйбыз! Белмим кайчан кайтып җитәсемне”, – дип отчет ясады берсе. Икенче берәве бик оптимист рухлы кеше, ахрысы, әллә өйдәгеләрне борчыйсы килмәдеме: “Хәзер кайтып җитәм, күп калмады инде. Бер 15 минуттан булырмын!” – дип автобус халкын көлдереп алды. “Ыххы! Кайтып җитәрсең монда! Бүген көтмәгез дисәң, дөресрәк булыр иде”, – дип ихахайлады берәү. Аннары автобус буйлап төрле мәзәк сөйләшү китте, халык җанланып алды. Уртак күңелсезлек берләштергән шикелле, автобуста тоткынлыкта калган кешеләр дә ничектер үзара берләшкәндәй иттеләр.

 

Тик бераздан мәзәкләр тынды, халык автобус эчендә тик утырып туя башлады. Ә басып торган кешеләр тәмам алҗып, авыр уфылдый башладылар. Ачулы авазлар, әйткәләшүләр, төрткәләшүләр китте. Урамда караңгы, ярыйсы гына салкын. Берәүнең дә салоннан чыгып китәсе килми. Әйтәм бит – чыгып кая бара­сың?! Кайтыр юл шул берәү генә бит инде. Ә алда – очсыз-кырыйсыз “бөке”. Икенчедән – 15 тәңкә акчаң түләнгән, ә безнең халык бер түләгәнне тик торганда гына “бүләк” итә торганнардан түгел. Ахыргача басып, түзеп торачак, тик бирешмәячәк!

 

Көчкә сөйрәлеп, кыймылдап, автобусны бер кабызып, бер сүндереп бара торгач, күпергә – Ленин дамбасына тәки барып җиттек. Андагы мәхшәр! Машиналар дүрт яклап килеп тыгылганнар. Бер яклап узып китәргә өлгермиләр – кызыл ут яна, ул арада икенче яклар кузгала, шуннан китә буталыш, сигнал кычкырту. Алагаем зур кызыл автобуслар, хәлне тагын да катлауландырып, аркылы-торкылы өелешкән. Психланудан файда юк, соң булса да, барасы җиргә барып җитәргә кирәк, тыныч кына көтеп утырам. Тик барыбер ачу килә. Шәһәрдә күпме гомер шушы транспортта – чит-ят кешенең сарымсаклы авызын, кичә эчкән аракысын иснәп, чит-ят проблемалар турында тыңлап уза бит! Кар яву ише “гадәттән тыш хәлләр” күзәтелмәгән көнне дә башкаланың “йокы районнары”ннан эшеңә барып җитим дисәң, кимендә 40-45 минут вакыт кирәк. Иң кимендә шулай бу – автобусың вакытында килеп туктаса, юлда берәрсе аркылы килеп басмаса. Ә гадәттә, барыбер 50 минут, я берәр сәгать вакытың үтә дә үтә инде. Юлы­ңа көн саен кимендә сәгать ярым китә дип исәпләсәң, ат­наның 5 көненә тапкырлагач, 7 сәгать ярым килеп чыга бит бу! Башка җирләргә барып килүләрне исәпләгәндә, атнаның 10 сәгате тәк дуамалга, бер файдасызга уза дигән сүз! Коточкыч! Тәк, бер чутлагач, чутлыйк инде – бер елда 52 атна. Отпуск, ялларны исәпләп чигергәндә, эшкә кимендә 40 атна йөрелә. Димәк, 400 сәгатьне “матур гына” җәмәгать транспортында яндырабыз дигән сүз. Ярты ай автобуста утырабыз!

 

Юк, болай яшәргә ярамый. Нәрсәдер эшләргә кирәк. Казанга җыелган халыкны куып таратып булмый, машиналарын тартып алып, саттырып булмый. Димәк, “бөкеләр” белән көрәшүнең ниндидер башка юлы кирәк. Казандагы “бөкеләр”, аеруча үзәктәге “бөкеләр” – әйтеп аңлатып бетереп булмый торган чын мәхшәр ул. Теге кар ишеп яуган көннәрдә, ахрысы, Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бик яхшы идея әйтелгән иде – үзәккә машинаң белән керәсең килсә, акчаңны түлә! “Бөкеләр” афәтен башкача җиңеп булмачак”, – диде премьер-министр. Менә дигән фикер! Хет 250 сум дип билгеләп куйсалар да, машиналарның шактый өлеше башка юлдан йөриячәк. Әллә түгелме?

 

Япония, Һиндстан, Азия илләрендә бер-ике кеше сыйдырышлы арба таккан сәпит, матайлар – вело-, моторикшалар әллә нинди тар тыкрыклардан выжлап кына йөриләр. Урам тулы шундый транспорт чарасы – мыжлап торалар. Ник безгә дә шундый нәрсә кертеп карамаска? Казан үзәгендәге берничә дистә урамнарыбызга, вак-төяк тыкрыклар өчен үтергән такси бит инде! Рикшалар йөри торган үзәккә машиналарны кертмәскә (бик мөһим түрәләрнекеннән кала, билгеле – шунсыз бездә булмый инде) дигән карар чыгарырга да, вәссәлам. Моторикшалар ясату заказын дәүләт КамАЗга тапшырыр иде. Заводтагы эшсезлек проблемасы өлешчә булса да хәл ителер иде. Шушындый таксида эшләргә дип шәһәр җитәкчелеге йөртүчеләр туплар иде. Тагын өстәмә эш урыннары дигән сүз. Экзотик рикшада йөреп карарга теләүче туристлар саны бермә-бер артыр иде. Иң мөһиме, үзәкне мәңге бетмәс шикелле “бөкеләр”дән азат итәргә мөмкинлек туар иде. Әллә нинди хыялый, барып чыкмас нәрсә дә түгел шикелле инде. Мәскәү, Петербург шәһәрләренең дә кайбер урыннарында велорикшаларны күзәтергә, акчаңны түләп утырып йөрергә була бит хәзер.

 

Шушындый уйларга чумып бара торгач, ниһаять, Адоратский тукталышына барып җиттек. Хуш, өч сәгатькә якын вакыт автобуста “тозланды”. Өч сәгать эчендә Чаллыга да барып җитәргә, тагын әллә ниләр эшләргә булыр иде... Әй, ярый ла инде, хәзер вакыт барыбер узган. Яшьрәк чак булса, өч сәгать эчендә үзәктән җәяүләп Дәрвишләр бистәсенә кадәр барып җитәргә булыр иде. Хәтерлим, ун еллар элек “Т.Я.” журналисты Чулпан Камалова белән аларның Нагорный бистәсендәге йортларына кадәр Бауман урамыннан ук ни сәбәпледер җәяү кузгалырга уйладык. Үҗәтлек көчле, барып җитеп булырмы, янәсе? Кызык та бит инде – моның өчен күпме вакыт китәр икән? Җәйге матур көн, аяк киемнәре уңайлы – элдерәбез генә. Ярты көн атларга әзерләнгән идем, төп-төгәл ике сәгать дигәндә Нагорныйдагы өйләрендә чәй эчеп утыра идек инде.

 

Менә шул машина боткасы, болгавыр тормышы өчен авыл кешесе шәһәрне яратмый да инде. Йомышы белән калага киләсе булса да, тизрәк кайтып китәргә ашыга. “Үзегезгә булсын Казаныгыз!” – дип йөгерә-йөгерә кайтып китәләр әле. Авыл кешесенең көн саен “бөке­”ләрдә утырасы килми, вакыты юк чөнки. Кайтып, хуҗалыкны карыйсы, малларын ашатасы бар. Шәһәр кешесе эштән кайтышлый “бөке”дә утырып, эт булып арып кайткан арада, авыл кешесе әллә кайчан өенә кайтып кереп, чәйләрен эчеп, ихатада физик эшләр башкарып, “дөрес” итеп арып кергән була. Чыннан да, шәһәр кешесенең аруы да “дөрес”, табигый түгел бит аның. Кеше боткасыннан, машина төтененнән, һаман саен утырып эшләп, физик хәрәкәтләнү җитмәгәнлектән хәлсезләнү чып-чынлап арумыни инде ул? Миңгерәүләнү генә! Ә иртән-иртүк торып, тагын шул автобуска утырасы, тагын төрле исләр иснисе, аннары тагын шулай ук кайтасы бар. “Бөке”гә эләгеп, ике-өч сәгать чатта утырмасаң, билгеле.

 

Юк, бу яктан авыл кешесе чынлап торып бәхетле. “Бөке”­ләрнең, җәмәгать транспортының нинди газап икәнен белмичә рәхәтләнеп яши бирәләр. Тик кайберәүләр шул бәхетләреннән белештермичә баш тартып, шәһәргә ашкыналар. Күрмәгәннең бер күреп кайтасы киләдер шул.


Лилия СӨНГАТУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ | 17.03.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»