поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.07.2018 Бәйрәм

Татлы хыяллар, якты өметләр уятучы Сабан туе

Сабан туе һәр татар кешесе өчен ел буе көтеп алына торган гүзәл милли бәйрәмнәребезнең берсе. Ә ул бәйрәм синең туган ягыңда үткәрелсә, бу тагын да дулкынландыргыч, гомергә истә калыр¬лык гаҗәеп бер күренеш, хатирә буларак кабул ителә. Мин әле дә үземнең балачагымда Камышлыда күргән беренче Сабан туйларын хәте¬ремдә саклап, сагынып искә төшерергә яратам.

Камышлы районында туып үскән, кай¬чан¬дыр комсомол, партия оешмаларында, произ¬водство тармагында җитәкче урын¬нарында хезмәт иткән, бүген өлкә губернаторының киңәшчесе булып эшләүче Борис Васильевич Ардалин да шул сугыштан соңгы Сабан туйларын хәтерендә барлады:

- Әнә күпме халык җыелган бит Сабан туена. Ә машиналарны күрегез, санап та бетерерлек түгел. Сугыштан соңгы елларда халык авыллардан атларга утырып килә иде. Без ул вакытта күпкә начаррак яшәсәк тә, киләчәккә зур өмет белән карый идек. Сабан туе исә татарларны гына түгел, төрле милләт вәкилләрен дә берләштерә, яңа үрләр яуларга көч бирә иде, - дип сөйләде Борис Васильевич.

Бу чыннан да шулай. Былтыргы Сабан туенда катнашырга насыйп булмаган иде миңа. Ә менә быелгысына - Камышлыда икенче мәртәбә үткәрелүче өлкә авыллары Сабан туена, мин аеруча шатланып килдем.
 
 
Купшы итеп бизәлгән Сабан туе мәйданында иртән-иртүк бәйрәм рухы хөкем сөрә иде. Күңелләрне дулкынландырып, гармун моңы агыла, сәүдә рәтләре гөрли, балалар төрле аттракционнарда күңел ача. Бераз читтәрәк урнашкан төрле районнарның милли йортлары күргәзмәләре янында да зур җанлылык күзәтелә. Анда төрле районнарда яшәү¬че татарларның тарихы, көнкү¬реше, гореф-гадәтләре белән танышырга, милли ризыклардан авыз итәргә мөмкин иде.
 
Сабан туе, гадәттәгечә, мәй¬даннан ерак булмаган иппод¬ромда үткән ат чабышларыннан башланып китте. Күрше районнардан, хәтта чит төбәкләрдән ярышырга килү¬челәр дә шактый күп – Челно-Вершины, Сергиевск, Похвистнево районнарыннан, Оренбург өлкәсеннән, Татарстан, Башкортостан Респуб-ликаларыннан барлыгы 38 ат катнашты. Алар ике әйләнештән торган 2400 метр арада тугыз заездга бүленеп чаптылар. Чабышкылар арасында төрле нәселдән чыккан ярымканлы, чиста канлы һәм җирле токымлы атлар бар иде.
 
Камышлыда бу бәйгене инде күп еллар үткәрүче баш судья Александр Горюхин алып бара. Менә быелгы Сабан туенда да ат чабышларының башлануын ул белдерде. Беренче заездга җирле токымлы атлар чабышында стартка сигез чабышкы, Камышлы районыннан - Лагуна кушаматлы бия (җайдагы Җәгъфәр Латыйпов), Челно-Вершиныдан - Глобус (Владимир Абаньков), Камышлы районының Иске Ярмәк авылыннан - Наташа кушаматлы бия (Марат Хәйруллин) һәм Мечта кушаматлы биядә үткән елгы Сабан туеның җиңүчесе Фәрит Гайфуллин, Оренбург өлкәсенең Красногвардейск районыннан - Сара (җайдагы Антон Кравченко), Татарстаннан - Талисман (җайдагы Олег Ситин) бастылар.
 
Атлар дәррәү алга ыргылды. Беренче әйләнештә үк заездның лидерлары билгеле иде инде. Беренче урынны Җәгъфәр Латыйпов, икенче урынны Владимир Абаньков, өченче урынны Марат Хәйруллин яулады. Акчалата бүләкләрне җиңүчеләргә өлкә губернаторы урынбасары Дмитрий Холин  белән Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов тапшырдылар.
 
 
Баш судьяның белдерүенчә, хәтта иң соңгы булып килгән Сара кушаматлы атка да 1000 сумлык кызыксындыручы бүләк бирелгән.
Ике тәгәрмәчле арбаларга җигелгән өлкән яшьтәге юртаклар бәйгесендә Сергиевск, Челно-Вершины районннарыннан, Оренбург  өлкәсеннән, Татарстаннан һәм Башкортстаннан алты ат катнашты. Финал заездында юртаклар арасында Десперадо кушаматлы атта Башкортостаннан - Хәлил Латыйпов, Акцентта - Оренбург өлкәсеннән Тимур Муллагалиев, Неапольдә - Татарстаннан Гомәр Баһавиев призлы урыннарга чыктылар.
Ә чабышкыларның финал заездында Татарстан Рес¬пуб¬ликасының Аксубай районыннан Николай Охотни¬ков¬ның Цыганкасына тиңнәр табылмады. Икенче урынны Ясминә кушаматлы атта Челно-Вершины районыннан Данила Ермолаев алды, ә өченче булып үзенең Мисс Па¬васында Оренбург өлкә¬¬сеннән Антон Кравченко килде.
 
Тик нигәдер быелгы Сабан туенда элеккеге елларда гел призлы урыннар алучы Камышлы районының Иске Ярмәк авылы җайдагы Фәрит Гайфуллин гына уңышка ирешә алмады. Районның башка чабышкылары да тотрыклы чыгыш ясамадылар. Күрәсең, төрле районнардан һәм өлкәләрдән килгән чабышкылар арасында кокурентлык зур булгандыр. Шулай да, нәрсә генә дисәң дә, Камышлыда ат чабышларын оештыру белән соңгы вакытларда ныклап шөгыльләнә башладылар дип әйтергә була. Димәк, җиңүләр дә алда әле.
 
Ат чабышларын караганнан соң халык һәм Сабан туеның мөхтәрәм кунаклары төп мәйданга юнәлде. Аларны биредә матур итеп бизәлгән капка янында чәкчәк, ипи-тоз белән, җырлап-биеп кызлар-егетләр, балалар каршылады.
 
Бәйрәмне алып баручылар Светлана Хәлимова  һәм Линар Абсаттаров тамашачыларны  татар халкының олуг бәйрәме IV өлкә авыллары Сабан туе белән котлаган¬нан соң, мәйданнан татарлар яшәгән Камышлы, Кләүле, Похвистнево, Кошки, Елховка, Северный (Оренбург өлкәсе) районнарының бәйрәмчә киенгән делегатлары үтә. Аннан мәйданда борынгы бәйрәмебезнең тарихын тасвирлаучы тамаша башланып китә. Бу театрлаштырылган җыр-биюле музыкаль композициядә йөздән артык үзешчән артистлар – балалар, яшьләр, өлкәннәр катнашты. Алар, төрле сәнгать алымнары кулланып, безнең ата-бабаларыбызның язын җир эшкәртеп, туфракка орлык салуларын, ә чәчү тәмамлангач, бергә җыелып Сабан туе үткәрүләрен күрсәттеләр. 
 
Илебездә, шул исәптән Самарада да, шаулап-гөрләп үткән  футбол буенча дөнья чем¬пионаты да онытылмаган иде. Мәйданда Камышлы районы¬ның иң яхшы яшь футболчылары осталыкларын күрсәт¬теләр.
 
Үзешчәннәрнең һәр чыгышын тамашачы көчле алкышларга күмеп каршылады. Әйтүләренчә, элеккеге Сабан туйларында мондый күләмле тамашаларның булганы булмаган икән әле. Балаларның төрле төстәге киемнәре яңгырдан соң күктән балкыган салават күперен чагылдыра  иде кебек.
 
 
Татар, рус, чуваш, украин милләте вәкилләре дә бергәләшеп, төрледән-төрле чә¬¬чәк¬ләрдән дуслык такыясы үрделәр. Иске Ярмәк авы¬лының атаклы “Ак каен” ансамбле коллективы күрсәткән Сабан туе күренешләре - милли көрәш, авызга йомырка салынган кашык кабып узышу, аякка капчык киеп йөгерү кебек халык уеннарын да тамашачы сок¬ланып карады. Төрле милләт вәкилләренең җыелма хоры башкаруында “Мәңге яшә, Россия” дип аталган җырны тамашачылар шулай ук көчле алкышларга күмделәр.
 
Өлкә татар авылларының IV Сабан туен Камышлы районы башлыгы Рафаэль Ба¬һаутдинов башлап җибәрде. Иске Ярмәк авылындагы “Каюмов” крестьян-фермер ху¬җалыгы хезмәткәре, быелгы чәчү алдынгысы Фаил Әхмәтов Сабан туе әләмен күтәргәннән соң, сәхнәгә өлкә губернаторы урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Холин күтәрелеп, өлкә җитәкчесе Дмитрий Азаровның тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Ул 2019 елда Камышлыда Х Бөтенроссия авыллар Сабан туе уздырылачагы турында да шатлыклы хәбәрне белдерде. Моны тамашачылар көчле алкышлар белән хуплап каршы алдылар. Дмитрий Холин бер төркем алдынгы хезмәткәрләргә - Камышлы, Кошки, Похвистнево, Челно-Вершины, Елховка районнары меха¬ни-заторлары Илмир Әх¬мәт¬галиевка, Марат Бәд¬ретдиновка, Рәфыйк Исмә¬гыйловка, Вәлиулла Субеевка, Виктор Седовка, Шенталы, Кләүле районнары фермер хуҗалыклары җитәкчеләре Фәрит Мөс¬тәкыймовка, Иван Николаевка губернаторның Рәх¬мәт хатларын һәм кыйм¬мәт¬ле бүләкләрен тапшырды.
 
Татарстанның Дәүләт советы депутаты Альберт Хәби¬буллин да Татарстан Респуб¬ликасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү хатын җиткерде. Тамашачыларны шулай ук Самара дәүләт Думасы рәисе урынбасары Екатерина Кузьмичева, өлкә мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, дәүләт Думасы депутаты Виктор Казаков, Россиянең Молдова Республикасындагы вәкаләтле вәкиле Фәрит Мөхәммәтшин, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясенең башкарма директоры Фәрит Уразаев һәм башкалар сәламләде.
Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов киләсе 2019 елда өлкә авыллары Сабан туен үткәрү өчен эстафетаны һәм махсус кубокны Кошки районы  башлыгы Виктор Титовка тапшырды. Шулай итеп, безне киләсе җәйдә Кошки Сабан туе мәйданы көтә.
 
Сабан туеның рәсми өлеше тәмамланганнан соң мөхтәрәм кунаклар өлкәнең татарлар яшәгән районнары алып килеп куйган милли йортларны карап чыктылар, осталар ясаган төрле кул эшләре белән таныштылар, милли ризыклардан авыз иттеләр. Һәр авылның үзешчәннәре алар хөрмәтенә үзләренең иң матур татар җырларын җырладылар. Шунда ук әйлән-бәйлән уеннары, күмәк биюләр башланып китте.
Камышлы районы утарын¬да беренче татар “Әлифба”сын сабыйлары¬бызга бүләк иткән якташыбыз Сәләй ага Вагыйзовның Байтуган авылында эш¬ләп килүче музей-йортына һәм атаклы мөгал¬лимнең тууына 110 ел тулуга багышланган стенд тамашачы¬ларда зур кызыксыну уятты.
Кошки районының Иске Фәйзулла (Җүрәй) авылы сән¬гатькәрләре дә 80 яшьлек юбилее уңаеннан каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре һәм талантлы рәссам Гакыйль Сәгыйровның иҗаты һәм тормышына багышлап бик матур күргәзмә оештырганнар иде. Кыскасы, милли йортларда күп нәрсәне күреп белергә мөмкин булды. Аларның оештыручыларына рәхмәттән башка тагын нәрсә әйтәсең инде?
 
Кунаклар төрле район¬нарның милли йорт-утар¬ларын карап йөргән арада мәй¬данда концерт башланган иде. Сәхнәдә Камыш¬лы үзешчәннәре белән беррәттән башка районнардан килгән үзеш¬чән артистлар да осталык¬ларын күрсәттеләр. Кләүле районы Назаровка авылы керә¬шеннәренең “Натукай” хатын-кызлар ансамбленең җырларын тамашачы алкышлар белән кабул итте. Кошки районының Иске Фәйзулла авылы апа-әбиләренең төркемен дә бик җылы каршыладылар.
 
Ә инде Татарстанның халык артисты, иң моңлы җыр¬чыларыбызның берсе Ис¬¬кәндәр Биктаһировны тама¬шачы бик тә сагынган булып чыкты. Аны мәйданнан җибәрмичә, тагын һәм тагын җырлаттылар. Шулай ук әле яңа гына Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исемгә лаек булган Нурлат егете, автор-башкаручы Фирдүс Тямаевны бигрәк тә үз итте Камышлы халкы. Бу Сабан туеннан соң җырчының популярлыгы һәм абруе тагын да арта төшкәндер, мөгаен. Ә “Болгар кызлары” төркеменең лирик җырлары күпләрнең күңел түренә кереп калуында һич тә шик юк.
 
Сабан туе кызганнан - кыза гына барды. Чиләкләп явып үткән җәйге яңгыр да бәйрәм рухын төшерә алмады. Мәйданда милли көрәш белән беррәттән төрле спорт бәйгеләре дәвам итте. Тиздән беренче җиңүчеләр, батырлар билгеле булды. 32 килограммлы герне күтәрүдә беренче урынны Камышлы районының Дәүләткол авылыннан Марат Шәвәлиев яулады,  24 килограммлы гер исә Похвистнево шәһәреннән Шамил Шакировка, яшүсмерләр арасында 16 килограммлысы Похвистнево районының Яңа Мансур авылыннан Ренал Гыйззәтуллинга буйсынды.
 
Ха¬тын-кызлардан 16 килограммлы герне күтәрүдә Камышлы районының Балыклы авылында яшәүче Илсөяр Фәрдиевага тиңнәр табылмады.
Милли көрәш бәйгесендә, кызганыч ки, башлыча Камышлы районы көрәшчеләре генә призлы урыннарга ия булды. Башка районнарда көрәш белән бөтенләй шөгыльләнмиләр, күрәсең. Югыйсә, үзләренең батырларын шундый бәйгегә алып килгән булырлар иде.
 
Беренче урыннарда 95 килограмм авырлыкта Иске Усман авылыннан Илдус Нуретдинов, 95 килограммнан кимрәк авырлыкта Камышлыдан Руслан Латыйпов, 80 килограмм авырлыкта Кәрим Уразмәтов ия булдылар. Икенче урын ике үлчәүдә дә Кләүле станциясеннән Роман Мамаевка һәм Похвистнево районының Яңа Мансур авылыннан Илдар Фәтыйховка бирелде.
 
 
Көрәш бәйгесендә төрле яшьтәге балаларның актив катнашуы куандыра. Призлы урыннар алучылар арасында камышлылар гына түгел, Шенталы районының Денис авылыннан, Кләүле станциясеннән дә төрле яшьтәге балалар бар иде. Киләсе елларда булачак Сабан туйларында шулардан бәлки яңа батырлар үсеп чыгар әле дип ышанасы килә.
 
Быелгы Сабан туенда абсолют батырның исеме үзгәр¬мәде. Ул - күп еллар Камышлы районының иң яхшы көрәшчесе исемен йөртүче Илдус Нуретдинов. Нәкъ аңа өлкә авыллары Сабан туеның төп бүләге – сарык тәкәсе тапшырылды да инде. Шунысы куандыра, башка күп урыннардагы кебек, батырларга автомашина бирелгәч дулашып, җирәбә тотып бүләсе юк. Чөнки аның автомашинасы да юк иде бит.
 
Мөхтәрәм кунаклар белән бергә безне, журналистларны да Камышлының атаклы Кәҗә тавына экскурсиягә алып менделәр. Аның бу ноктасыннан Сок елгасы буенда урнашкан Сабан туе мәйданы да, бөтен Камышлы авылы да, тирә-юньдәге басу-кырлар да уч төбендәгедәй күренә. Борис Васильевич Ардалин сөйләгән элеккеге сугыш елларындагы Камышлы түгел инде бу. Аның пөхтә йортлары да үзенә тарта кебек. Тик элеккеге зур, бай “Мир” колхозының механикалалаштырылган ындыр табагының, ремонт мастерской¬ларының ташландык биналары гына хәрәбәләр булып эчне пошырып торалар. Еракта чәчелмәгән, чүп үләннәре, нарат, чыршы агачлары басып киткән басулар да күренгәли.
 
Мин андый басу-кырларны Сабан туеннан соң туган авылым Дәүләтколга баргач та күрдем. Ничәмә еллар шулай кысыр килеш ята алар.
Авылларыбызда Сабан туйларын үткәрү йоласы (бу сугыш вакытларында да, аннан соң да туктатылмаган) халыкка якты киләчәккә өмет уяту өчен эшләнгән дип уйлыйсы килә. Сабан туйларыбыз алар бит ел саен үткәрелүче хәрби парадларга тиң, минемчә.
 
Киләсе елда Камышлыда Бөтенроссия авыллар Сабан туен үткәргәндә ятим, хуҗасыз җирләр азаер, кечкенә авылларыбыз да Камышлы кебек үк төзекләндерелер дип өметләнәсе килә. Моннан ун ел элек үткәрелгән Гали авылы Сабан туе моңа ачык мисал булып тора ич. Татлы хыял, якты өметләр уятучы бит син, Сабан туебыз.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ --- | 20.07.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»