поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.03.2010 Җәмгыять

“ҮЗЕМДӘ ДӨНЬЯГА КАРШЫ ТОРЫРДАЙ КӨЧ СИЗӘМ”

Бер утыру – бер гомер. Әлеге сүзләрне ике мәгънәдә язуым. Беренчедән, журналист һәм язучы Искәндәр Сираҗиның күптән түгел чыккан китабы исеме шулай. Икенчедән, аның авторы белән бер сөйләшеп утыру, чыннан да, бер гомер. Иҗатка илһамландыра, тормыш турында уйландыра, киңәшләре белән ярдәм итә ул. Соңгы күрешүдә сүзебез Искәндәр абыйның китабы – кыйсса, бәян һәм хикәяләр җыентыгы турында барды.

– Искәндәр абый, китабыгызны нибары ике мең тираж белән чыгаргансыз. Кибетләрдә сатуда да юк. Ни өчен?

 

– Искәндәр Сираҗи бик горур кеше бит ул. Китабы киштәләрдә сатылмыйча тузан җыеп ятса, гарьлегеннән шартлар дип курыктым.

 

– “Бер утыру – бер гомер” – автобиографик кыйсса. Әсәрдә дә төп герой Алмаз: “Чыккач, роман язачакмын”, – дип еш кабатлый. Нигә әлеге хыял иртәрәк чынга ашмаган?

 

– “Бер утыру – бер гомер”нең беренче вариантын төрмәдә – 2000 елда яздым. Ул нөсхәсе озын иде, ләкин тикшерү вакытында ментлар алып юкка чыгарды. Бары тик 2007дә генә яңадан яздым.

 

– “Проза, кайберәүләр уйлаганча, сөйләп чыгу түгел, ә сурәтләп бирү”, – ди Ркаил Зәйдулла. Язу стилегез нәкъ шушы таләпләргә туры килә дип саныйсызмы?

 

– Кайбер урыннарда публицистик стильне махсус кулландым. Әйтик, “Бер утыру – бер гомер”дә төрмә касталары турындагы өлеш сөйләнеп кенә чыккан. Аны башкача биреп тә булмый. Төрмә – мактаулы урын түгел, аңа артык игътибар кирәкми. Чәйнәп бирсәң, күңелсезгә әйләнергә мөмкин. “Гыйсметдин тәүбәсе” хикәясендә азагын публицистик жанрда махсус тәмамладым. Монысы – форма.

 

– Әсәрләрнең күпме өлеше чынбарлыкта булган вакыйга?

 

– “Бер утыру...”ның йөз проценты дөрес. Анда барысы да үзем кичергән, күргән хәлләр. Әсәр – реабилитациягә омтылу түгел. Бу – минем фәлсәфә! Берәү укыганда: “О–о, төрмәдә шулай икән”, – дисә, икенче кеше анда фәлсәфә күрәчәк. Анда ирек һәм ирексезлек, закон һәм законсызлык, шәхеснең кирәге һәм кирәксезлеге, кеше һәм җәмгыять турында фәлсәфә. Финалда да айсбергның өчтән ике өлеше “су астында” кала. Укучыга уйланырга, нәтиҗә чыгарырга урын бар.

 

– “Бер утыру...”да дуслык турында да фәлсәфә бар. Шундый сынау үткәч, бүген дус дип атарлык кешеләрегез күпме?

 

– “Акча барда бар да дус шул, бар да яр; акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр!” – дигән Тукай “Теләнче” шигырендә. Телевидениедә диктор булганда дуслар, популярлык бар иде. Гәрчә ул вакытта мин әллә кем түгел идем, бары кеше язганны укып утыручы гына. Төрмәгә эләккәч, беркемгә кирәгем калмады. Баштан яныма дүрт кыз килеп йөрде, икәү, аннан берәү... Һәм ул – бүген минем хатыным! Әле заманында мин эшләгән “Шәһри Казан”да “Алай ук кирәкмәс иде, Сираҗи” дигән мәкалә бастырдылар, телеканаллардан күрсәтә-күрсәтә утырттылар. Хәтта мине яклап сүз әйткән язучы, артист һәм рәссамнарны да пычратырга тырыштылар. Шул чакта бүгенге хатыным мине яклап, имза җыеп йөргәндә сыкрап кына ризалашучы “дусларым”ны да, кул куймаучыларны да беләм.

 

– Төрмәдә кешене нәрсә яшәтә?

 

– Өмет, иреккә чыгу турындагы өмет. Гомерлеккә утыртылган җинаятьчеләр нәрсә көтә диген? 25 ел утыргач, ярлыкауга өметләнәләр. Аларны да ышаныч, “Менә–менә чыгам”, – дигән уй яшәтә! Гәрчә кайберләренең иреккә чыгуы җәмгыять өчен куркыныч. Төрмә системасы кешене тәрбияләргә, төзәтергә тиеш. Ләкин ул кимсетүгә, сытуга, изүгә корылган. Аннан кешеләрне кичерергә өйрәнеп чыктым. Беренче чорда: “Кирәген бирәм әле боларның”, – дип планнар корып утырасың. Аннары ул хис югала. Чыккач, киң булып тоелган дөньяның тарлыгын аңлыйсың, дөньяви мәшәкатькә чумасың, кешенең җәмгыятькә кирәкмәвен күрәсең. Монда сине битарафлык, усаллык, хөсетлек көтә. Бетә башласаң, сине жәлләп, “Ах, әрәм була бит бу”, – диячәкләр. Әгәр үзеңдә көч табып күтәреләсең икән, ботыңнан өстерәп төшерү ягын гына карыйлар. Чөнки биографияң пычранган һәм шуның аркасында күпләр синең үзләреннән өстен булып йөрүеңне кичерә алмый.

 

– Әсәрдә: “Биредә, күп дигәндә, 30 процент кына гаепле, калганнар нахакка утыра”, – дигән сүзләр бар. Каршылыклы фикер.

 

– Каршылыклы түгел. Утыручыларның 30 проценты гына чын җинаятьче, якынча 20 процентының гаебе арттырылган. Берсе куян урлаган, икенчесе кофе... Гаеплеләр үзләрен тыныч тота. Менә сәбәпсез утыручылар бәргәләнә, нишләргә белми! Үз–үзенә кул салучылар күпме! Кеше гаепсезгә утыруын аклау өчен үткәнендә казына, актарына башлый. Берәр кырын эше искә төшсә: “Менә бит, тиктомалга эләкмәгәнмен”, – дип сөенә әле. Нахак бәла куркыныч, нахак сүз ишетү авыр!

 

– “Җәмгыять үз–үзенә җинаятьче әзерли”, – дисез. Ничек итеп?

 

– Төрмәдә бик күп гаепләү акты укыдым, юристка әйләнеп бетә яздым, законсызлык – мыж! Күз алдымда бер чиновник дәүләттән миллионнар урлаган өчен дүрт ел шартлы хөкем алды. Ә бер банка кофе белән тотылган 18 яшьлек егеткә – ике ел төрмә. Нигә кофе урлаганмы? Чөнки акчасы булмаган, аның әти-әнисенә түләнергә тиешле хезмәт хакын әнә шул капкорсак чиновник урлаган! Димәк, бу малайны җинаятькә этәргән кеше шул, әмма ул күпкә азрак җәза алды. Җәмгыять үз-үзенә дошман әзерли! Төрмә – паспортка гына түгел, җанга, йөрәккә сугылган мөһер бит ул. Бу ярлыкны юып бетереп булмый, ул – күңелдә, ул – мәңгелек!

 

– Азат ителгән кешенең бөтен тормышы шул ярлык белән көрәшүгә генә кайтып кала түгелме?

 

– Төрмә мине көчле кешегә әйләндерде. Бәлки, заманында берәр ел утырмаган булсам, бүген юкка чыккан, беткән кеше булыр идем. “Ак атка атланачакмын әле”, – дип үз–үземә биргән сүземдә тордым: китап чыгардым, “Яралы язмышлар”ны төшерәм, “Мәдәният дөньясында” тапшыруын алып барам, карак чиновниклар белән талашам, халык арасында исемем бар... Ләкин аз гына ялгышсам да, шушы мөһер аркасында кичермичә: “Ничек инде шундый биографияле Сираҗи...” – диячәкләр. Биографиямне беркайчан да яшермәдем, чөнки гаебем юк иде. Моны башка каләмдәшләрем, журналистлар да яхшы белә. Әмма күбесеннән эшлеклерәк, булдыклырак булуымны кичерә алмаудан, кара ягарга гына торалар.

 

– Тагын бер ошаган цитата: “Яшәү – ана карыныннан кабергә озын сикереш кенә. Аны кайда, ничек яшәү мөһим түгел, бары сынмаска, кешелек горурлыгыңны саклап калырга гына кирәк”.

 

– Әйе, тормыш – зур бер адым гына. Монда бернәрсә дә реаль түгел, бөтенесе үзебез тудырган иллюзия, үз–үзебезне ышандыру гына. Вәгыйз Минһаҗевка зур йортлар салып үзенә һәйкәлләр кую ошый, син мәкалә язасың, рәссам картиналар ясый... Һәркем үз эшен иң мөһиме дип саный. Әмма барысы да үз–үзеңне алдау, тормыш мәгънәсе эзләү генә. Ике реаль нәрсә бар: туу белән үлем. Җан Аллаһы Тәгаләдән килгән һәм Аллаһы Тәгаләгә кайтыр, ди китап. Шуны ни дәрәҗә чиста итеп Раббыңа кире кайтара аласың? Горур булмаган җан пакь була алмый. Ә минем герой горур, авырлыклардан сынмады. Әмма бу да иллюзия генә. Бер хатта хатынга: “Монда үземне җил тегермәненә каршы торучы Дон Кихот дип хис итәм”, – дип язганмын. Бер карасаң, агым уңаена йөзеп, тынычлап, рәхәтләнеп яшәргә мөмкин. Тик ул очракта син үз–үзеңнән канәгатьме, күңелең пакь буламы? Дөньяда бит гаделсезлек күп. Көчлеләр көчсезне һәрвакыт изәргә тырыша. Ә син шуларга каршы торырдай көчең була торып, дәшми каласыңмы?! Мин алай яши алмыйм...

 

– Сезнең журналистик эшчәнлегегез дә “Модест Хәсәнович” ише геройлар, капкорсаклар белән көрәшүгә корылган. Бусы да күңел тынычлыгы өченме?

 

– Мартин Лютер Кинг әйткән: “Бер җирдә гаделлек юк икән, бу бөтен дөньядагы хакыйкатькә яный”. Кемнедер кыерсытулар бар икән, моның өчен ул гына түгел, бу чорда планетада яшәгән барча алты миллиард кеше дә гаепле! Чөнки без аңа кыерсытырга юл куябыз, битарафлык битлеге киябез. Имеш, күрмәдек. Ә мин күрми кала алмыйм. Усаллык битлеген киеп куям да сугыша башлыйм.

 

– Битлек мәсьәләсен аңламадым...

 

– Һәр кеше бу дөньяда теләсә дә, теләмәсә дә битлек киеп яшәргә мәҗбүр. Ул сине саклаучы, хөсет җаннарга калебеңә төкертмәүче саклану чарасы. Адәм баласы – нечкә күңелле зат, аны кыерсытуы җиңел. Әмма үпкәләү – көчсезлек билгесе. Димәк, һәр кеше битлек киеп яшәргә мәҗбүр. Эштә – җитди, кунакта – бәхетле... Бер генә битлек юк – мәкер битлеге. Мәкер һәрвакыт тәүфыйклы булып күренә ала, ләкин киресенчә түгел. Үземнең яраткан битлегем – усаллык. Әмма чынлыкта нинди икәнемне үзем генә беләм. Гәрчә үзеңнән бай һәм көчлерәк, дәрәҗәлерәк кешеләр белән гел талашып яшисе килми. Әмма халык миңа ышана, хәлен үзгәртәчәгемә өметләнә икән, мин аны сала алмыйм – усалланам...

 

(Шушы вакытта телефон шалтырап, әңгәмәбезне бүлдерде. – Авт.) Әнә кичке тугызда да ярдәм сорап шалтыраталар. Бу вакытта минем ял сәгатем булырга тиешлеген аңлыйлар да югыйсә. Тик һәр кешегә үз мәнфәгате кадерлерәк. Әгәр гозере зур, тиктомалдан гына бимазаламый икән, мин аңа хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышачакмын.

 

– Әңгәмәне типик сорау белән төгәллик әле. Сез иҗатыгыздан канәгатьме?

 

– Камиллек, мөкәммәллек дигән нәрсәләр бар. Аның чиге билгеләнмәгән. Кеше шуңа омтыла, ләкин омтылыш белән мөмкинлек арасында упкын ята. Кемнеңдер сәләте җитми, кемнеңдер вакыты һәм тырышлыгы юк. Шуңа күрә иҗаттан тулысынча канәгать булу мөмкин түгел. Әле гонорар факторы да бар бит. Димәк, күбрәк һәм тизрәк язарга тырышасың. Чөнки гаиләне алып барырга кирәк. Мәскәүдә 16 яшьлек кызым – Айгөл, янымда 6 һәм 4 яшьлек Йолдыз белән Рәйхан бар. Алла боерса, июльдә Арыслан туачак...

 

– Сираҗи каләме тагын ниләр иҗат итәргә җыена?

 

– Газета-журналларда басылган публицистик мәкаләләрне җыеп, “Бәйләнчек кеше язмалары” дигән китап чыгарырга җыенам. Бу минем күп еллар буе тупланган фәлсәфи фикерләрем, дөньяга карашым. Әлеге идеяне каләмдәшләрем, дусларым бирде. Алар фикеренчә, бу мин яшәгән кыска гына бер чорның елъязмасы, ә ул югалырга тиеш түгел. Китап итеп тупламасаң, төрлесе төрле җирдә таралып ятып, юкка чыгып бетәчәк. Аннары, “Идегәй” дастанын тарихи роман итеп язасым килә. Ул бик кызыклы, буталчык чорны үз эченә ала. Сәяси аренада Аксак Тимер, Туктамыш хан, Идегәй морза, Мамай морза, Литва кенәзе Витовт, Мәскәү кенәзе Дмитрий Донскойның үсеше... Моның өчен бик күп тарихи әдәбият укырга туры килде. 300 битен яздым да төртелдем әле. Вакыты җитмәгән, фикер өлгермәгән, димәк. Әмма бу чор миңа бик кызык. Чөнки күңелемдә урта гасырлар сугышчысы булып калдым. Ул чакта җиңү бары тик гадел генә була алган – көчлерәк җиңгән. Ерактан посып, снайпер винтовкасыннан атуда батырлык күрмим. Бу – мәкер. “Матбугат.ру” сайтында кушамат артына качып, теләсә кемгә пычрак атып яту кебек. Шуларның берсе дә әйтер сүзләрен йөземә бәреп әйтергә җөрьәт итми, куркалар. Мин исә, кем турында гына уйлаганымны язсам да, үз исемемне куюдан курыкмыйм. Чөнки бөтен дөньяга каршы торырдай көчем барлыгын сизәм. Әмма кайчакта ул көчне файдалы эшкә кулланасы урынга, хөсетләр белән көрәшеп исраф итәргә туры килә.


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Безнең гәҗит
№ 9 | 10.03.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»