поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.07.2018 Милләт

Евроазия проекты буларак – “Татар дөньясы”

“Татар дөньясы” терминын хәзерге вакытта ниндидер бер абстракт мәдәни төшенчә итеп кабул итәләр. Күпләр бу термин белән ниндидер бер гәзитне яки һичьюгында шактый бәхәсләр тудырган “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясен атарга була дип уйлыйлар. Ләкин бүгенге көнгә кадәр аны мөстәкыйль сәяси доктрина буларак карарга омтылыш юк.

Татар дөньясының, бар Евразия киңлекләрендә уникаль тарихи күренеш буларак, рус һәм башка Евразия халыклары дөньясы белән даими бәйләнешен, татарларның Россиягә һәм Евразиянең башка илләренә дәүләтчелек, мәдәният, тормыш-көнкүреш, тел байлыгы һәм башка өлкәләрдә керткән чамасыз зур өлешен өйрәнергә, тикшерергә теләгән кеше дә күренми.
 
Дөньялар сугышы
 
Мин яшь вакытта Һерберт Уэллсны укырга ярата идем, аның “Дөньялар сугышы” аеруча хәтердә калган. Ул бу фәнни-фантастик әсәрен 1897елда язган һәм инде, әйтүемчә, аны “Дөньялар сугышы” дип атаган. Романына исем сайлаган вакытта автор XX-XXI гасырларның төп ике цивилизациясенең, төп ике дөньясының үзара каршы тору тенденциясен чагылдырган булуын күз алдына да китерә алмагандыр. Рус һәм англосакс дөньяларының үзара каршы тору тенденциясен. Әйтеп китик, англосакс дөньясы дип Европа Берлеге илләренең күбесе, АКШ, Австралия, Канада һәм инглиз телле башка илләр халыкларына әйтәләр (аларның чыгышлары англосаклардан булган өлешенә).  
 
Бу капма-каршылыкның чынлап та фәнни-фантастик алшартлары бар. Шуны гына әйтеп китик: 1904 елда британ географы, Оксфорд университеты профессоры Хэлфорд Дж. Маккиндер (1861-1947) Королева география җәмгыятендә “Тарихның географик күчәре” исемле доклад белән чыгыш ясый. Профессор докладында: “Дөнья тарихы һәм сәясәтендә төп билгеләүче регион – Евразия киңлекләре, бу регионда хакимлеккә ия булу – бар дөньяда хакимлеккә ия булуга нигез бирә”, - дип раслый. Докладында ул үзенең киң билгеле геополитик формуласын әйтә: “Кем Көнчыгыш Европада (Россия дип аңлагыз – И.Ш.) хакимлек итә, ул Дөньяның йөрәге – Хартлендта хакимлек итә, кем Хартлендта хакимлек итә, ул “Дөнья утравында” хакимлек итә, кем “Дөнья утравында” хакимлек итә, ул бар дөньяда хакимлек итә”.
 
Метафоралар кулланып әйткән докладчы. Гади телгә күчергәндә бу шулай була: “Кем Россиягә баш, ул бар Евразиягә (“Дөнья утравына”) баш, кем Евразиягә хаким – ул бар дөньяга хаким”. Беренче карашка шактый гади формула булып тоелса да, игътибар белән караган вакытта, бу формула бүгенге көннең төп соравына бик анык җавап бирә, “Ни өчен англсакс дөньясы  һәрвакыт Россия белән каршылыкта, ни өчен бу капма-каршылык бервакыт та туктамый?” соравына. Атаклы психоаналитик Карл Густав Юнгны искә төшерсәк, англосаксларның коллектив үзаңында, аның мәдәниятендә рус дөньясына карата аны кабул итми торган архетип караш бар. Ягъни, башка цивилизациия, башка мәдәният, башка тормыш рәвеше буларак рус дөньясы гомумән булмаска тиеш аларның фикеренчә.
 
Англосаксларның башкача булган дөньяны үзеңә буйсындыру, аны үз дөньяң рәвешенә үзгәртергә маташу теләге астында “Кем “Дөнья утравына”  (Евразиягә) хаким – ул бар дөньяга хаким” формуласы ята. 

Хартленд – мифик һәм реаль Евразия
 
Кешелек тарихы өлешчә төрле мифлардан тора. Ә сәясәт – тулысынча алардан. Ләкин миф формаль яктан гына әдәбияткә карый. Аеруча бүгенге көннәрдә. Мифлар – сәяси каршы торулыкның инструменты ул хәзер. Бу җәһәттән шуны да әйтеп китәргә кирәк, англосакслар кул сузуларыннан Евразияне аралау сагында рус дөньясы белән бер үк рәттә татар дөньясы да торды һәм дә бүгенге көнгә кадәр тора. Аларның икесен ике дөнья, җитмәсә антогонистик ике дөнья итеп күрсәтү – миф, чып-чын уйдырма.
 
Бүгенге көндә рус дөньясы, рус дәүләтчелеге артында татар дөньясы, татар дәүләтчелеге ятканын инкарь итүчеләр аз. Рус дөньясы, рус дәүләтчелеге нәкъ менә татар дөньясы, татар дәүләтчелеге, аның Алтын урдасыннан барлыкка килгән, аңа кадәр рус дөньясы формалашуга Идел Болгары зур йогынты ясаган. 
 
Дистәләгән уникаль хезмәтләр авторы, атаклы шәрык белгече, тарихчы, этнолог, евроазиячылык хәрәкәтенең мәшһүр вәкиле Лев Николаевич Гумилёв татар-монгол золымы турындагы уйдырма концепциягә каршы чыгучыларның беренчеләреннән булды. Татар-монгол золымы дип аталучы сафсата бу мифны Европада уйлап чыгарганнар, аның максаты бер генә: рус һәм татар дөньяларын икегә аеру һәм бер-берсенә каршы кую. 
 
Лев Николаевич Гумилёв һәм евроазиячылык хәрәкәтенең башка мәшһүр вәкилләре (Г.В.Вернадский, Н.С.Трубецкой, П.Р.Савицкий, Э.Д.Хара-Даван һ.б) Россия дәүләте, рус халкы барлыкка килү мәсьәләсенә гомумән башка яктан якын киләләр. Аларның концепциясе буенча, рус дәүләтчелеге барлыкка килүдә шәрык, татарлар төп роль уйнаганнар. Фәндә бу концепция евроазиячылык теориясе дип атала. Алар татар-монгол золымын инкарь итәләр, алар фикеренчә киресенчә, нәкъ менә татарлар рус дәүләтен төзегәннәр, үзара ызгышып яткан вак рус кенәзлекләрен нәкъ менә татарлар бер олыска берләштергәннәр (соңыннан  (Петр I вакытында) Россия дип аталып йөртелә башлаган Московия 13-15 гасырларда Алтын урданың бер олысы гына булган), рус кенәзлекләрен Европа илләре басып алудан коткарып калганнар. Евроазиячелек теориясе – бүгенге көннең иң мөһим проблемаларын хәл итүдә иҗади платформа. Бу иҗади платформа Россия дәүләте тарихына башка күзлектән карарга мөмкинлек бирә. Ягъни бу ил үзенең тарихы буенча ук инде Евразия федерациясе буларак формалашкан, шуңа күрә дә Россия төрле милли мәдәниятләр үсеше берлеге булып тора. Сүз уңаеннан әйтеп китик, Лев Николаевич Гумилёв – чыңгызый (Чыңгызхан нәселеннән), ул – күренекле шагыйрьләр Николай Гумилев һәм Анна Ахматоваларның улы, ә Анна Ахматова (чын фамилиясе Горенко) Алтын урданың соңгы ханы –  Әхмәт хан нәселеннән, шуңа күрә дә ул үзенә Ахматова дип тәхәллүс алган да.
 
Лев Гумилёвның “Евразия ритмнары: дәверләр һәм цивилизацияләр” китабына кереш сүзендә Сергей Лавров шулай дип яза: Россиянең үзгә юлын (ләкин изоляциядәге юлын түгел), русларның илнең башка халыклары белән берлектә сайлап алган юлын тирәнтен аңлауга Гумилёвны бар тормышы, катлаулы, трагик, ләкин һәрвакыт иҗади, ә тормышының ахырында – бәхетле язмышы алып килгән. Тормышының соңгы көннәрендә, хастаханәдә яткан вакытта ул миңа шундый искиткеч сүзләр әйтте: “Ә шудай да мин бәхетлемен, чөнки мин һәрвакыт ни дип уйлыйм – шуны яздым, язарга кушканнарны түгел”. 
 
Илебез тарихын шулай аңлауда Гумилёв берүзе генә булганмы? Юк, һич тә юк. Андый фикердәгеләр күп булган илебез тарихында. Евроазиячелек теориясенә нигез салучыларның берсе князь Николай Трубецкой инде 1925 елда ук: Россия – Киев Русе дәвамчысы түгел, ул – олуг Монгол империясе варисы дигән тезис әйтә. Бу фикер белән килешергә яки килешмәскә була, ләкин бүгенге көн Россиясе – күпмилләтле дәүләт кенә түгел, ә чынбарлыктагы тормышны, ил каршындагы бурычны, каһарманлыкны бертөрле үк аңлаган, ватаннары Россиянең аерым бер югары миссиягә ия булуына ышанган төрле милләт, төрле дин вәкилләре берлеге.
 
 XXI гасыр евроазиячелек проекты булу – “Татар дөньясы”ның тарихи алтәкъдире
 
Бүгенге көн “Татар дөньясы” нидән гыйбарәт соң? Без монда бу төшенчәнең мәгънәсенә билгеләмә бирү белән генә чикләнә алмыйбыз, чөнки бу очракта без күпүлчәмлеге катлаулы структура тәшкил иткән тарихи феноменга шаһит булабыз. Сүзне шуннан башлыйк: “Татар дөньясы” ул – рус һәм татар тарихларын уртак бер цивилизация процессына интеграцияләү идеясы. Идел Болгары, Киев Русе заманының кыпчаклары-бәҗәнәкләре һәм Алтын урда дәверләреннән үк башлап. Аннан күптән алдагы уртак тарихи процессларны да күрсәтеп китәргә була: скифлар, сарматлар, һуннар чоры. 
 
Бүгенге көн “Татар дөньясы” – катлаулы тармаклы структурага ия булган  глобаль цивилизацион феномен. Аның үзәге – Татарстан Республикасы, аннан соң ул Россия Федерациясенең бар регионнарына да тармаклана, алга таба – якын чит илләр, ә аннары татар диаспорасы булган ерак чит илләр. “Татар дөньясы” бар континетларны да колачлый, регионнардагы һәм чит илләрдәге татар диаспоралары туган тел, йола һәм традицияләрдән үзенчәлекле аерым бер мәдәни дөнья төзиләр.
 
Шуны әйтеп китәргә кирәк, чит илдәге татар диаспораларының күпчелеге өчен Россия һәрвакыт тарихи ватан, ата-бабалар иле булып кала. Алар күңелләре белән һәрвакыт Россиядә, чит илләрдәге татарлар Россия белән бәйләнешне бервакытта да югалтмаска тырышалар. Мин инде күп еллар Россиядән читтә, гарәп дөньясында гомер итәм, ләкин шуңа да карамастан, мин Россия тормышы белән яшим, илдә булган вакыйгалар мине кызыксындырмый, борчымый калмый. Һәм дә бар вакыйгалар да. Мине дә, минем балаларым һәм оныкларымны да. 
 
Без Ватанны саклаучылар көне – 23 февральне дә, Җиңү көне 9 майны да, башка бәйрәм һәм истәлекле көннәрне дә билгеләп үтәбез. Мин, хәләл җефетем, 11 балам һәм 10 оныгым мондый көннәрдә без бергә җыелабыз. Ватанны саклаучылар яки Җиңү көнендә, мәсәлән, без ватандашларыбызның данлы каһарманлыкларын билгеләп үтү, сугыш ветераннарына тиешле хөрмәт күрсәтү өчен җыелабыз. Бар Россия гражданнары кебек үк. Бердәм социаль-мәдәни пространствоның күзгә күренмәс ниндидер җепләре безне берләштерә кебек, Россиядә яшәүчеләрне дә, аннан читтә булучыларны да. 
 

Исмәгыйль Шәңгәрәев гаиләсе белән. 2018 елның 9 мае.
 
Әйтеп китәргә кирәк, ватаны белән һәрвакыт тыгыз бәйләнештә булган гаиләләр исәбендә бер безнең гаилә генә түгел. Андый гаиләләр йөзмеңләгән. Һәм дә дөньяның бар континентларында да. Төрле хасияттәге татар һәм рус дөньяларының социаль-мәдәни симбиозы – диалектикага ап-ачык мисал. Чынбарлыкта татарлар һәм руслар төрле диннәр вәкилләре, алар төрле телләрдә сөйләшәләр, аларның йола һәм традицияләре дә төрлечә. Тик бу очракта да, игътибар белән караган вакытта күп гасырлар бергә яшәү нәтиҗәсендә телләрнең, йола-традисияләрнең, хәтта диннәрнең дә үзара якынлашуын, бер-берсен баетуын күрергә була. Гомумән алганда татарларның рус һәм башка халыклар дәүләтчелеге, мәдәнияте, тормыш-көнкүреше һәм теленә биргән өлеше җентекләп өйрәнүне таләп итә. Күпме татар алынмалары рус телендә, берничә дистә мең! Шипованың “Словарь тюрксих заимствований на русском языке” яки Даль, Фасмер сүзлекләрен генә алып карагыз! Ә татар топонимнары күпме! Карпаттан алып Тын океанга кадәр киңлекләрдәге һәр бишенче топоним – татар телендә! Киевның, Харьковның үзләреннән үк башлап.
 
Кайчандыр татар дөньясы русларга дәүләтчелек төзеп биргән. Ә бүгенге көндә ул ислам дөньясында Россиянең икътисади һәм мәдәни мәнфәгатьләрен кайгыртучы булып хезмәт итә ала. Бу җәһәттән берничә ел элек Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның “Россия – ислам дөньясы” стратегик мәнфәгатьләр төркеме җитәкчсе итеп тәгаенләнүе аеруча зур әһәмияткә ия.  

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Исмәгыйль Шәңгәрәев.
 
Бу турыда Рәстәм Нургали улы үзе менә нәрсә ди: “Президентыбыз Владимир Владимирович Путин мине ислам дөньясы белән хезмәттәшлек итүдә координатор итеп тәгаенләде. Ә бу исә шуны аңлата: без үзебезнең регион кысаларында гына эшләп калмыйбыз, ә бар Россия дәүләте мәнфәгатьләрен дә кайгыртабыз. Мин үзәкнең безгә ярдәм итүен бик мөһим фоктор дип исәплим. Тик Татарстан үз өстенә инициатива алган вакытта да, аннан файда бар илгә дә килә”. Шуны билгеләп әйтеп китми булмый, Владимир Владимирович Путин Рөстәм Миңнеханов каршында ислам дөньясында Россия дәүләте мәнфәгатьләрен кайгырту бурычы гына куеп калмый, ул Татарстан президентын илебезнең ислам дине вәкилләре белән хезмәттәшлек итүгә дә җәлеп итә. Бу вакытта ул: “Безнең ислам дөнья исламының органик, табигый бер өлеше булырга, ләкин шул ук вакытта ул үз йөзен саклап калырга тиеш”, - ди.
 
 
Алда китергән факт рус һәм татар дөньяларының үзара хезмәттәшлек итә алуына  конкрет бер мисал. Әле бу бер генә өлкәдә – ислам дөньясы белән хезмәттәшлек итү өлкәсендә генә. Ә андый хезмәттәшлек өлкәләре, хезмәттәшлек юнәлешләре шактый күп булырга мөмкин. Ә аларны уңышлы тормышка ашыру – үзара килешеп, төптән уйлап эш йөртә белүдә, тел, мәдәният, дин кебек аеруча нәзәкатьле мәсьәләләрдә бер-береңә хөрмәт, ышаныч күрсәтә белүдә.
 
“Татар дөньясы” евроазия проектын эшләп, аны тормышка ашырган очракта боларның барысына да да ирешергә була. Проектта “Татар дөньясы”ның Россия геополитикасындагы роле, аның анда тоткан урыны турында стратегик караш, нәтиҗәле хезмәттәшлек потенциалын киңрәк ачу юллары урын алырга тиеш. Һәм дә боларның барысы да, Евроазия киңлекләрендә бердәм социаль-мәдәни нигезе буларак, татар һәм рус дөньяларының иҗади хезмәттәшлеге, югары рухы тантана итүе өчен. Һәм дә нәтиҗәдә ватаныбыз – Россия Федерациясе шаулап чәчәк атсын өчен!
 
Автор турында белешмә:

Исмәгыйль Шәңгәрәев – мәдәният белгече, язучы-публицист, җәмәгать эшлеклесе, “Евразия халыклары Ассамблеясе” каршындагы мәдәни-тарихи пространствоны кино-видеолаштыру Советының рәистәше, Евразия Телевидение һәм Радио Академиясе (ЕАТР) Президиумы әгъзасы.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 20.07.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»