поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.07.2018 Мәдәният

Финә Вәлиева ире турында: Илдар озак вакыт миңа роль бирмәде

Гадәттә, артист халкына тамашачысы каршысында бервакытта да югалып калмау, һәрвакыт игътибар үзәгендә булу теләге, сәхнәне чиксез ярату һәм иҗатта үзен табу, аерылып тору мәгънәсендә әрсезлек хас. Бүгенге сәхифәбезнең кунагы - Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, Башкортстан Республикасының халык артисты Финә Вәлиева. Бу гүзәл затта иплелек, оялчанлык, гадилек һәм зыялылык өстенлек итә.

Тамашачы аны шул матур сыйфатлары өчен тагын да ныграк ярата һәм хөрмәт итә.
 
БЕЛЕШМӘ
Тулы исеме: Финә Мансур кызы Вәлиева
Туган көне: 8 гыйнвар
Туган җире: Башкортстан Республикасының Тәтешле районы Гәрәбаш авылы
Яшәгән җире: Уфа шәһәре Нагаево бистәсе
Гаилә хәле: тормыш иптәше Илдар Вәлиев - режиссер, БРның атказанган артисты; кызы  Радмила - хореография колледжы студенты
Яраткан чәчкәсе: болын чәчәкләре
Яраткан аш-суы: яшелчә ашлары
Остазы: Нурия Ирсаева, Гөлли Мөбәрәкова
Мактаулы исемнәре: Башкортстан Республикасының халык артисты
Кешедә өнәмәгән сыйфатлары: “Куркаклык, чөнки бу сыйфат кешегә башка начар сыйфатларны да ябыштыра”
Тормыш девизы: “Булганына шөкер итеп, сайлаган юлдан тайпылмыйча яшәү”
 
 
ТОРМЫШ БАСКЫЧЛАРЫ
* Тәтешле районы сигезьеллык Гәрәбаш мәктәбе укучысы
* Уфа шәһәренең беренче санлы полиграфия училищесы студенты
* “Юбилейный” мәдәният йортында үзешмәкәр халык театры артисты
* Уфа дәүләт сәнгать институты студенты
* Салават башкорт драма театры актрисасы
* Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы
 
Рольләре:
* Җиһан - Х. Ибраһимов “Җизнәкәй”
* Нурсинә - Т. Миңнуллин “Эзләдем, бәгърем, сине”
* Юлбикә - Д. Салихов “Хатын түгел, аҗдаһа”
* Зөләйха - Ш. Хөсәенов “Әниемнең ак күлмәге”
* Бәнат - З. Хәким “Тыкрыкта булды бу хәл”
* Рәшидә - Г. Каюмов “Упкын өстендә уен”

- Сәхнә кешесенең көн тәртибе үзенчәлеклерәк. Сезнең көнегез ничек башлана, дәвам итә һәм тәмамлана?
- Мин - “әтәч”. Күзләрем алтыда ачыла, иртәрәк тә ачылырга мөмкин. Мәрхүм әнием: “Балам, кояш белән бергә тор, кошларның иртәнге сайрауларын ишетеп яшәргә тырыш. Тормышыңны алып бару җиңел булыр. Чөнки яңа көн башланганын күрү - зур бәхет”, - дип әйтә торган иде. Балачактан күңелгә сеңеп калгандырмы?.. 
 
Бернигә карамастан, көнемне матур итеп башларга яратам. Якыннарым торганчы, тынычлыкта калып, уйларымны туплап, берүзем генә ярты сәгать тирәсе кәһүә эчәм. Бу мизгел күңел күтәренкелеге, рәхәтлеге бирә.
 
Эшкә киткәнче, барысын да тәртипкә салмасам, минем өчен көнем бушка үткән кебек. Күбрәк гаиләгә бирелгәнмен. Иртәнге аш өлгертәм. Коймак та куярга мөмкинмен. Төшке ашларны да әзерлим. Соңрак кайтсак, әзер ризыкны җылытып, кыздырып бирү тизрәк. Гаиләдә бер-береңә яхшы мөнәсәбәтләр хөкем итсә, йортта тәртип булса, бөтен эшләр дә матур бара. 
 
Көндез театрга киләбез, кич - спектакльләр. Әллә нинди зур эш хаклары да алмыйбыз. Иң зур бәя - тулы заллар, тамашачыбыз алкышлары һәм гөлләмәләр. 
 
 
- Уйларда гына булса да, бер мизгелгә генә туган нигезгә, балачакка кайтып килик әле. 
- Дүрт малай арасында бердәнбер кыз булып үстем мин. Әнкәйнең ярдәмчесе, терәге булдым. Гел генә иркәләнеп утырырга да туры килмәде.
 
Кыз бала бигрәк тә әни җанлы була. Ничек тә ярдәм итәргә тырыша идем. Әтием - Мансур Гыймадрислам улы Гыймаев, сугыш ветераны. Гомер буе ат караучы булды, оста куллы иде, матур йортлар салды. Сугыш яралары нык борчыды, сызлануларын баса алмый, еш кына җылы мунча ләүкәсендә йоклый иде. Шул яралары 1985 нче елда аны безнең арадан алып китте. Әнием - Гыйльмикамал Гарифҗан кызы, колхозда төрле эшләрдә эшләде. Озын гомер кичерде. 2014 елда мәрхүм булды. 
 
Әнием басынкы холыклы иде. Аның бу сыйфаты миңа да күчкәндер. Тормышта да үтә ярып, күкрәк киереп йөргәннәрне өнәп җитмим. Әмма һәркем үзенчә.
 
 
- Ни өчен нәкъ артист һөнәрен сайладыгыз? Сәхнә Сезне үзенә ничек җәлеп итте? 
- Нәкъ артист булам дип кенә яшәмәдем. Һәрвакыт күңел күтәренкелеге, матурлык эзлисең бит. 
 
Гәрәбаш мәктәбен тәмамлап, 1984 елны Уфага юл алдым. Сигез сыйныф белем белән әллә кайларга укырга кереп тә булмый. Авыл бәйрәмнәрендәге концертларда еш җырлый идем. Бәлки, сәнгать училищесына укырга кереп карармын дип тә уйладым. Документларымны полиграфия училищесына тапшырдым. Әмма анда уку дәверендә бер минутымны да юкка чыгармый, сәнгать белән янәшәдә атладым.
 
“Юбилейный” мәдәният йортындагы драмтүгәрәккә йөрдем. Илшат абый Йомагулов, Зәйтүнә апа Бикбулатова һәм башкалар очрашуга килә иделәр. Без Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева иҗатында тәрбияләндек. Бик матур шәхесләр бу түгәрәктән үсеп чыкты. Ул вакытта үземне театр актеры булырмын дип күз алдына да китермәдем. 
 
Язмыштыр, 1988 нче елның 5 нче маенда иптәш кызым белән Салават театрына выездной кассир булып эшкә урнаштым. Шул көнне артистлар эш хакы алдылар, Илдар да акча алырга керде. Бухгалтер белән сөйләшә: “Театрга матур кызлар килгән икән, диләр”, - ди.
 
Төшке аш вакытында фойега чыксам, Илдар басып тора. Күрәсең, мине көткәндер. Исемемне дә белми әле. “Сылу, әйдәгез, мин Сезне кафега алып барам”, - диде. Каршы килмәдем.
 
Пилмән алды. Алар бик зурлар. Шулкадәр ашыйсы килә. Әмма авызны зур итеп ачып, ашап утырып булмый. Минем ашамаганны күргәч, матур савытта туңдырма алып килде. Ач килеш шул туңдырманы чеметеп кенә ашадым. 
 
Шулай танышып китеп, бер елдан өйләнештек. Илдарның әнисе кул салды, бер мизгел дә уйларга ирек бирмәде. Икебез ике якка гастрольләргә китәргә тиеш идек. Юлга чыгарга бер сәгать калганда, җитәкләп алып барып, загска гариза яздырды. Артистлыкка укырга керүем дә каенанамның теләге булды. Аның теләкләрен кире какмадым. Бүген генә мин каенанамның гадәтләренә билге куям, уйларымда аны сөеп алам, ул нык төпле уйлый, дөрес юлга этәрә белә торган әни булган.
 
Укырга керү уе белән яши башлагач, Илдар мине имтиханнарга әзерләде. Без Салават театры өчен курс булдык. Илдар студентларны уку өчен бар кирәкле әйберләр белән тәэмин итә иде. Һәрбер адымымда аның ярдәмен тойдым. Шулай булгач, ничек начар укыйсың да ничек начар яшисең?
 
Без бер-беребезне аңлап, матур итеп һөнәр алырга тырыштык. Илдар дүрт ел мине көндезге бүлектә укытты. Аннан үзе Мәскәүдә режиссерлар курсын тәмамлады. Соңрак, 39 яшендә укырга кереп, биш ел ГИТИСта көндезге бүлектә белем алып, режиссер буларак өлгереп кайтты. Без кызым белән икәү Салаватта яшәдек. Ул вакытта мин эшләдем. Илдар үзе дә югалып калмады. Абыйлары бик акыллы кешеләр, матур урында эшлиләр, һәрвакыт ярдәм итеп тордылар. Олы рәхмәтем аларга.
 


- Кабат сайлау мөмкинлеге булса, башка һөнәр сайлар идегезме?
- Мәктәптә укыганда, очучы буласым, командир дәрәҗәсенә күтәреләсем килә иде. “Самолет, мине дә ал!” - дип кычкырып кала идем.
 Илдарым янымда булса, башка һөнәрдә дә үземне таба алам, дип уйлыйм. Мин - авыл баласы. Бер эштән дә куркып тормыйм. Тик тормыш - матур, якыннарым бәхетле булсын! 
 
Каенанам гаилә бәхете өчен күп әйберләрдән ваз кичәргә дә мөмкин, дия иде. Аның белән килешәм. Эш һәм гаиләне үлчәүгә салсам, гаиләмне сайлыйм.
 
- Бер өлкәдә эшләү гаиләдә каршылыклар тудырмыймы?
- Бармы икән соң алар? Юк, дип уйлыйм. Бер өлкәдә эшләгәч, безнең сөйләшер сүзләребез дә уртак. Алган исемнәремдә дә Илдарның өлеше зур. Тормышта ир-ат – ат, хатын-кыз – арба, дип исәплим. Әмма Илдар арбаны алга этә. Сәнгатьтә мине тизрәк үз юлын табар дип уйлады һәм ышанды. 
 
- Илдар Иршат улы үзе куйган спектакльләрдә Сезгә роль тәкъдим итәме? Бу мәсьәләдә ниндидер өстенлек бирмиме? Чөнки ул, башка артистларга караганда, Сезнең мөмкинлекләрегезне яхшырак белә торгандыр. 
- Илдар - театрны үстерү өмете белән режиссер белемен туплап кайткан кеше. Күңеле аша үткәргән, тамашачысына әйтер сүзе булган пьесалар сайлый ул. Роль бүлгәндә дә, бу артист миңа ошый, монысы ошамый дип түгел, ә аларны бик яхшы белгәнлектән, бик озак вакыт уйлана. Үзенең бүлмәсенә бикләнә дә эшли. 
 
“Нур”да эшли башлагач, яңа театр, яңа атмосферага чумдык. Монда берсеннән-берсе чагу артистлар. Илдар озак вакыт миңа роль бирмәде. Аттестация вакытында: “Ник роль бирмисез?” - дип, шелтә дә эшләделәр үзенә. Әмма эшсез утырмадым. Башка режиссерлар үз спектакльләренә алды, бик уңышлы рольләрем булды. Илдарым куйган спектакльләрдә катнашсам, тагын да бәхетлерәкмен. 
 
 
- Режиссер һәм гаилә башлыгы буларак, нинди сыйфатларын билгеләр идегез?
- Илдар - артистлар гаиләсеннән. Әнисе - Зөлфирә Вәлиева, әтисе - Башкортстанның халык артисты Иршат Вәлиев. Матур гаиләдә өч малай үскәннәр. Әни улларын тәрбиялим дип, эшеннән дә китәргә мәҗбүр булган. Аннан әти ун ел чирләп ятты. Әни һәрвакыт аның янында булды. “Тормыш - ул хатын-кыз кулында”, дигән кебек матур сүзләр әйтә иде ул. Улларын да: “Бу - ир-ат эше, бу - хатын-кыз эше”, дип үстермәгән. Нәкъ гаиләне саклый белә торган кеше, гаилә башлыгы итеп тәрбияләгән.
Илдар - төпле, сабыр холыклы. Сайлаган һөнәренә, гаиләсенә тугры. Үзенчәлекле кеше. Читтән карап торганда, аның кебекләр турында “одинокий волк” дип тә әйтәләр. Әйткән сүзен үти. Аның өчен йөзен югалту - иң куркынычы. Чөнки ул - Илдар Вәлиев!
Бер генә әйберне өнәмим: Илдар соң ята. Иҗат эше төнге уникедән соң башлана. Йокламыйча да эшкә килергә мөмкин. Әмма моның сәламәтлеккә начар тәэсир итүе ихтимал.

- Илдар Вәлиев март аенда Гафур Каюмовның “Упкын өстендә уен” драмасын сәхнәгә чыгарды. Нинди тәэссоратлар калдырды бу спектакль?
- Бу әсәр аның күңелендә күптән урын алган иде. Гаилә һәм туганнар мөнәсәбәтләре аны бервакытта да битараф калдырмый. Тамашачыларыбыз да уйлансыннар, үзара матур яшәсеннәр, дигән нияттә бу әсәргә тукталгандыр. Әйе, бүгенге тормыш матур ул. Әмма тормыш агымының тизлегеннәнме, бер-беребезне күрмибез дә, таптап китәргә дә мөмкинбез.
Күп тамашачылардан матур сүзләр булды. Тетрәндереп, бер апа: “Әниемне алып килергә иде, безнең гаиләдә дә шундый хәл булды. Әмма яраларын яңартмыйм дип, кире уйладым”, - диде. 

- “Нур” театрының Сезнең язмышыгыздагы, тормышыгыздагы урыны? 
- 2003 елда Салават театрыннан “Нур” театрына күчтек. Уфа безне колач җәеп каршы алды. Шултиклем матур мохиткә килеп эләктек. Матур коллектив, матур эшләр башкарылды. Яратам мин үзебезнең театрны! Гаиләм кебек якын ул! Тормыш булгач, төрле хәлләр дә була торгандыр. Әмма безнең театрда ыгы-зыгылар туса да, тиз генә юкка чыга. 
2013 елда Башкортстанның халык артисты исеменә лаек булдым. Бу исем күктән төшмәде. Хезмәттәшләремә, җитәкчелеккә зур рәхмәт!

- Сез бәхетле кешеме? Сәхнәдә героегызның кичерешләрен күңелегез аша үткәрү өчен ниндидер хәл-вакыйгаларны үз тормышыгыздан алганыгыз булдымы? Гомумән, рольгә ничек керәсез?
- Бар яклап бәхетле кешемен. Сигезенче гыйнварда туганмын. Сигез – иксез-чиксезлек саны. Минем тормышым үзенчәлекле, сәхнәдә рольләрем үзенчәлекле. Тормышымда булган охшаш вакыйгаларны уйнаганым булмады. Образлар минем өчен яңалык, яңа кеше булып күңелемә килеп керәләр.
Режиссер нинди максатлар куя бит? Рольгә керүне без “яшибез”, дип әйтәбез. Ә менә театрдан чыгу белән, минем үз тормышым башлана.
 
- Ял мизгелләрен ничек үткәрәсез? Театр дөньясыннан тыш яраткан шөгыльләрегез бармы?
- Шәһәрдән читтә Нагаево бистәсендә яшибез. Театрдан - 23 чакрым. Спектакльдән соң берүзем руль артында кайтырга яратам. Юллар яхшы, тирә-якта табигать искиткеч матур. Уйларым белән балачакларыма да кайтып киләм. Шушы мизгел минем өчен ялдыр.
Авылда яшәгәч, бакча эшләре белән дә мәшгульмен. Гөлләр дә үстерәм. Буш вакытта Илдар белән пьесалар да укыйбыз.
Кызым белән ике атна Төркиядә ял иттек. Иртән Уфа аэропортына килеп төштек. Туган як һавасын сулап туя алмадым. Шулкадәр сагынганмын. Моны сүз белән генә аңлату мөмкин түгел. Җыр да бар бит: 
Исем китми читтә үскән 
Әфлисунга, бананга.
Үз илемдә рәхәт миңа,
Бәрәңге бакчасында...
Мин - өй кешесе, шул ук вакытта театрны да бик яратам.

- Кызыгыз белән дә якыннанрак таныштырсагыз иде? Ул дә сәхнә юлын дәвам итәчәкме?
- Радмила миннән аерылып тора, ул әтисе ягына тарткан. Уйлап эш итә. Куйган максатына тиз барып җитәргә тырыша. 
Гаиләдә бердәнбер бала булуына карамастан, эгоист түгел. Матур гадәтләр белән, олыларны – олылап, кечеләрне кече итеп, иманлы җанлы, җәмгыятькә кирәкле кеше итеп тәрбияләргә тырыштык. 
 
Кызыбыз балачактан төрле түгәрәкләргә йөрде: рәсем, бию, фортепьяно. Театр белән мин Казанда гастрольләрдә чакта, әтисе белән барып, Рудольф Нуреев исемендәге хореография колледжына имтихан биргәннәр. Кайтуыма кызым студент булган. Бар имтиханнарын да гел “бишкә” тапшырган. Дүртенче сыйныфны тәмамлап, бишенче сыйныфка барды. Бүгенге көнне икенче курста укый. Бик көчле укытучы Айслу Ганиева-Панина сыйныфында белем ала. 2017 елның ноябрь аенда Радмила Мәскәүдә бөтендөнья балет артистлары һәм хореографлар конкурсында катнашты. Сиксән бала арасыннан сигезе финалга чыкты. Радмилабыз да дипломант булды. Бик авыр һөнәр сайлады. Иң-иң чыдамнар гына бу өлкәдә эшли ала. Кызыбызга матур уңышлар телибез!
 
- Тамашачыларга, гәзит укучыларына нинди теләкләр юллар идегез?
- “Нур” тамашачысы безне беркайчан да ятим итеп калдырмасын! Театрга балалары белән килсеннәр! Киләчәктә язмышларыбыз алар кулына калачак бит! Җәмгыятькә, тамашачыларга әйтер сүзләребез – тормышны матурлау, балаларыбызга ниндидер тәрбия бирү. Максатыбыз да шул. Заллар тулы тамашачыларыбыз булса, безнең өчен зуррак куаныч юк. “Диләфрүз” гәзитенең дә аудиториясе зур. Алар шулай ук безнең тамашачылар. 
Һәркемгә сәламәтлек телим. Сәламәт булсак, театрга да йөрибез, яраткан гәзит-журналларыбызны да укыйбыз.
 
- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! Иҗади гаиләгә иҗади уңышлар телибез! Тамашачы мәхәббәте сүрелмәсен, алкышлары тынмасын! 
- Рәхмәт! “Диләфрүз”нең каләмнәре һәрвакыт янып, укучылары саны артып торсын! 
 
 
Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА.
 “Диләфрүз” гәзитенең июль саныннан (2018 ел).

Син әйтәсең, үзгәргәнсең дисең!
Син бит мине үзең үзгәрттең:
Судан – утка, уттан суга ташлап,
Нык булырга мине өйрәттең.
Сагынамын, дисең, үткәннәрне,
Бергә булган матур көннәрне.
Сорамыйсың нигә, минсез ничек
Үткәрдең дип озын төннәрне?
Үзгәрмәдем, мин һаман шул,
Оныткандыр дип уйлама!
Зур хәрефләр белән исемең
Күңел дәфтәрендә саклана.
Фина ВӘЛИЕВА
 
 
 
 

---
Диләфрүз
№ --- | 19.07.2018
Диләфрүз печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»