поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.07.2018 Җәмгыять

«Тараканнар барлыкка килүдә йортта яшәүчеләр үзләре гаепле»

Телеграмм-каналда Казанның Гарифҗанов урамы, 38 нче йортның подъезд алдына тараканнар ияләшкән, дигән хәбәр чыкты. Имештер, моны шул йортта яшәүчеләр хәбәр иткән. Фотосурәт тә куелган. Тараканнар подъезд тирәсен уратып алганга, кешеләр өйләренә дә керә алмый, аларның башларына һәм киемнәренә очып төшәләр, дип тә язылган. Хәбәрнең дөресме-юкмы булуын ачыклар өчен, без шул йортка киттек.

38 нче йортның беренче катында яшәүчеләр бу хәбәрне бездән беренче генә ишетте. Йортыбыз бик чиста, капиталь ремонт ясалды, мондый хәлне күргәнебез юк, диделәр. Аларның сүзен шушы йортка хезмәт күрсәтүче хат ташучы да җөпләде. Бөтен йортның подъездларын да карап чыктык. Тараканнар беркая да юк. Йорт алдында сөйләшкән кешеләребез тараканнарның булмавын беравыздан әйтте. Йортның дивары да, болдыр алды да, идәне дә, асфальты да фотодагы сурәткә туры килми. 38 нче йорт кына түгел, 38 нче а, 38 нче б йортларын да карап чыктый. Йортлар арасында әрле-бирле йөргәндә, ике йорт арасындагы җылылык камерасына тап булдык. Фотода шул сурәтләнгән икән.
 
 
Ул да түгел, безнең янга ике кеше килеп туктады. Фотога төшерүебезне күргәч, кем булуыбыз белән кызыксындылар. Үзләре Уют-сервис” идарәче компания хезмәткәрләре булып чыкты. Алар да шул фотодагы хәлнең дөресме-юкмы икәнлеген тикшерергә чыкканнар. Баш инңенерның урынбасары Руслан Насыйров әйтүенчә, җылылык камерасы өчен алар җавап бирми.
 
– Без йортлар һәм алар янындагы участок өчен генә җаваплы. Йортларны аена бер тапкыр тараканнарга, тычканнарга каршы препаратлар белән эшкәртәбез. Аның өчен махсус подряд оешмага мөрәҗәгать итәбез. Тараканнар булса, йортларда яшәүчеләр безгә хәбәр иткән булыр иде, бернинди дә шикаять булмады. Бу фото көз көне яки яз көне төшерелгән булырга тиеш. Ул вакытта Роспотребнадзор карап йөргән дип ишеттек. Алар аны Казэнергога җибәргән булырга тиеш. Җылылык камерасы аларга карый, – диде ул безгә.
 
 
Айдар исемле инженер әйтүенчә, тараканнар барлыкка килүдә йортта яшәүчеләр үзләре дә гаепле.
– Күгәрченнәрне ашатабыз дип, кәстрүл белән әчегән ашларын алып чыгып сибәләр. Алар үзләре үк санитария шартларын бозалар, – ди ул.
“Казэнерго” компаниясендә исә безгә әлеге йорт тирәсенең аларга каравын, әмма тараканнар турында беренче тапкыр ишетүләрен, әлеге уңайдан шикаять буламавын әйттеләр.


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 18.07.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»