поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.03.2010 Интернет

"КОЙМАК" НИНДИ БУЛЫР

Бердәм дәүләт имтиханнарын бары тик урыс телендә генә тапшыруны таләп итү карары мәктәпләрдә татар телен бетерүгә беренче адым булды. Икенче адым исә мәктәпләрнең укыту планнарыннан милли компонентны кыскартудан гыйбарәт. Инде хәзер өченче этап якыная. "Өченче бомба” 2010 елның 31 декабрендә “шартлаячак”. Милли телләрне кысырыклауга юнәлтелгән бу карарга Русия президенты ике ел элек кул куйган. Указны гамәлгә ашыру вакыты итеп, 2010 елның 31 декабре билгеләнгән. Бу указ мәктәпләрнең информацион технологияләре турында. Аның ахыргы нәтиҗәсенә төшенү өчен компьютер, ягъни информацион технологияләр турында берникадәр мәгълүматлы булу кирәк. Төшендерергә тырышып карыйм.

Өр-яңа компьютерны заводта яки компьютер салонында җыеп бетергәндә ул “яза”да, “җырлый” да, гомумән безгә бернинди хезмәт тә күрсәтә белми. Аның “башы” буш була. Бу вакытта анда кабул итә торган бер бәләкәй генә программа эшли. Компьютерны “эшләтеп җибәрү” өчен, аның хәтеренә “операцион система” дигән программа урнаштыралар. Дөньяда хәзер компьютерлар өчен күп төрле операцион системалар бар. Иң киң таралганы “Windows” дип атала. Ул татарчага “тәрәзә” дип тәрҗемә ителә. “Windows” сүзе бу язмада күп кулланылачак, шуңа күрә, аны кыскартып “Win” дип кенә атыйм. “Win” – Американың “Microsoft” ширкәте продукциясе. Соңгы 20 елда бу ширкәт үз продукциясен сатып, дөньядагы иң бай компанияләрнең берсенә әверелде. 1995 елда “Win95” уйлап табылгач, аның дәрәҗәсе бигрәк тә артты. Чираттагы яңалыкны “Win98” алып килде. 2000 елдагысын “WinNT” дип атадылар, 2003 елда “WinXP”, аннары “Win7” туды. "Microsoft" компаниясенең 2000 елга кадәр эшләгән операцион системаларының Русиягә сатылган вариантлары ярдәмендә бары тик ике генә телнең әлифбасын кулланып була иде. Инглиз һәм урыс телләрен. Дөньядагы башка милләт программистлары да үзәлифбаларын компьютер эшчәнлегендә куллану буенча эш йөртә башладылар. Шул исәптән, татар программистлары да. Кириллицага өстәлгән 6 татар хәрефен компьютерга кертү буенча һәркем үзенчә эшләргә алынды. Татар алфавитындагы 6 хәрефе өчен дистәдән артык төрдәге өстәмә программалар барлыкка килде. Ләкин ул программалар бер-берсен танымый торган булып чыктылар. Әйтик, мин үз компьютерымда татарча текст язып алып киләм икән, синең компьютерга нәкъ миндәге шикелле программа урнаштырылмаган булса, ул минем язманы танып укый алмый. Ул чорда Татарстан Хөкүмәте кайсы программаны гомуми-уртак дип танырга дигән карар да кабул итәргә тырышты. Уку йортлары һәм мәктәпләр – Җәүдәт Сөләймановның “Сәләт”леләре эшләгән, ә газета-журнал редакцияләре КАИ студентлары эшләгән “Җәһәт” программасының татар шрифтларына өстенлек бирделәр.

 

Ниһаять, 2000 елда “Microsoft” ширкәте үзенең операцион системаларына дөньяда киң таралган телләр өчен стандарт “тел панельләре” (языковые панели) "беркетте". Бездә кулланыла торган “Win”ның хәзерге оперативкасында 100 гә якын тел бар: әзербайҗан теленнән башлап эстон теленә кадәр. Без, нигездә, аның өчесен генә кулланабыз – инглиз, урыс һәм татар шрифтларын. Бик җайлы. Бер әлифбадан икенчесенә күчү өчен клавиатураның ике төймәсенә генә басарга кирәк. Интернетта да татарча текстлар язу өчен нәкъ менә шушы программа кулланыла.

 

Сүз башым бит Шүрәле, дигәндәй, сүзне мин Русия президенты указыннан башлаган идем. Нәкъ менә 2010 елның 31 декабрендә мәктәпләрдә кулланыла торган “Win” программаларына нокта куела. Бу көннән башлап, аларны мәктәпләрдә куллану тыела. Эш шунда ки, “Win” программасы “Microsoft”тан сатып алына. Аның бәясе арзан түгел. Моннан соң мәктәпләр өчен президент “Win”ны сатып алырга теләми. Өйләрдәге комьютерларда да без шул ук “Win”ны кулланабыз. Әмма алар лицензияле түгел, ә "пиратский". Кем кайдан нәрсә таба – шуны куллана. Ә оешмаларда һәм шул исәптән мәктәпләрдә "пиратский" программаларны файдалану закон нигезендә катгый тыела. Моннан 3 ел элек, Пермь краенда бер мәктәп директорын “мәктәп компьютерына "пиратский" программа урнаштырган” дип суд эскәмиясенә утырттылар. 2010 елның 31 декабреннән соң бер генә мәктәп директоры да, бер генә информатика укытучысы да үз өстенә өстәмә җаваплылык алмаячак. Хәзердән үк мәктәп компьютерларын прокуратура тикшерәчәк дип кисәтеп куйдылар. 2011 елның 1 гыйнварыннан мәктәпләрнең фән кабинетларындагы, директор яки завуч бүлмәләрендәге компьютерлардан “Win” оперативкалары алыначак. Дөрес, мәктәпнең үз акчасына лицензияләнгән “Win”нар сатып алып кую варианты бар. Әмма аларны алу өчен шактый акча кирәк шул.

 

Мәктәпләрдән “Win”нарны “алып ташлау ” әле ул мәктәпләрдә компьютер технологиясен юкка чыгару дигән сүз түгел. Бу юнәлештә инде дистә ел дәвамында күпкырлы эш алып барыла. 2008 елда ук мәктәпләргә сынау тәртибендә өр-яңа операцион система программалары кайтарылды. Ул “Linux” дип атала. Кыскартып аны “Lin” дип кенә атыйк. “Win” тарихы 1970 елларда , "Lin" тарихы исә 1960 елларда шул ук, Америкада башланган. Аннары ташланган. 1990 елларда бер фин студенты аны үзенеке дип кабул итеп, шактый үстереп җибәргән. Хәзерге вакытта "Lin"ның чын хуҗасы юк. Ул беркемнеке дә түгел. Шуңа күрә ул ирекле дип атала, беркем тарафыннан да сатылмый. Турысын гына әйткәндә, аны килмешәк операцион система дип атарга мөмкин. Аңа кем нинди үзенчә өстәмә кертә алган, шуның кадәр өстәгән. Җыелма оперативка ул. Урыс программистлары да аңа үзләреннән шактый өлеш керткән. Һәм менә шул “ботка-боламык”ны тугылап, мәктәпләргә тәкъдим иттеләр. Мәктәпләргә әлеге “ботка”ның 5-6 төрле варианты өләшенде. Беренче карашка “Lin”ның “Win” белән чагыштырганда шактый өстенлекләре күренә. Иң беренчесе, ул ирекле. Ягъни бушлай таратыла. (Монда нигәдер, урысның “бушлай сыр тычкан тәбесендә генә була” дигән әйтеме искә төште). Куллану өчен бернинди лицензия дә кирәк түгел. Мәктәптә генә түгел, өй компьютерына да алып кайтып урнаштырып була. Дусларыңа да өләшергә мөмкин. Икенче бер өстенлеге шунда, бу оперативканы урнаштырганда, автомат рәвештә офис программалары да урнаштырыла. “Win”да алай түгел. Әйтик, текст язу, электрон таблицалар белән эшләү, мәгълүматлар базасы, фоторәсемнәр белән эшләү, сызымнар сызу, DVD яздыру, аудио-видео файлларны редакцияләү кебек һәм башка күптөрле программаларны өстәмә сатып алырга һәм берәм-берәм урнаштырырга кирәк. Ә “Lin”да исә, барысы да бар. Компьютерыңның “баш чүмеченә” бөтенесен дә тутырып куя. “Баш чүмече”нең хәтере генә җитсен. Әмма мәктәпләрнең информатика кабинетларындагы компьютерлар бик нык “картайган” шул. Аларның оператив хәтере бик аз. Аларга “Lin”нең иң примитив өлешен генә куярга мөмкин. Ул гына да түгел. Заманча компьютерга куела торган оперативкага төрле фәннәр буенча укыту программалары да тутырганнар: математикадан, химиядән, физикадан, астрономиядән һәм башкалардан. Начармыни? Яхшы бит! Тагын шунысы да бар: “Lin”га компьютер вируслары да ояламый икән. Әлегә! Моңарчы киң кулланышка кермәгәч, вирус ясаучылар Lin өчен вирус ясап азапланмаганнар бугай. Вирус ясаучылар антивирус ширкәтләре белән берләшеп эшлиләр ди бит. Антивирус сатудан кергән табыш вирус ясаучыларга да эләгәдер, мөгаен. Системалы рәвештә яңа вируслар ясап тормасаң, антивирусны яңартып торуның кирәге калмас иде. Шулай итеп, минем аңлавымча, әлегә “Lin”нең вирусы да, антивирусы да юк булса кирәк. Хәзер “Lin”ның кайбер “минус”ларына килик. Хәзерге вакытта мәктәпләрдә министрлык аша кайтарылган төрле фәннәр буенча кулланыла торган йөзләгән төрдәге мультимедиа программалары бар. Алар барысы да “Win”да куллану өчен яраклашкан. Боларның берсен дә “Lin”да кулланып булмаячак. Хәзерге вакытта укытучыларның компьютерда үзләре төзегән материаллары шактый. Аларны “Lin”да куллануда кайбер проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән “Win”да язылган текстлар “Lin”да укыла. Хәтта татар хәрефле текстлар да. Әмма татарча текстларны укып кына була, клавиатура ярдәмендә төзәтеп, ягъни редакцияләп булмый. “Кисеп алып ябыштыру” ысулын куллансаң гына инде. Текстлы документларны “Lin”га күчергәндә шрифт формалары үзгәргәнлектән, таблицаларда язылган мәгълүматлар – элеккеге баганаларга, бер биттәге язмалар шул биткә генә сыешмаска мөмкин. Анысына гына түзәргә туры килер. Хәзерге вакытта укытучыларның төрле фәннәрдән, төрле темаларга үзләре эшләгән компьютер презентацияләре дә шактый күп. “Win”да эшләнгән презентацияләр “Lin”да ачылуын ачыла. Әмма “Win”кадрлары “Lin” кадрына сыешып бетми. Рәсем-фотоларның яки текстларның бер өлеше күренеп бетмәскә мөмкин. Әлегә мәктәпләргә “Lin” өчен принтерлар һәм сканерлар өчен драйвер программалары да кайтарылмады. Алардан башка ул аппаратлар “Lin”да эшләми. Алары булыр. Кайтарырлар. Ә менә татар телендәге текстларны кулланып язуда шактый ук кыенлыклар булырга мөмкин.

 

Рәсми рәвештә “Lin”ның интерфейсы, ягъни аралашу формасы өч телдә эшләнгән. “Lin”ны компьютерга урнаштырганда өч телнең берсен сайлап алу мөмкинлеге бирелгән: урыс, татар һәм украин телләре.Беренче вариантны урнаштырган очракта интерфейс рус телендә була, текст язганда ике алфавитны гына кулланып була: инглиз һәм рус. Икенче вариант белән урнаштырганда интерфейс (компьютер белән кулланучы арасында аралашу) татар телендә килеп чыга. Кирилл хәрефләре белән түгел, ә латин графикасында. “Lin”ны бу вариант белән урнаштырганда урыс алфавитындагы щ, ж, ц, ь, ъ, ё хәрефләрен клавиатура аша язып булмый. Шуңа күрә, бу вариант урыс мәктәпләренә генә түгел, татар мәктәпләре өчен дә бармый. Урыс хәрефләреннән башка без берничек тә яши алмыйбыз. Ике вариантны берьюлы компьютерга куеп булмый. Безгә бары тик бер генә вариант кала. Бу – урыс телендәге. Әмма бу вариантта татар хәрефләрен клавиатурада язып булмый. Дөрес, узган гасырда “Win95”. “Win98”ләргә тагылган “бишенче тәгәрмәч” рәвешендә, “Lin”га татар хәрефләре өчен өстәмә программалар куеп булачак. Интернетта мондый өстәмәләр татар, мари, чуаш, удмурт телләре өчен бар бугай инде. Әмма алар "Lin"ның оперативкасына барыбер “ямаулык” рәвешен алачак.

 

Русия Хөкүмәте “Lin” оперативкасын мәҗбүриләп мәктәпләргә кертү юнәлешендә шактый эш башкарды инде. 2008 елда “Lin”не мәктәпләрдә куллану буенча укыту программаларына ил күләмендә бәйге игълан итте. “Lin” кулланып, программалар төзү бәйгесендә 600дән артык укытучы катнашты. Шуның 200 гә якыны Татарстаннан иде. Бәйгедә катнашкан 600 укытучының 100 е җиңүче дип игълан ителде. Аларга “нетбук” дип аталган бәләкәй компьютерлар бирелде. Бәйгедә мин дә катнашып, нетбукка ия булдым. Татарстаннан җиңүчеләр саны 25 иде. 100 җиңүченең дә эшләре Интернетка куелды. Хәзер эшләрне карау, тәҗрибә уртаклашу бара. “Lin”нең укыту-мәктәп системасында куллану мөмкинлеге шактый киң күренә. 2009 елдан һәр районда, һәр мәктәптә укытучыларны да “Lin” оперативкасында эшләргә өйрәтү башланды. Ул план нигезендә алып барыла. “Ботка-боламык” кайный. Беренче “коймак” 2011 елга аяк баскач “авыз итәрлек” булыр.


Рәфхәт ЗАРИПОВ
Татарстан яшьләре
№ | 19.03.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»