поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.03.2010 Ир белән хатын

ӨЙЛӘНМӘГӘННЕҢ ТАМЫРЫ КОРЫР

Казанда беренче тапкыр Яучылар җыены узды. Аның төп оештыручысы – Татарстан мөслимәләр берлеге. Татарстан һәм Русия төбәкләреннән парларны кавыштыручыларны бергә туплап, яучылар институтын торгызу эшен башлауга берничә омтылыш булды, ләкин җыен тоткарланды. Ниһаять, очрашып, мәсьәләләр турында фикер алышу булды. Конференциядә Татарстан, Удмуртия, Самара, Саратов, Түбән Новгород, Мәскәү, Омск, Екатеринбургтан килгән ханымнар катнашты. Үзара аралашу белән беррәттән, тәҗрибә уртаклашу һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалаучы, рухи-әхлакый традицияләрне саклаучы Яучылар берләшмәсен төзү максаты да куелды.

Җыенның беренче рәсми өлеше урысча барды, чиновниклар артык күп чакырылганга күрә, очрашуда гомуми сүз сөйләү, хисап тоту булды.

 

ТР Фәннәр академиясе каршындагы Гаилә һәм демографияне өйрәнүче фәнни тикшеренү үзәк мәгълүматларына караганда, соңгы елларда бала тудырып, тәрбияләргә теләмәгән гаиләләр саны арткан. Алар 7 % тәшкил итә, бу – Көнбатыш яшәү рәвеше тәэсире. Татарстанда һәр дүртенче гаилә баласыз, алар үзләре өчен генә яши дигән сүзләр яңгырады.

 

– Аерылышуларның саны артуның да сәбәбе – ул бер балалы гаиләләрнең күп булуы, – дип сөйләде галимә Флюра Илдарханова. – Әти-әнисе куенында назланып, иркәләнеп үскән кыз бала балигъ булгач, шундый ук гаиләдә тәрбияләнгән егет белән очрашып гаилә кора. Ләкин эгоизм чиктән ашкан була, алар бер-берсенә чыдый алмый, юл куймый, нәтиҗәдә аерылышалар.

 

Ялгыз кешеләр саны арта. Алар йә киләчәк турында уйламаучы җилбәзәк кешеләр, йә карьерачылар.

 

40 яшькә кадәр бер дә өйләнмәгән ирләр авылда эшсез ята, үзенә пар таба алмый. Ә кызлар яхшы тормыш турында хыялланып шәһәргә чыгып китә. Нәтиҗәдә кавышмаган, ялгызлыктан интегүче, бәхетсез кешеләр көннән-көн арта. Бу очракта яучылар роле гаять зур.

 

Элек һәр авылда, шәһәрнең татар бистәләренең һәр мәхәлләсендә яучы булган. Ул мәхәлләдәге һәрбер гаиләне, җиде буынга кадәр нәселләрен өйрәнгән, шуңа да кайсы егеткә нинди кыз туры килгәнен аңлаган һәм кавыштырганда бик сирәк ялгышкан. Халык арасында яучы абруй казанган шәхес була.

 

– Мөслим районында ялгызлар мәсьәләсе бик кискен тора, бу республика буенча һәр авылга хас күренеш, – ди Мөслим авылы Советы башлыгы урынбасары Лилия Садриева. – Районда 23 мең кеше яши, шулардан 30 яшьтән арткан 646 буйдак барлыгы ачыкланды. Коточкыч хәл. Элек авылларда буйдаклар булмаган, яучы әбиләр яшьләрне парлаштыруда күп көч салган һәм әҗерен дә, савабын да күргән. Аксагын аксакка, чукрагын чукракка ярәштергәннәр, берсе дә парсыз калмаган.

 

Районыбызның Мөслимәләр берлеге башлыгы Рузалия Ибраһимова “Кайда син, насыйп ярым?” исемле клуб оештырып җибәрде. 2 ел эчендә кичәләрдә 300 дән артык буйдак ир, 200 дән артык ялгыз хатын-кыз катнашты. Анкеталар булдырылды. Беренче кичәгә күрше Азнакай, Минзәлә, Сарман районнарында яшәүче ялгызларны кунакка дәштек. Һәрберсе кавышмаса да, аларның өметләре уянды, кавышу теләге артты. Беренче очрашудан соң 6 пар барлыкка килде, 12 кешене башлы-күзле, бәхетле иттек дигән сүз бу.

 

Әлмәттән табибә һәм яучы һөнәрләрен берләштергән Мөнирә Сафуанова: “Гүзәл затлар үзләренең вазыйфаларын оныта, төп бурыч – карьера ясау түгел, ә гаилә учагын саклау, балалар табу, тәрбияләү. Авылда да бәхетле тормыш корып була, хәзер биредә шәһәрнекеннән ким булмаган шартлар тудырылган”, – дип әйтте.

 

– Татарстанда катнаш никахлар 40-42 % тәшкил итә, мин ачыктан-ачык мондый гаиләләргә каршы, чөнки бу татарны бетерүгә илтә торган күренеш, – дип сөйләде язучы, “Татар гаиләсе” фонды директоры Туфан Миңнуллин. – Русия хакимиятенә чуваш, удмурт, татар гаиләләре кирәкми. Моңа дәлил итеп, Мәскәү чыгарган законнарны атап була, урыс телендә генә укырга тиеш, диләр икән, алар гаиләләрнең дә урыслашуын тели. Ходай тарафыннан яратылган милләт буларак, без үзебезне сакларга тиеш. Һичшиксез, мәхәббәт бар, ләкин икенче милләт вәкиленә карата мәхәббәт берничек тә 42 % тәшкил итә алмый. Башка милләт белән кавышканда кемгәдер иренең яки хатынының телен, динен, мәдәниятен алырга туры килә. Барыбер ике милләтнең бер вәкиле югала.

 

Яучыларыбыз глобальләшү процессы заманында демография мәсьәләләре белән тирәнтен коралланырга, алар үз һәм чит милләтләрнең гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен, яшәү рәвешләрен белергә, аңларга тиеш. Таныштырган вакытта яучы егет белән кызны гына түгел, ике гаилә, нәселне, халыкларны да бәйләвен онытмаска тиеш.

 

Яучы вазыйфасы авыр, катлаулы. Барлык ышаныч хатын-кызларда! Без алардан эш аты ясап, ирләрне чүпрәк иттек. Хатын-кыз булсам, мин дә кияүгә чыгар алдыннан ныклап уйланыр идем. Ялкау, авылда эчеп ятучы иргә тормышка чыкмас идем. Гаилә тотарлык ирләр бетеп бара.

 

Җыенда Казаннан яучылар катнашты, ләкин аларның эшчәнлекләре күбрәк никах агентлыгы белән акча эшләүгә корылган, аннары татарны татар белән кавыштыру бурычын да куймыйлар. Туры килгән, бер-берсенә ошаганнарны кавыштыралар. Казанда татарлар, мөселманнарга гына хезмәт итүче яучылар юк диярлек. Андыйлар күбрәк Мәскәү, Түбән Новгородта эш итә, үзара конкурентлыкта көч сынаша.

 

– Яучылык һөнәрем очраклы рәвештә башланды. Хәзрәтне бер кыз белән таныштырдым, өйләнештеләр, Ходайның рәхмәте белән аларның өч баласы үсеп килә. Аннары хезмәттәшемне таныштырдым, бер-берсен ошатып, кавыштылар. Әкренләп “фәлән ханым таныштыра, кияүгә чыгарга булыша” дигән сүзләр йөри башлады, – ди Зилә ханым Әхмәдуллина. – Яучы булу зур җаваплылык, мондый саваплы эшкә алынган кеше тәүлекнең 24 сәгатендә киңәш, ярдәм сорап килүләренә әзер булырга тиеш. Туган көнеңме, башка бәйрәмме, төнме-иртәме – исәпкә алмыйсың. Таныштырган кеше өчен дә җаваплы булырга туры килә, кыз белән егет туры килмәсә яисә ачуланышса, яучыны гаепләячәк. Ул араларын җайларга тиеш. Кешеләрдә ышаныч тудырыр өчен проблемаларын үзеңнеке итеп кабул итәргә кирәк. Яучы – психолог, гаилә консультанты да!


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 10 | 19.03.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»