поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.07.2018 Хәвеф-хәтәр

Татарстанда WhatsApp аша йөрүче хәбәр яртылаш дөрес. Ә чыны болай

"Арыга кунакка килгән баланы елан чаккан ди җиләк җыйганда. Бактачы малае 10 яшьлек..." WhatsAppта соңгы көннәрдә әнә шундый хәбәр йөрде. Яртылаш дөрес бу. Ә чыны болай.

12 июль көнне Бактачы авылының ике баласы - апалы-энеле Хөсәеновлар  үзләренең бакчалары артындагы елга-болынга җир җиләге җыярга китәләр. Өйдә күңелләре сизгән күк кисәткән  әбисе белән дәү апаларының "Бармагыз, Алла сакласын..." дигән сүзләренә дә колак салмыйлар. Җиләк чоры, җитмәсә бакча башында сырылып җиләк үссен дә, син тик ят.  Гел җыялар әле...   Декабрьдә 10 яше туласы Ислам белән озакламый 15 яше туласы  апасы Илүзә дә шулай уйлый. Аннан соң кайсыбыз хәвеф турында алдан уйлап тора. Күңел очынган чак, җиләк исе борынны кытыклый.
 
- Озак та үтми "Елан чакты...",  дип кайтып керделәр. Кара елан безнең болыннарда элек тә бар иде ул. Быел бигрәк күп. Исламның аягын кара елан чаккан, бәхеткә каршы апасы югалып калмаган, елан чаккан урында барлыкка килгән шешне сыта белгән. Өйгә алып кайткан. Фельдшерга мөрәҗәгать иттек. Ары - Бактачы авыллары фельдшеры Әлфирә белән Әтнә район үзәк больницасына алып бардык. Табиблар турында төрлечә сөйлиләр, ә без гаиләбез белән район үзәк больницасының универсаль табибы Искәндәр Әхмәт улына бик рәхмәтле. "Беренче ярдәмне бик вакытлы һәм бик дөрес итеп күрсәткәннәр"- диделәр ДРКБ табиблары. Искәндәр Әхмәт улы ярдәм күрсәтеп кенә калмыйча, "Ашыгыч ярдәм" машинасында  безне Казан больницасына озата барды, табиблар белән үзе сөйләште, аңлатасын аңлатты...- диләр Бактачыда яшәүче Хөсәеновлар.
 
Табибны мактасалар да,  әтисе Ирек тә югалып калмый, Исламның елан чаккан аягының  зыян күргән өлешен, тагын бер кат кысып,  канын  кабат чыгара.  Күп итеп сыеклык эчертә. Гаиләнең, кыз белән атаның,  кадерле минутларны бушка үткәрмәве нәтиҗәсендә, Исламның хәле, сөбханалла, алга таба. 
 
Бүгенге көндә Ислам әнисе белән ДРКБда дәвалана. "Система куялар, уколлар кадыйлар. Табиблар бик әйбәт. Хәле уңайлана инде. Башы-ахыры шул булсын, әле ярый икесен дә елан чакмаган, әле ярый апасы югалып калмаган, әле ярый  кайтып җитә алганнар...", - дип сөенә алар.
 
Аллага шөкер, әбисенең "Аллам сакласын..." дип укып калуы нәтиҗәсендә Ислам бүген исән. 
 
Саклану комачауламый. Безнең белән булмас кебек тоелса да, хәвеф-хәтәр аяк астында. 
 
Ә Хөсәеновлар гаиләсенә сабырлык, Исламга сәламәтлек телик. Аллаһы Тәгалә барыбызны да сакласын.
 
- Соңгы елларда кара еланнар күбәя, карап йөрергә кирәк, аякка резин итек киеп, үзең белән озын таяк алып йөрү комачауламый,  безнең Бактачы тыюлык белән бер ул, шуңадыр еланнар  аеруча күп, - ди Исламның әтисе Ирек Хөсәенов. - Саклану чараларын белеп тору беребезгә дә зыянга түгел.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 16.07.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»