|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2018 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда балыкчылар Иделдә батып баручы спорт көймәсендәге кешеләрне коткарганКазан һәм Югары Ослан арасында Иделдә спорт катеры бата башлаган. Андагы ике кешене балыкчылар коткарган. Әлеге вакыйга кичә була, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәлеге. Катерның төбе тишелгән һәм аңа су тула башлаган. Коткаручылар килеп җиткәнче балыкчылар көймәне якын утрауга алып чыга ала. Аннары ирләрне Казан ягынданы ярга чыгаралар. Катер хуҗалары айнык булу-булмауларын тикшерүдән баш тарта, шуңа күрә аларга карата административ протокол төзелгән.
--- |
Иң күп укылган
|