поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
20.03.2010 Милләт

ТАТАРЧА БЕЛСЕННӘР ӨЧЕН

Халыкны татарчага өйрәтүнең ике сценарие бар. Берсе – тормышчан – халыкка бәйле. Икенчесе – тормышчан түгел – хакимияттән тора.

Тормышчан сценарий

 

Бер даһи татар язучысына (алар бездә юк дип кайсыгыз әйтергә җөрьәт итәр?!) бөтендөнья әдәбият тарихына керерлек әсәр яздырырга, шуңа Букер премиясен бирдертергә. Ләкин!.. Ләкин китабын русчага тәрҗемә иттермәскә! Шуннан соң бөтен кеше, кибет киштәләреннән татар теле дәреслекләрен кырып-себереп алып, Тукай телен өйрәнергә тотына, сүзлекләрне актара-актара даһи татар әсәрен укып чыга. Китапның ахырына җиткәч исә, ул инде “Ватаным Татарстан”ны кычкырып укырлык хәлгә килә.

 

Яисә татар артистлары катнашында (талантлылары бездә бик күп) татарча бер даһи фильм төшерергә дә шуңа “Оскар” бирдерергә. Ә фильмны русчага тәрҗемә иттермәскә кирәк. Аны татарлар гына аңлап карасын. Шуннан соң Мәскәү түрәләре, башларын имән өстәлләренә бәрә-бәрә: “Нинди гамьсез кешеләр соң без?! Бөек рус халкыбызны югары культура әсәрләреннән үзебез мәхрүм итәбез бит”, – дип еларлар һәм татар телен инглиз теле белән бертигез дәрәҗәдә укыту турында фәрман чыгарырлар.

 

Яисә татарча җырлаучыны (алар бездә күп бит, “йолдызлар” – тагын да күбрәк) “Евровидение”дә җиңдерергә кирәк. Шунда бөтен кеше аһ итеп: “Бу бит поп-музыканың яңа падишаһы! Майкл Джексонның дәвамчысы! Аның башка җырларының да эчтәлеген беләсе иде”, – дип татфак студентларыннан җырларны тәрҗемә итүләрен сорый. Ә тегеләре берни дәшмичә, серле генә елмая. Шуннан бөтен Россиядә поп-музыка сөючеләр “Безнең дә татарча сөйләшәсебез килә!”, “Татар телен өйрәнү хокукыбызны чикләмәгез!” дип пикетка чыгалар.

 

Яисә берәр татар галимебез (ә алар бездә күп) һава ягып эшли торган двигатель уйлап таба. Яки “К“ хәрефенә башлаган хатын-кыз исемнәре” темасына берәр уникаль диссертация язганда, зур ачыш ясый ди. Шуның өчен аңа Нобель премиясен бирәчәкләр. Бүләк тапшыру тантанасында галимебез кулларын болгый-болгый, тавыш интонациясен бер төшереп, бер күтәреп, бик тәэсирле нотык сөйли. Ләкин – татарча... Шунда бөтен дөнья журналистлары: “Бу нәрсә турында сөйләде икән? ” – дип бик аптырыйлар һәм татар тәрҗемәчесен эзлиләр. Казанда бер татарны тотып алалар, ә ул үзе дә татарча белми торган маңкорт булып чыга. Шуннан соң рус телле татарларның барысы да, туган телләрендә сөйләшә белмәүләренә оялып, балалары белән бергә 3нче сыйныфның татар теле дәреслекләрен ятлый башлый.

 

Яисә “Рубин” командасын авыл егетләреннән тупларга да шулар белән Чемпионнар лигасын отарга кирәк. Матчта “Манчестер Юнайтед” капкасына дүрт гол керткән һөҗүмчебездән чит ил журналистлары интервью ала. Ә тегесе – авыл мокыты – ни русча, ни инглизчә бер сүз дә белми. Ичмасам, командадагы башка егетләр дә – чеп-чи татарлар, мәктәптә татарча гына укыган, журналистларга җавап бирә алмый. Бу вакыйгадан соң БМОда татар телен рәсми тел итеп куллану турында карар кабул итәләр.

 

Тормышчан булмаган сценарий

 

Мондый сценарийны элекке СССР илләренә карап төзергә була. Мәсәлән, бездә бик нык сүгелгән Украинаны үрнәк итеп. 20 ел эчендә анда украин һәм катнаш (рус-украин) мәктәпләр саны өч меңгә арткан. Рус телендә чыккан программалар һәм фильмнар украин титрлары белән тапшырыла. Чит ил фильмнары украин теленә тәрҗемә ителеп күрсәтелә. Элекке президент Виктор Ющенко рус телен камил белсә дә, Мәскәүгә килгәч РФ Илбашы белән тәрҗемәче аша гына аралашты. Ющенко президент сайлауларын оттыргач, бу вазыйфасын үтәгән соңгы көннәрендә дәүләт тел сәясәте концепциясе турында карар чыгарды. Аның нигезендә, Украина гражданы булу өчен украин телен белү мәҗбүри булып тора. Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында вазыйфа биләр өчен дә украин телен белү төп шартлардан берсе булып тора. Виктор Янукович украин телен бик начар белгән, ләкин президентлыкка ирешү өчен аны камил үзләштерергә мәҗбүр иде.

 

Әлеге чараларны безнең җирлеккә дә яраклаштырып, Татарстанда ике дәүләт телен белүчеләргә хезмәт хакларына өстәмәләр билгеләргә, социаль ташламалар кертергә (мәсәлән, фатир өчен түләүне киметү, баланы уку йортына урнаштырганда квоталар булдыру, эшкә алганда өстенлек бирү, социаль ипотека буенча фатир биргәндә чиратны тизләтү һ.б.); элмә такталарда татарча язмаган яки татарча сүзләрдә тупас хаталар җибәргән өчен административ җаваплылыкка тартырга; түрәләр арасында татар теле имтиханнарын үткәрергә, татарча матбугатны бушлай таратырга була.

 

Ләкин, инде әйткәнемчә, бу бездә тормышка аша алмый торган сценарий.

Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 52 | 20.03.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы