поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.07.2018 Җәмгыять

Бакчачы-фермер Әхмәдиевлар: "Көненә сиксән кило җиләк җыйган булды"

Әгерҗе райлны Касай авылында яшәүче Әхмәдиевлар гаиләсе узган ел сигез сутый мәйданда бакча җиләге (виктория) үстерү белән шөгыльләнә башлаган иде. Быел язга чыгуга алар, мәйданны арттырып, җиләкне тагын бер гектарда утыртканнар. Федераль программада катнашып откан 1,5 миллион сум грант акчасына киләсе елга мәйданны янә бер гектарга арттырачаклар.

СИГЕЗ СУТЫЙДАН БАШЛАНГАН ЭШ

 

Альберт–Әминә Әхмәдиевларның Казанда IT-лицейда укытучы булып эшләүче өлкән уллары Айнур һәм Ислам университетында белем алучы төпчекләре Искәндәр җәйге ял вакытында елның-елында йөзәр баш каз үстереп азмы-күпме керем ала торган булганнар, дип яза "Әгерҗе хәбәрләре". Узган ел Яшел Үзән районында җиләк үстерү белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр белән танышкач Айнурда да әлеге эш белән мавыгу теләге туа. Голландиядән “Хоный“, “Альба“, “Еви-2“ сортларын кайтарталар. Җиләк үстерү технологиясен өйрәнеп эшкә керешәләр. Озын-озын түтәлләр ясыйлар, аның астына сугару җайланмасы урнаштыралар, эшкәртелгән туфрак өстен кара пленка белән каплыйлар. Араларын утызар сантиметр калдырып өч мең төп җиләк үсентесе утырталар.

 

"Җиләкне күчергәч, бер атна күп итеп су сибәргә кирәк. Аннан торбалар аша тамчылап сибелгәне дә җитә", – ди Айнур.

 

 

Узган ел “Еви-2“ сортыннан ике тапкыр уңыш җыйганнар. Гомумән, сигез сутыйдан җыелган җиләкне сатып аны үстерүгә киткән чыгымнарны каплыйлар. Көз көне туганнары ярдәме белән меңәрләгән мыекчаны аерым утырталар. Сигез сутый мәйданчык янындагы шуның кадәр үк участокны эшкәртеп, өч мең төп үсентене күчерәләр. Бүгенге көндә шушы 16 сутый җирдән көн саен дистәләгән кило җиләк җыялар Касай уңганнары.

 

"Әлегә иң күбе бер көнгә сиксән кило җиләк җыйдык", – ди Альберт абый.

 

Тәмле, сусыл, чип-чиста викторияләрне Сарапулга озаталар. Анда үзләренең сатып алучылары бар. Күрше-тирә авыл халкы да Әхмәдиевлар йортына тузан төшерми. Җиләкләрне мактый-мактый алып китәләр. Сезон башланганнан бирле 500 кило җиләк саткан бу гаилә.  

 

БЕР СЕЗОНГА – ДҮРТ ТАПКЫР УҢЫШ

 

Айнур белән Искәндәр ирешелгәннәрдә генә туктап калучылардан түгел. Бу очракта да ничек тә җиләк мәйданын арттыру турында хыялланалар. Ниһаять, инвестор табыла. Үзләренең өйләре яныннан кул сузымында гына бер гектар җирне алу бәхетенә ирешәләр һәм биредә иртә яздан эш башлыйлар. 230 метрлы биш теплицаның конструкциясен Ижауда яшәүче Әгерҗе районы егетләре җыя. Аның өстен пленка белән яба да башлаганнар. Су сибәр өчен скважина да казыганнар. Әлбәттә, кызу эш чорында эшче куллар да ялларга туры килгән. Унлап хатын-кыз сигез көн буе җиләк үсентеләре күчергәннәр. Биредә хәзер Әлмәттән кайтыртылган “Монтерей“, “Еви-2“, “Санандрес“ һәм башка сортлар үсеп киләләр.

 

"Барлыгы 40 мең төп җиләк утыртылды. Беренче җиләкләрдән авыз итеп карадык инде", – ди хуҗабикә Әминә апа. 

Ә барлык эшләр биш миллион сумга төшкән. Җиләк уңышы белән сөендереп, сату яхшы гына барса, чыгымны өч ел эчендә капларга тиеш без, – ди Айнур.

 

 

 

- Иртә яздан әлеге теплицаларны пленка белән төреп алырга планлаштырабыз. Шул очракта бер сезонга дүрт тапкыр җиләк уңышы алачакбыз. Һәм без моңа бик өметләнәбез, – дип әңгәмәгә кушыла Искәндәр.

 

ГРАНТЛЫ ДА БУЛДЫЛАР

 

Әгерҗе районда җиләк үстерү белән шөгыльләнә башлаган бердәнбер гаилә Әхмәдиевлар. Алар җиләк-җимеш культуралары үстерү буенча 1,5 миллион сум грант оталар. Гаилә башлыгы Альберт абый әлеге суммага сертификатны Лаешта узган “Кыр көне“ндә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кулыннан ала.

 

"Министрның фермерларга карата “сез – авылның яшәү рәвешен саклап калучылар, аның нигезен тәшкил итүчеләр. Сез – авылның бүгенгесе һәм киләчәге“ дигән сүзләре күңелемә бик тә хуш килде. Без дә бер генә урамлы, кырыкка якын хуҗалыгы гына булган кечкенә авылыбызны яшәтү өчен кулдан килгәнчә тырышабыз. Әнә бит, Казанда төпләнеп калу мөмкинлеге зур булса да, Айнур белән Искәндәребез авыл дип янып яши. Мал тоту, кош-корт үстерү белән генә шөгыләләнеп калмыйча, үзләренә яңа шөгыль дә таптылар. Без моңа сөенәбез генә һәм аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәбез", – ди Альберт абый уллары белән горурланып.

 

Әлеге грант акчасына егетләр янә бер гектар мәйданда җиләк үстерү турында хыялланалар. Анысының эшен киләсе язда башлаячаклар. 

 

"Анда җиләкләрне ачык грунтта үстерәчәкбез", – ди Айнур.


---
Матбугат.ру
№ --- | 11.07.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»