|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.07.2018 Редакция баганасы
«Матбугат.ру»ны инстаграмда укучылар саны 40 меңнән арттыИнстаграм – бүген иң актив үсүче социаль челтәр. Элек анда ни ашаганнарын фотога төшерүче җилбәзәк кызлар гына утыра дип саналса, бүген алай түгел. Инста дөньяда җитәкчеләр дә, дин әһелләре дә, эшмәкәрләр дә, авыл хезмәтчәннәре дә, фән эшлеклеләре дә, язучылар да, хәтта президентлар да бар. «Матбугат.ру» сайты да инстаграмда бик актив. Шушы көннәрдә укучыларыбыз саны 40 меңнән артты. Әмма, гел әйтеп киләбез, эш санда түгел. 1 меңлек аккаунт җанлы, ә 100 меңлеге җансыз булырга мөмкин. Шунысы шиксез, “Матбугат.ру” инстаграмы – җанлы аккаунт. Контентның 90 процентын укучыларыбыз үзләре булдыра, көн саен кызыклы фото һәм видеолар җибәреп торалар. Шуңа да сәхифәбез пафоссыз һәм халыкчан. Матбугат инстачыларның иң яраткан темалары: татар дөньясы, авыл тормышы, мәдәният-сәнгать, юмор һәм төрттерүләр. Татар телле хаталы элмә такталар – җанга аеруча тигән тема. Бер яктан тәрҗемәләр шул кадәр мәзәк, икенче яктан көләсе түгел, елыйсы килә. Хаталы элмә такталарның һәркайсын диярлек укучыларыбыз җибәрә. Менә шундый собкорлар челтәренә әйләндә “Матбугат.ру” инстаграмы. Әгәр сез инстаграмда һаман да юк икән – кушылыгыз! Безне дә, башка татар сайтларын, татар шәхесләрен шуннан күзәтеп барыгыз.
Ә әлегә 40 мең укучыбызның һәркайсына рәхмәтебезне җиткерәбез!
“Матбугат.ру” инстаграмының статистикасы:
--- |
Иң күп укылган
|