|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.07.2018 Хәвеф-хәтәр
Казанда Җиңү паркындагы күлдә 12 яшьлек кыз бала чак кына батмый калганКазанда Җиңү паркындагы күлдә 12 яшьлек кыз бала чак кына батмый калган. Кичә көндез кыз бала әти-әнисе белән паркта ял иткәндә күлгә коенырга кергән. Ул таеп киткән һәм суның тирән җирендә бата башлаган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәренә сылтанып, "Татар-информ" яза.
Сулыкларда коткару җәмгыяте (ОСВОД) коткаручылары шунда ук аны судан чыгарып, әти-әнисе кулына тапшырган. Балага табиблар ярдәме кирәк булмаган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы күл ял итү урыны булуын, ә коену урыны түгеллеген искәртә һәм бу хакта мәгълүмат аншлаглары торуын җиткерә. Сулыкларда коткару җәмгыяте хезмәткәрләре әлеге күл буенда ял итүчеләр, шул исәптән коткарылган кыз баланың әти-әнисе белән әңгәмә үткәргән.
--- |
Иң күп укылган
|