|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.07.2018 Фаҗига
Башкортстанда бер ана үзенең дүрт яшьлек кызын үтерүдә гаепләнәБашкортстанда дүрт яшьлек кызын үтерүә гаепләнгән хатын үз гаебен таныган. Баштарак ул җинаятьне үзе белән бергә яшәгән иргә сылтаган булган. Әлеге котычкыч фаҗига Стәрлетамак шәһәрендә була, дип яза "Башинформ". Тикшерүчеләр мәгълүматынча, 30 яшьлек ана кызының елавына, көйсезләвенә түзә алмыйча, аны кыйнап ташлый. Нәтиҗәдә сабый җан бирә. Җинаять җаваплылыгыннан качу өчен хатын кызны үтерүдә үзе белән бергә яшәүче ирне гаепләп маташкан. Әмма тикшерү барышында ана үз гаебен таный.
Әлеге вакытта тикшерүчеләр җинаятьнең бөтен шартларын ачыклый. Хатынга гаепләү карары чыгарылган, ул кулга алынган.
--- |
Иң күп укылган
|