поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.03.2010 Авыл

ЯҢАЛЫКЛАР ГАЛИДӘН ЧЫГА...

Әйе, әйе. Башта теплицаларында үстергән кыяр-помидорлары белән күршеләренең күзен кызыктырып тордылар алар. Аннан татар колбасасы белән дөньяга танылдылар. Күптән түгел тагын галәмәт – Гали авылында тәвә кошлары (страуслар) үрчетелә башлаган дип ишеткән идек. Булмас бу, дип ышанырга да, ышанмаска белми торганда, тагын яңалык: беренче тапкыр Бөтенроссия авыллар Сабан туен үткәреп, мәңгегә тарихка кереп калырга җыеналар икән.

Шул сәбәпле без, өлкә хөкүмәтенең пресса хезмәте белгече Юлия ханым Винар җитәкчелегендә бер төркем журналистлар, бу авылның федераль Сабантуйга ничек әзерләнеп ятуын күреп кайтыйк әле дип, автобуска төялдек тә Гали авылына юл тоттык. Юл уңаеннан Похвистнево районы башлыгы Александр Иванович Ларионов белән дә сөйләшеп чыгарга булдык.

 

Безне биредә көтәләр иде инде. Район башлыгының пресс-секретаре Лилия Бурмистрова журналистларны тәмле чәй белән сыйлаган арада телевизионщиклар аппаратураларын әзерләп бетерделәр һәм Александр Ивановичка сораулар яудыра башладылар. Билгеле, ул Гали авылы турында сөйләгән сүзләр рус матбугаты журналистлары өчен зур могҗиза булып яңгырагандыр. Ә без инде, “Бердәмлек” хезмәткәрләре, әллә ни гаҗәпләнмәдек. Ә менә Самара өлкә хөкүмәтенең бу эштә актив катнашырга теләк белдерүе, Гали авылында уздырылачак Сабан туена өлкәбезнең бөтен хезмәтләре дә тартылачагын ишетү зур шатлык тудырды. Мәсәлән, Сабан туе үткәреләчәк мәйданга һәлакәтсез баруны тәэмин итү өчен генә дә өлкә бюджетыннан 24 миллион сумнан артыграк акча бүлеп бирү каралган бит. Тиздән Похвистнево районының юллары көзге кебек булыр ахыры (бу яңалык “Самара бизнес-консалтинг” сайтыннан алынды).

 

Күз алдыгызга китерәсезме инде хәзер Гали Сабан туе масштабын? Димәк, төрле регионнардан килгән татарлар алдында без мескен ятимнәр булып түгел, ә абруйлы, өлкә тормышында саллы урын алып торучы милләт булып күренәчәкбез. Ә инде Александр Иванович Ларионовның журналистларны Гали авылына кадәр озата баруын, район башлыгының татар авылы кешеләренә, аларның эшләренә булган мөнәсәбәтен күреп, боларны да яхшыга юрадык.

 

Мондый мөнәсәбәткә гаҗәпләнмәслек тә түгел бит. Гали районда гына түгел, өлкәдә дә беренче булып үзгәртеп кору шаукымыннан айныган һәм эшмәкәрлек итә башлап, кыска вакыт эчендә саллы уңышларга ирешкән авыл. Бүгенге көндә биредә 617 йортка 420 теплица, ат абзарлары, колбаса цехлары, көнбагыш, вак суган, кишер, бәрәңге кырлары бар.

 

Шундый уңышлар турында ишетеп, татарстанлылар да Галигә килеп тәҗрибә туплый башлаганнар. Урта куллы эшмәкәрләр генә түгел, Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлары да олы башларын кече итеп, Гали могҗизасын өйрәнеп киткәннәр. Ә инде 2007 елда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров бу авылның тормышын күреп, исе китеп Казанга кайткач, башкарма комитетка Гали авылының 400 еллык юбилеен үткәрүне беренче Бөтенроссия авыллар Сабан туе белән туры китерергә тәкъдим керткән. Бу идеяне Самара өлкәсе губернаторы Владимир Артяков һәм Татарстан Республикасы президенты Минтимер Шәймиев тә күтәреп алганнар. Эшкә өлкә хөкүмәте һәм өлкәдә эшләп килүче татар җәмгыятьләре дә кушылып киткән...

 

Авылга килеп керү белән районның “Туган тел” татар оешмасы рәисе Расих Латыйпов һәм җирлек рәисе Идрис Муллабаев журналистларны экскурсиягә алып киттеләр.

 

Менә кызыл кирпечтән салынган җыйнак, әмма иркен һәм уңай өй янында туктыйбыз. Шушында ук “Аптека”, “Парикмахерская” дип язылган биналар да тезелеп киткән. Аларның Рәшит Мөрхәбинов хуҗалыгына керүен соңрак аңладык. Ә башта безне турыга теплицаларга алып керделәр. Рәшит аганың 50 сутый җире бар икән, шуның 9 сутыен теплицалар били. Март уртасында 2000 төп помидор, 200 төп кыяр чәчәк атып утыра. Шунда Рәшит ага хатыны белән икәү генә эшлиләр, эшләр күп булганда туганнары да ярдәмгә киләләр икән. Апрельдән сентябрьгә кадәр уңыш алып торалар алар. Сатуга да, ашауга да җитә.

 

“Сезонга теплицадан күпме керем алып була?” дигән сорауга хуҗа чын байларча: “Санап торган юк, хуҗалыкны үстерергә, ныгытырга җитеп тора”, – дип җавап бирде. Җирнең калган кырык сутыен да буш тотмыйдыр ул, дип уйлыйм. Анда да үзләре эшлиләр. Безгә, шәһәр халкына, мондый авыр эшкә тотынуы да куркыныч, ә менә галилеләр, читтән караганда, әллә ни авырсынмыйлар да, бөтен эшне уйнап эшлиләр кебек тоела. Алай булмаса, иткә дип асраган атлар арасында чабыш атлары да булыр идеме икән?

 

Моны без Мөсифулла Саяров, Исхак Камилов хуҗалыкларында күрәбез. Аларның уллары балачактан ат тирәсендә йөреп, чабышларда катнашып үскәч, үзләре дә авылдан шәһәргә китә алмаслар, әтиләре башлаган эшне дәвам итәрләр, дип уйлыйм.

 

Тәвә кошларын да күрдек без. Аларны Гали авылының танылган эшкуары, районның “Туган тел” оешмасы рәисе, искиткеч милли җанлы кеше Расих Латыйпов үрчетә. Аның “Хәләл” колбаса цехында да булдык, кибетенә дә сугылдык, күптән түгел үсеп чыккан калай профильләр ясау цехын да карадык. Менә шул ике цех арасындагы сарайның тәрәзәсеннән карап торучы шәрә башлы җанварлар тәвә кошлары булып чыктылар да инде. Аларны йортка куып чыгаргач, кем кемгә ныграк гаҗәпләнгәнен аңлап булмады. Африканың ялан аяклы кошлары операторларның объективларын чукып-чукып ныклыкка тикшерделәр, Александр Ларионов курткасының җиңен тишеп чыгарганчы тарткаладылар, якын ук килеп күзләребезгә карап тордылар. Ошадык ахыры, хушлашканда биеп тә күрсәттеләр безгә. Нәкъ “Аккош күле” балеты инде менә.

 

Расихтан тәвә кошларын ник үрчетә башлавын да сорамыйча булдыра алмадык. Башта кызык өчен башланган эш хәзер керем китерә башлаган икән. Шәһәр рестораннары экзотик тәвә кошы итен генә түгел, йомыркаларын да бик теләп алалар һәм деликатеслар пешереп халыкка тәкъдим итәләр икән.

 

 Әйе, эшкуарның бернәрсәсе дә бушка китәргә тиеш түгел шул. Шулай да, галилеләрнең акча өчен генә түгел, күңел өчен дә эшләүләре зур симпатия тудыра. Күренеп тора, алар авылларын яраталар, дөньяга таныту өчен көчләреннән килгән кадәр эшлиләр. Ә бит уйлап карасаң, шушы Сабан туен уздыру гына да күпме мәшәкать, акча, бирелеп эшләүне таләп итә. Расих Латыйпов та, Идрис Муллабаев та, авылның башка социаль актив кешеләре дә күп төннәрен йокысыз уздыралардыр, дип уйлыйм. Ходай ярдәм бирсен инде аларга.

 

Журналистларга Сабан туе кырын да күрсәттеләр. Тик әлегә ул кар астында булганга берни күреп булмады. Җитәкчеләрнең сүзләренә ышанып, чабыш юлының көздән үк түшәлүе, электр утының мәйданга кадәр кертелүе, Сабан туе капкасының әзер булуы турындагы мәгълүматларны язып алдык та, тау башыннан авылны тагын бер кат фотосурәткә төшереп, кайтыр юлга чыктык. Май урталарында тагын килеп карарбыз әле һәм халыкка башкарылган эшләр турында сөйләрбез.

 

Беренче булу һәрвакыт авыр бит ул. Тик авыл Сабан туе традицияләрен бозмаслар биредә: чиккән сөлгеләр, милли көрәш, ат чабышы һәм төрле уеннар кызыклы булып югары дәрәҗәдә үтәргә тиеш. Расих Латыйпов Сабан туена сюрприз әзерләүләре турында да хәбәр иткән иде. Анысы нәрсә икән инде тагын? Ни яңалык Галидән чыга ...

 

Беренче булса да берәгәйле булыр дип ышанам әле мин. Чөнки Гали халкы булдыра ул. Ә менә 2011 елда Чуашстанның Шыгырдан авылы федераль авыллар Сабан туе эстафетасын кабул иткәч, аларга авыр булыр дип уйлыйм. Гали авылын уздырыр өчен, аларга бүген үк тәвә түгел, тутый кошлар асрый башларга вакыттыр, бәлки.

 

Самара – Гали – Самара.

 

 

 

 

 Рәшит МӨРХӘБИНОВ теплицалары.

 

 

 

Африка кошлары Галидә дә үзләрен бик шәп хис итәләр.

 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»