|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.07.2018 Бәйрәм
Бүген Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көнеГаилә кыйммәтләре – рухи тәрбиянең табигый бер өлеше. Бу – бар диннәрдә дә чагылыш алган, Россиянең күп гасырлык тарихы моны ачык дәлилли. Россиянең бар конфессияләре дә: ишле гаилә – җәмгыять тормышының камил формасы, Россия дәүләтчелеге үсешенең, аның демографик потенциалының, рухи-әхлакый нигезләренең алшарты дип исәпли. Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көнен дәүләт күләмендә бәйрәм көне итеп билгеләп үтү идеясе 2008 елның 26 мартында Федерация Советының социаль сәясәт буенча Комитеты утырышында бертавыштан хупланды. Бәйрәм көнен сайлап алу өчен тарихка мөрәҗәгать ителде, Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне итеп православиедә изгеләр исемлегенә кертелгән ирле-хатынлы Петр һәм Феврония көне сайлап алынды. Риваять буенча алар 16 гасырда Муром шәһәрендә яшәгәннәр, саф сөю, гаиләгә тугрылык өлгесе күрсәткәннәр. Россиянең динара советы 8 июльне, кенәз Петр һәм Феврония көнен Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне дип игълан итүне хуплады. Советның мөрәҗәгатендә шулай диелә:
Күпмилләтле һәм күпконфессияле Россиядә Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көнен бәйрәм итү зур оешканлык белән үтә. Һәм бу вакытта ул җирле йола һәм традицияләр белән тулыланып мәдәни яктан баетыла. Мәсәлән, Казанда ул мини-сабантуй итеп үткәрелә, бәйрәм программасына ике йөрәкнең керсез сөюен гәүдәләндерүче “Петр һәм Феврония турында риваять” музыкаль-театраль постановкасы кертелгән.
Шунда ук “Казан” гаилә үзәгендә Казанның иң яхшы гаиләләрен бүләкләү тантанасы да булырга тиеш. Аларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырыла.
Казанлылылар һәм Татарстан Республикасы башкаласы кунаклары, җирле традиция буенча, төрле бәйгеләр, традицион уеннарда катнаша, аларда төрле призлар ала, концерт карап ләззәтләнә алалар.
Без, Гарәп әмирлекләрендәге россияле гаиләләр, туган илебезнең бар кайгы-куанычлары күңелдән үткәреп яшибез. Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне мәскәүлеләргә, питерлыларга, казанлыларга, үзенең олуг Гаилә бәхетенә ия булуына шатланучы һәм бүгенге көнне якыннары белән Гаилә көнен билгеләп үтүче башка бик күп кешеләргә якын булган кебек үк – безгә дә бик якын һәм кадерле.
Исмәгыйль Шәңгәрәев оныгы белән
Мөэминнәрнең анасы Гайшә, Аллаһ аңардан разый булса иде, әйткән: “Бер бәдәви Пәйгамбәргә ﷺ шундый сорау белән мөрәҗәгать иткән: “Сез үз балаларыгызы үбәсезме? Без үпмибез”. Пәйгамбәр ﷺ әйткән: “Аллаһ синең күңелеңне мәрхәмәтлелектән мәхрүм иткәч, мин нишлим” (әл-Бохари).
Минем бар балаларым һәм оныкларым да үсәләр, хәләл җефетем белән без бер-беребезне иркәләп-назлап кына яшибез, гаилә тормышының һәр минутының кадерен белергә тырышабыз, сөю-иркәләү бездә барысына да тигез бүленә. Күп танышларым миңа ишле гаилә – күп мәшәкатьләр, күп проблемалар, авыр йөк диләр, шуның белән безнең җәмгыятьтә кабул ителгән уртача социаль нормадан читкә тайпылуыбызга ишәра ясарга тырышалар. Ләкин мин үзем президентыбыз Владимир Владимирович Путин белән тулысынча килешәм, ә ул: “Бездә ишле гаиләләр норма булырга һәм җәмгыятьтә яклау табарга тиеш. Ә без моның өчен барысын да эшләргә тиешбез”, - ди.
Бүген – Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көнендә, хәләл җефетем Мәрьямнең һәм минем, 11 балабыз, 10 оныгыбыз белән бергә, төрле уеннар, җырлар (аларны минем оныклар бик ярата), күңелле биюләр белән Фарсы култыгы ярында мини-сабантуй үткәрергә сәбәбебез бар, без аны үткәрәбез дә.
ГАИЛӘ һәм гаилә кыйммәтләре көне белән сезне, хөрмәтле ватандашлар!
Автор турында белешмә:
Исмәгыйль Шәңгәрәев – мәдәният белгече, язучы-публицист, җәмәгать эшлеклесе, “Евразия халыклары Ассамлеясе” каршындагы мәдәни-тарихи пространствоны кино-видеолаштыру Советының рәистәше, Евразия Телевидение һәм Радио Академиясе (ЕАТР) Президиумы әгъзасы.
--- |
Иң күп укылган
|