поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.07.2018 Матбугат

Ана теле: Телбизәкне үзгәртү – иҗат эшчәнлегеме? Моңа өйрәнү кирәкме?

Моңарчыгы язмаларда мисаллар телбизәкне, башлыча, эчтәлегенә карап үзгәртүгә карады. Ә бит җурналист текстында фразеологизмны форма-төзелеше ягыннан да үзгәртеп була. Инде китерелгән мисаллардан да күренгәнчә, фразеологизмнарны ситуатив кулланыр өчен аларны төрлечә үзгәртергә, иҗади эшкәртергә сәләтле каләмдәшләребез аз түгел.

Тупланган тәҗрибәбез дә мулдан. Бу процессның төрле алымнары бар. Без аларның журналистик-публицистик стильдә урын алганнарына тәфсиллерәк тукталырбыз, дигән идек.
 
Беренче тезис: Фразеологик әйләнмә бернинди структур-семантик үзгәрешсез бирелә. Бу, гадәттә, мәкаләнең баш исеме яисә беренче җөмлә була. Шуның белән куелачак проблема яки сөйләнәчәк хәбәр, вакыйга турында укучыда гомумиләштерелгән фикер туплана, укырга теләк тудырыла; Рәхмәт яусын! Икенче икмәк (башисемнәр) (Йолдыз, 1979, 6 сент.); Хезмәт төбе – хөрмәт. Эшчеләрдән Фирая Сабирова, Руфия Гыймадиева хөкүмәтебез орденнары белән бүләкләнделәр (мәкаләнең башланып китүе) (Ленинчы, 1979, 19 июнь).
 
Фразеологизм фраза эчендә дә үзгәрешсез бирелә ала. Бу очракта ул фразаның башка өлешләренә төрле юллар белән ялгана:
 
– интонация белән: Имәндә икән чикләвек: стендтагы йөкләмәнең 1976 елдан башлап елы гына үзгәртеп барыла икән биредә (Ленинчы, 1979, 19 июнь);
 
– аерымланган кисәк рәвешендә: Күргәзмә агитация оештыруда меңнәр түгеп ярышу кирәк түгел, чөнки һәр ялтыраган алтын булмый, иң мөһиме – ул хезмәт кешесен зәвыклылыгы белән рухландырсын (Шунда ук);
 
– авторның мөнәсәбәтле сүзләре, комментарлары белән: Тапкан ана түгел, баккан ана, дибез икән, моның эченә
 
тәрбия иң беренче фарыз булып керә (Коммунизмга, 1979, 28 июнь).
 
Фразеологизмнарны фразага ялгау юллары тагын күп төрле булса да, аларга таләпләр бер: табигыйлек, кыскалык, тавтологиягә бирелмәү. Фразеологизмнарны үзгәрешсез алганда куела торган икенче төп шарт: тезмә телдә ничек йөрсә, шулай – үзгәрешсез – алынырга тиеш. Ныгыган берәмлекләрне аз гына үзгәртү дә (халык шулай әйтә дип ышандырып та куелса) укучыда хатага юл кую, грамотасызлык тәэсире уята: Халык әйтмешли, эшне башлау бер, аны ахырынача җиткерү икенче нәрсә (Коммунизмга, 1979, 21 июль).
 
Икенче тезис: Фразеологик әйләнмә структур-семантик үзгәрешләр белән кулланыла:
 
– фразеологизмның структурасы үзгәрә – төзүче кисәкләрнең берсе төшеп кала яисә аның урынына башка берәр синоним куела һ.б. Ләкин бу үзгәреш аны фразеологизм булудан туктатмый, укучыга ул төп мәгънәсе белән аңлашыла, ә үзгәрү процессында җыйнаклыкка, кыскалыкка ирешелә, киная төсмере өстәлгәнлектән, хиссилек тәэсире дә арта төшә: Оештыру сәләте әйбәт булган Рәҗәп Хәкимевага наказларны үтәү җиңел бирелә шикелле. Хәер, тураган гына белә, диләр ич (С.Т., 1979, 16 окт.). Монда инде таякның авыр башы агитаторларга төшә (Ленинчы, 1979, 19 июль); Ботканы май бозамы? (башисем) (С.Т., 1979, 7 гыйнв.); Кыек атып тидермиләр (И.Миргалимев. В.Т., 2010, 30 окт. Баш мәкалә исеме); Чананы җәйдән әзерлә... (В.Т., 2010, 18 май. Башисем);
 
– структур яктан да, семантик яктан да “таркатылган-ватылган” фразеологизмның теге йә бу кисәге яңа мөхиттә, яңа эчтәлектә кулланыла. Бу очракта фразеологизмның элекке мәгънәсенә ишарә генә, аның интонациясе генә калуы ихтимал, ә кулланылган кисәктә мәгънә өлешчә кала яисә аңа бөтенләй икенче мәгънә бирелә. Хәтта туры мәгънәсенә кайтару очраклары да була: Кайту белән, күңелемне эшкә бирдем, җиңемне сызганып, кошчылык фермасына төшеп киттем (А.х., 1977, №8); Бу хәл үзең утырган ботакка балта чабу түгелме? (Коммунизмга, 1979, 21 июль); Ике ел ярым белем ташын кимерә егет (С.Т., 1979, 15 июнь).
 
Һәрхәлдә фразеологизм, идиомаларны – халык теленең мәңгелек энҗеләрен – урынсыз, талымсыз, зәвыксыз үзгәртү, теләсә ничек куллану укучыда ризасызлык тудыра, чөнки трансформация үз максатына ирешмәгән була: Савучыларга ял итәргә билгеләнгән бүлмәне дә ташка үлчәрлек (С.Т., 1979, 18 дек.). Эшче куллар табу мәсьәләсе дә көн кадагыннан төшми (С.Т., 1979, 2 март).
 
Шунысы бәхәссез, халык телбизәге –журналистка бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы. Менә бер очракта мәкаль текстта тулысынча китерелә: Бүреләр дә тук, сарыклар да исән (Л.Фаршатова. В.Т., 2008, 23 апр.). Ә менә икенче бер очракта: “Сатылмый торган пәлтәне өчкә бүлеп түләү шарты белән биреп җибәрәләр. Ник, шәп бит! Алар да тук, без сарыклар да исән. Бүре сүзе әйтелми, шулай да кем бүре икәне мәкальнең икенче өлешеннән аңлашылып, канәгатьлек тудыра (Р.Шәяхмәтева. Т.я., 2009, 19 дек.).
 
Иҗат нинди генә юнәлештә бармасын, аның нәтиҗәсе телбизәкне укучыда ризасызлык тудыруга китерерлек булмаска тиеш. Һәрхәлдә халык куллана торган берәмлек аңлаешлылык ягыннан да, сурәт буларак тәэсирлелек ягыннан да үз сыйфатын берничек тә киметмәсен, тискәре очракта аның текстта булуыннан булмавы яхшырактыр. Бервакыт шулай текстта нәвем базары дигән гыйбарәгә юлыгып, укудан тукталып калдым. Баксаң, монда “нәвем базары” турында уеңга да кертергә ярамый икән (Н.Гыйматдинева. В.Т., 2010, 22 дек.). Нәрсә аңлата? Белмим бит. Моңарчы ишеткәнем булмаган. Фразеологизм сүзлегеннән эзләп таптым. Йокы икән.
 
Н.Исәнбәт белә. Г.Бәширев, Ф.Хөсни белә, Ш.Маннур белә... ә мин – юк. Оятың кайда! Хәер, автор, мөгаен, бер мин генә надан дип кистереп әйтә алыр иде микән?!
 
Троп, телбизәкләрне сөйләм максатында табу, сайлап алу, фикер агышына көйләү кебек үк аларны сөйләм оештырганда үзгәртү, трансформацияләү дә сөйләм оештыру таләпләренә һәм закончалыкларына яраклаштырыла. Димәк, аларны үзгәртү мотивларга яраклы рәвештә булырга тиеш. Шулай булгач, телбизәкләрнең шәхси куллану максатында аларны үзгәртү үзенчәлекләрен фәнни системага салганда сөйләм иясенә, аның яшенә, җенесенә, һөнәренә, социаль хәленә; сөйләм адресатына, сөйләм ниятенә, сөйләм шартына һ.б. карап үзгәртелә, дигән нәтиҗәгә килергә дә мөмкиндер. Әле генә журналистлар иҗатыннан мисаллар китергәндә телбизәкне үзгәртү процессында әлеге мотивларга бәйле фактларны, аерым алганда иҗатчының (шул җөмләдән авторларның да) кайбер шәхси сыйфатларына да игътибар иттек. Күзәтүне дәвам иттерик әле.
 
Әйткәнебезчә, шәхеснең тумыштан ия булган җенесе, холкы-фигыле, социаль хәле, хезмәттәге вазыйфасы һ.б. да телбизәк куллану, аны үзгәртү барышында шәхси үзенчәлекләрен китереп чыгара.
 
Менә сөйләм иясенең (С.И.) холкы-фигыленә карап үзгәртүләрдәге кайбер төсмерләр: Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Гайнетдин улы Мусин радиодан сөйли. Әңгәмә барышында аның аксау сүзенең күчерелмә мәгънәсен куллануы ачыклана: Һәр яңалык аксый-аксый тормышка керә (Татарстан радиосы, 2013, 24 апр.). Ул аксау күчерелмәсен (тропын) әңгәмә барышында янә берничә тапкыр телгә алды.
 
Менә сөйләм иясе – авыл кешесе. Әби. Улы турында. Кайгылы хикәят: Эшләгәнгә эш язган; Рәис абыйның гаиләсе баш тыккысыз – абыйлары да бар, энеләре дә җитәрлек; Яшьлек куркуны белми бит ул! // Күршеләрем дә дөнья бәясе кешеләр; // Әнә шулай шау-гөр яшәгәндә, капкага кайгы бәрелә (Монысы инде үз афоризмына тартым; Төрле кеше төрле рәвешле әйтүе ихтимал, эчтәлеге бер булса да. // Кешеләргә аяк киеме төзәтеп-тегеп тә үзе яланаяк йөргән һөнәр иясеннән генә көлеп әйтмәгән “итекченең итеге юк” дигән бәяләмәне халкым. (И.Шәяхмәтев. Т.я., 2012,12 май).
 
Яшенә карап үзгәртү: өлкән кеше – Балтачтан өлкән укытучы Рәфхәт Зариповныкы: Багучы ырым итә, ырымы кырын китә (Т.я., 2012, 25 сент.). Олы кеше халык телбизәкләренә үз фикерен белдерә. Турыдан-туры гына күчереп әйтми, халык әйткәнгә үз фикерен белдерергә хокукы бар дип саный, чөнки озак яшәгән, күпне күргән, өйрәтергә хакы бар дип саный.
 
Һөнәре, белгечлегенә карап: Марат Әхмәтев (авыл хуҗалыгы министры): Атта да тәртәдә дә булгандыр инде...; Хәтта чирле кеше терелә, әмма гадәтне бетереп булмый...; ... Сөтенә бәясе ташка үлчәрлек булса...;... Буең җитмәслек таләпләр куела икән...; Продукция читтән ишелеп керә; Череп баеган хуҗалыклар... (Татарстан радиосы. Журналист Р. Гаффаров белән әңгәмә. 2013, 6 март); Үз-үзеңне алдап булмый (“Адымнар”). Бу татар җанлы милләтпәрвәр кардәшебез газеттамы, радио, телевидениедәме, рәсми җыелыштамы, кеше белән аралашкандамы ул авыл белгече, аның сөйләмен яраткан, тоемлаган шәхес булып кала бирә. Ул кайберәүләр кебек, журналистка ияреп, аңарга ярарга тырышып кына азаплана-азаплана ничек тә бер мәкаль әйтеп ташламый, ә фикер агышы шундый сурәтле булгач, сурәтләп бәян итү аның рухый ихтыяҗы булгач, аның җор сүзләре, мәкаль, әйтемнәре нәкъ кирәкле урында үзеннән- үзе туып тора. Менә Татарстан радиосында журналист Рәкыйп Гаффар белән әңгәмәсендә (2014, 22 авг.) сөйләм агышында әйтелгән мәкаль, телбизәкләре: Ир мактана – корал; Ашаган белми, тураган белә; Менә бу мәкальнең текстта махсус уйланылмаган, ә гадәти сүз кебек табигый теркәп барылган берәмлек икәнен контекст үзе күрсәтә: ... Тегендә бит беләләр – алар турый, ә без ашыйбыз да бит ул.
 
Шушы ук текстта күчерелмә мәгънәле гыйбарәләрнең башка төрләре дә органик рәвештә бер-берсен тулыландыра, сурәтне көчәйтә бара: фразеологизмнар белән: очын-очка көчкә ялгап барабыз; башы-аягы белән яшелчәчелеккә күчте; синтаксик фигуралар, мәсәлән, кабатлау: Аның (җитәкченең) дә тәэсире сизелә, бик нык сизелә, әле ничек кенә сизелә;
 
Барлык белгечләр дә, аеруча аларның махсус белгечлек җитәкчеләре – министрлар шулай булса икән. Юк бит. Менә урман хуҗалыгы министры газет журналистына интервью бирә (Наил Мәһдиев Гөлгенә Шиһапова белән сөйләшә. В.Т., 2014, 21 март). Яфрак, агач, урман турында ник бер троп, телбизәк, мәкаль булсын. Алай гынамы. Агач, утын белән урман төшенчәләре буталып киткән. Урмандагы агачны кисү яңалыклары турында бирелгән сорауга урман белгече болай җавап бирә: “Урман әзерли торган машиналар сатып алдык. Аларның саны 20дән артып китә. Әлеге машиналар үзләре кисә, ега, агачларны ботагыннан арындыра, кисәкләргә бүлә, үзләре төйи, урманнан алып чыга.” Менә сиңа “урман әзерли торган машина!” Урыста “лес”ның “агач” дигән троп синонимы булса да, бездә бит андый мәгънәсе юк. Телгә юньсез калькаларны “агач” белгечләр менә шулай ясап кертә дә инде! Ә “агач” җурналистлар көчләп укучыларына тага.
 
Телбизәк куллануда шәхси холык үзенчәлекләренең чагылуына янә берничә мисал. Рөстәм хәзрәт Зиннуров: сөйләм барышында бер фразаны әйтеп, аңлашылмас дип, яисә төгәлрәк булып бетмәде дип, шикләнеп, шундук икенчесен – синонимын әйтә: Әни кеше сүзгә кысылудан
 
– арага керүдән тыелып кала (Татарстан радиосы, 2006, 17 ноябрь).
 
Менә публицист Рөстәм Зариповның шәхси иҗат җимеше: Ашның өрелесе тәмле, апрельнең бөрелесе ямьле, ә сүзнең дөресе гамьле (Т.я., 2012, 3 апр.). Бу гыйбарәне “кем әйтмешли” дип башласа да, монда авторның шәхси иҗаты да сизелми калмый. Катлаулы фәлсәфи нәтиҗә чыгарырга омтылу сизелә.
 
Шагыйрь Нияз Гәрәев эшмәкәр дә булган икән. “Шигырьне инде мин укыганда ук яза идем. Ул вакыттагы шигырьләрем бүгенге шигырьләремнең сыман гына минем өчен (Б.г.. 2013, 6 март). Эшмәкәрнең фикерләве дә сөйләмендә чагыла башлаган – чагыштыруына игътибар итегез.
 
Сөйләм мотивларыннан яшәү урынына (авыл, шәһәр), социаль хәленә (эшче, авыл кешесе, зыялы, студент һ.б.) карап та телбизәк сайлап алына, үзгәртелә.
 
Боларны күзәткәндә үзгә төркемнәр яшәвенә игътибар итәргә кирәк. Мәсәлән, көләмәслек-комик, мәзәк, юмор-сатира төсмере күзәтелгән троплар аерылып тора бит. Алмаз Хәмзиннеке: Ялганлама – тотылырсың (Т.я., 2012, 25 сент.). Яисә Фәнзаман Батталныкы: Җир шарын үз файдаларына үзгәртеп бетереп, безне агач атка атландырып калдырачаклар, валлаһи; ...Милләтем хакына теләсә кайсы ишекне дә тибеп ачарлык үҗәт, үзсүзле зат мин (Б.г., 2012, 3 окт.).
 
Шулай ук телбизәкне үзгәртү эшчәнлегендә тематик төркемләү иътибарга лаек. Иҗатчылар белә: тема төрлелеге, аларны тематик төркемләп күзаллау телбизәкләрне актив кулланырга юл ача. Бүгенге гаммәви чараларда тропларны табигатькә кагылган темалар (аны саклау, кеше белән мөнәсәбәте, ел фасылларына бәйләнеше, тереклек-хайваннар: аеруча төлке, бүре, кыр казлары, балык төрләре, үлән, агачлар һ.б.); кеше холкына, яшәү рәвешләренә, гореф-гадәт, гаилә, кавышу-аерылышу, бала тәрбияләү, акча, эшмәкәрлек һ.б). кагылган тропларның актив кулланылуы.
 
Журналистика иҗатында да телбизәкләрне төркемләү ихтыяҗы чыгып тора. Менә яшәешнең төрле хәятенә, кешенең төрле холкына, һөнәр бүленешләренә карап төркемләнгән телбизәкләр. Мәсәлән, укытучы-хәбәрче Ф.Вафин бер язмасында ашыгу турында әйтем, мәкальләр җыйган (Т.я., 2012, 20 ноябрь): Ашыккан ашка пешкән (Башисем); Ашыкканнан акыл сорама (Башисем); Ашыккан бер эшне ике эшлә;, Ашыккан җитмәс, боерган җитә; Ашыккан соңга кал; Ашыгу – ахмаклык.
 
Менә Әхтәм Зарипов “Кунак – кунакны, хуҗа берсен дә сөймәс...” язмасында кунак, кунакчыллык, кунак булу, кунак итү темасына мондый әйтем, мәкальләр тапкан: Кунак – хуҗаның ишәге; Калса, кунак киткәч, ашлар узгач; Кунак кунакка охшамас, мактамыйча ашамас; Ыспай туңмас – калтырар, дигәндәй “Соңгысы” димәс, кунагын-кыстый-кыстый ашатыр; Кунакның срогы өч көн; Кунак ашы – кара-каршы; Ни бирсәң, шуны алырсың; Авызың тулы кан булса да кунак барында төкермә; Такта чәй, якты чырай; Йокы ястык сорамый, баш төртергә урын булса;
 
Менә Ф.Шакирова кеше почмагында яшәү проблемасына туктала. Ничарадан бичара дигәндәй, кеше почмагында яшәү – фатирга керүче өчен генә түгел, чит-ят кешене үз янына сыендырган хуҗа өчен дә зур сынау ул (Т.я., 2013, 13 дек.).
 
Шәхсән үземә “Мәдәни җомга” газетының “И туган тел...” кушымтасын чыгарганда ай саен диярлек тезбизәкләрне төрле тематикада эзләргә, сайлап алырга туры килде (әйтик, Яңа ел, Җиңү, Нәүрүз, Сөмбелә, Сабан туе, Белем көне кебек бәйрәмнәр, кыш, җәй, яз, көзгә багышланган, Өлкәннәр, Әниләр турында һ.б. тематик тупланмалар эзләп җыярга туры килде.
 
Менә боларны Халыкара көлү елы бар дигәч, җыйган идем: Тавыгына күрә төлкесе, заманына күрә көлкесе; Төлкене көлкегә калдырырлык (ягъни хәйләкәр кеше); Һәр көлгәнне дусым димә, һәр ачуланганны дошманым димә; һ.б:
 
Сөйләм шәхси һәм күмәк (коллектив) төрләргә аерыла дигән идек. Бу закончалык тропларга да кагыла. Шәхси троплар белән бергә күмәк (коллектив) тропларны күзәтергә була. Телбизәкне куллануны шәхси эшчәнлек яссылыгы белән генә кысалап калдырырга ярамый. Күмәк куллануның да үзенчәлекләре, чик-кысалары бар: авылныкы, төбәкнеке, диалекталь яссылыкта һ.б. Журналистик куллануга килгәндә, аерым редакциянекен, нәшриятнекен, корпоратив басманыкын аерып чыгарырга мөмкин. Күзәтүләр раслаганча, “Мәгариф”, ”Чаян”, “Сөембикә”нең, кайбер газетларның, радио, телевидение тапшыруларының (мәсәлән, “Азатлык”ның), телбизәк куллану һәм үзгәртү үзенчәлеген гомумиләштереп буладыр. Мәсәлән, “Мәдәни җомга”да “Мин әйттем”, “Фикер” рубрикалары бар. Шәхси сөйләмеңнең тел куллануы нечкәлекләрен белдерә алу өчен бер дигән форсат. Шул чыгышларда кайбер публицист, язучы, җурналистларның сәләте күренә дә (С.Кашапова, М.Абдуллин һ.б.) Әлбәттә, бу рубрикада, гадәттә, тематик чикләнгәнлек бар-барын, шулай да гомуми троп куллану үзенчәлекләре чагылмый калмый. Менә М.җ.ның бер битендә баш исемнәре рәвешендәге троплар: Хөкемдарга хөкем (оксюморан, сүз уйнату); Ашка – таш; Җан тартмаса, кан да тартмый (үзгәртелгән мәкаль, әйтемнәр). (М.җ., 2012, 17 февр.). Шул ук санда: Яшьләр, алдан аяк киенегез (башисем);
 
“Татарстан яшьләре”нең бу өлкәдәге иҗади тәҗрибәсен “үз итеп” еш куллана торган сүзләреннән башларга кирәктер. Бөтен матбугат шалтырату, кайберләре шылтырату дип язганда Т.я., мин белгәннән бирле, чылтырату дип язды. Үҗәтләнеп. Барлык хәбәрчеләренең төрлечә язуын төзәтеп, бер калыпка салып.
 
Димәк ки, бу газетның “үз” тропларының, телбизәкләренең дә иҗат ителүенә шикләнмәскә була. Мисаллар: Акчагызны учлап калмагыз (Т.я., 2011, 18 авг. Башмәкалә исеме); Безнең хәзер гомер күрелмәгән чыгымнарыбыз бик күп (Т.я., 2011, 18 авг. Башмәкаләдә); Түрәләр фаразлый, халык чамалый (Башмәкалә башисеме. Т.я., 2012, 29 сент.). Менә боларны да “Татарстан яшьләре”неке дип төсмерләргә буладыр: Бурычлы булсаң, өеңдә генә утыр (Т.я., 2012, 13 ноябрь); Тормыш бертуктаусыз башка сугып торганда кайдан килсен инде ул акыл (Т.я., 2012, 13 ноябрь); Сидек куыгым шартлаганчы намусым шартласын (сиясе килгәндә бәдрәф булмау) (Т.я., 2012, 6 дек. Башмәкаләдә). Арада штамп-гыйбарәләр дә очрый. Мәсәлән, әлеге дә баягы. Бер үк санда ике язмада (Т.я., 2012, 19 дек.).
 
“Адымнар” телевидение тапшыруының кайбер үзенчәлекләре. Фикерне (аеруча иҗтимагый-сәяси фикерне) гомумиләштереп бәяләү. Бу максатта, мәсәлән, “Кадак” рубрикасында сүз яисә гыйбарә белән белдерелгән сурәтне видео күренеш белән бәян итәргә омтылу; Алып баручы ярдәмчесе сыйфатында тәкъдим ителгән Шомбай йомгак фикерне халык авыз иҗаты әсәрләре белән белдерә иде: Әстәгъфирулла!; Калган эшкә кар ява; Ятып калганчы атып кал; Рәхмәт яугыры; Агач җимеше белән –кеше эше белән; Чебешне көзен саныйлар: Тимерне кызуында сук; “Адымнар”ның үз йомгак-афоризмы бар: Шундый-шундый эшләр тора-бара нишләр.
 
“Матбугат ру “ троплары: Камчы гына уйнатып утырган җайдакны бәгъзе ат та үз өстеннән чөеп ата ул (В.Имамов. 2013, 19 сент.); Тәрбияле булу тәрбия күрүдән килә (Шаһиморат Зәйни); Сарык та исән, бүре дә тук...Тик минем киез итек кенә юк!
 
“Чаян”ныкылар үзенчәлекле. Хәер, һәр төр сөйләмне анализлап чыгу бер язмада мөмкин түгел, бу – безнең максатка керми дә. Кызыксынган кеше күзәтү-уйлануларын дәвам иттерә ала. Ә без алдагы язмада телбизәкне үзгәртүнең яңа төсмерләренә күчәрбез.
 
 
Илдар НИЗАМОВ,
филология фәннәре докторы

---
Матбугат.ру
№ --- | 06.07.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»