|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.07.2018 Мәдәният
Шагыйрь, җырлар авторы Әсхәр Кәшфуллин вафатБилгеле шагыйрь, җырлар авторы 88нче яшендә вафат булды. Бу хакта Башкортстан Язучылар берлеге хәбәр итә. Әсхәр Кәшфуллин 1930 елда Башкортстанның Кушнаренко районы Чыршы-Тартыш авылында туа. Аның шигырьләренә билгеле композиторлар - Риф Арыслан, Нур Даутов, Рим Хәсәнов, Мөфтәдин Гыйләҗев, Фирзәр Мортазин, Илдар Шәрипов музыка яза.
Халыкка Кәшфуллинның "Бакыр чишмә", "Ышандыр", "Тормыш шуңа корылган", "Кем гаепле" кебек җырлары таныш. Аның җырларын Салават, Айдар Галимов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Виталий Агапов та башкара.
--- |
Иң күп укылган
|