|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.07.2018 Җәмгыять
Спас районында "яңгыр чакыру" йоласы узган (ФОТО)Спас районының Татар Такталысы авылында "яңгыр чакыру" йоласы уздырганнар. Халык дога кылган, чәй өстәле әзерләгән, бер-берсен су белән коендырган. Бу хакта муниципаль район сайтында хәбәр ителә. Йола уздыруда районның "Рассвет" социаль хезмәтләндерү үзәгендә эшләүчеләр, авыл халкы, балалар катнашкан. Өлкәннәр бергә Аллаһтан яңгыр сорап ялварган, ә балалар һәм яшьләр су сибешеп уйнаган. Хатын-кызлар учакта ботка пешереп, кунакларны сыйлаган, самавырдан чәй эчкәннәр.
--- |
Иң күп укылган
|