|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.07.2018 Хәвеф-хәтәр
30 градус эсседә Казан урамнары буйлап кайнар су ага (ФОТО)Казанның Чуйков урамы буйлап кайнар су ага. Җылылык торбасында авария аркасында җир өстенә кайнар су бәреп чыккан. Иртәгәгә кадәр якын-тирәдәге йортларда кайнар су да булмаячак, урам да ябылып торачак. Казан җылылык челтәрләре торбаны ремонтлауга керешкән. Әлеге торбалар 1983 елда ук салынган һәм бик искергән, диелә Казан мэриясе хәбәрендә.
Чуйков урамының Бондаренко һәм Мусин урамнары аралагындагы юлы бер тәүлеккә ябылып торачак. Анда асфальт төшеп киткән. Җылы суны иртәгә төштән соң бирергә планлаштыралар.
--- |
Иң күп укылган
|