|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.07.2018 Мәдәният
Актанышта узган Әлфия Авзалова фестивалендә Гран-при бирелмәде1 июльдә Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйгенең төбәкара өлеше узды. Бәйгедә Татарстан, Башкортстан республикаларыннан килгән үзешчән һәм профессионаллар катнашты, алар башкаруында 230 номер каралды. Төбәкара бәйгенең гала-концертында хореография, вокал, нәфис сүз осталары чыгыш ясады. Аларга жюрида утыручы җырчылар Салават Фәтхетдинов, Венера Ганиева, композитор Риф Гатауллин, язучы Рабит Батулла, шагыйрь Мөхәммәт Мирза, Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова (Авзалова) һәм башкалар бәя бирде, дип яза "Актаныш" сайты.
I, II, III урынга ия булучыларны жюри вәкилләре тәбрик итеп, диплом, чәчәк гөлләмәләре, акчалата премияләр тапшырды.
Иң кызыгы, быел фестиваль тарихында беренче тапкыр Гран-При үз иясен тапмады. Бәйгенең жюри рәисе Салават Зәки улы Гран-При бирелмәүне: “Бу - минем теләк, минем фикер”, - дип аңлатты.
"Гран-При иясенең җыр башкару осталыгына бәя бирүчеләр генә түгел, тамашачы да “аһ” итәргә тиеш. Әлфия апа Авзалова беренче тапкыр сәхнәгә чыккач, халык “аһ”иткән һәм 50 ел аны шулай тыңладылар. Ә бүгенге җиңүче дипломы катнашучыларга бары тик өмет кенә бирә, Казанда үтәчәк Әлфия Авзалова фестиваленә чакыру дип кабул итәргә кирәк моны!Биредә җиңүчеләр шул бәйгегә автомат рәвештә кабул ителәчәкләр", дигән Салават Фәтхетдинов.
Актанышта башланып киткән әлеге фестиваль быел беренче тапкыр халыкара дәрәҗәгә чыгачак. Актанышта аның төбәкара этабы узды. Биредә җиңүчеләр халыкара бәйгедә сайлау турын узмый гына катнаша алачак.
Әлфия Авзалова исемендәге Беренче халыкара фестиваль-бәйге ике елга бер мәртәбә Казанда оештырылачак. Беренче фестиваль быел 20-22 октябрьдә Казанда узачак.
--- |
Иң күп укылган
|