поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
19.03.2010 Җәмгыять

ФАТИР – ВЕТЕРАНГА, Ә КАЛГАННАРГА – КӨТӘРГӘ...

Ветераннарның торак шартларын яхшыртуга кагылышлы законга үзгәрешләр кертелгәннән соң, күпләр үзләренең фатирга мохтаҗ икәнлекләренә яңа төшенә башладылар диярсең?! Хәер, күп очракта ветераннар түгел, балалары, оныклары «уянып» киткәндәй булды. Сугышта катнашканнарны торак белән тәэмин итү ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына йөкләнде. Тик менә аның кадәр фатирны каян алырга? Бер түрәбез: «Казанда 100 фатир табып булмыймыни? Чират торучылар бер-ике ай көтеп торыр, иң мөһиме – ветераннарны кайгыртыгыз», – дигән фикерне белдергән. Чарасызлыктан, узган ел бюджет өлкәсендәгеләргә, предприятиедә эшләүчеләргә уйнатылган фатирларны ветераннарга бирә башладылар. Бу күпләрне гаҗәпкә калдырды. «Ни өчен бу шулай, без кайда яшәргә тиеш, исәп счетына күпме акча күчердек ләбаса», – дип борчыла халык. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директорының җәмәгатьчелек белән эшләүче киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Мидхәт әфәнде, интернетта тапшырылган беркетмәләр гамәлдән чыга дип искәртелгән. Ни өчен соңгы конкурста откан кешеләрнең фатирларын кире алалар соң?

 

– Беренчедән, конкурста фатир отканнан соң, кулга бирелгән вакытлыча беркетмә син бу торакның хуҗасы дигәнне аңлатмый. Чын беркетмәне алгач, ачкыч тапшырылгач, фатирыңны тартып алсалар, канәгатьсезлек белдерү урынлы. 2005 елның 1 мартына кадәр чиратка баскан ветераннарны Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан торак белән тәэмин итү – безнең төп максат. Без аларга тиздән әзер булачак фатирларны сайларга тәкъдим иттек.

 

– Соңгы зур конкурста ветераннар өчен дә фатирлар уйнатылды бит инде. Бу категория кешеләр өчен күпме кв метр мәйдан кирәклеге алдан билгеле түгел идемени?

 

– Күбесе документларны вакытында китермәде, кемгәдер фатир, урыны ошамый, сайландылар. Кайберәүләр шәһәр хакимияте аша алды. Шуңа алдан төгәл генә берни билгели алмадык.

 

– Ә тиздән яңа фатирга күченәм дип өметләнеп йөргәннәргә нишләргә?

 

– Киләсе конкурста торак сайлый алачаклар. Ул вакытта аларга фатир оту җиңелрәк булыр.

 

– Фатирсыз калганыңны каян белеп була?

 

– Ветераннар хәзерге вакытта фатир сайлый, аларга теләгән кадәр бүлмәлене алу хокукы бирелгән. Бу процесс соңгы сугыш ветераны фатирлы булганчы дәвам итәчәк. Ахырдан интернетта нәтиҗәләр басылачак. Сайттагы шәхси битегездә  конкурста откан фатирыгыз сугыш ветеранына тапшырылды дигән мәгълүмат чыкса, фатирсыз калган буласыз.

 

– Ничә ветеран фатирсыз соң әле?

 

– 12 кеше калып бара. Сугышта катнашучылар Ватанны яклап гомерләрен куркыныч астына куйганнар, кан түккәннәр, зур Җиңү китергәннәр. Алар белән бары горурланырга гына була.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы