поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.06.2018 Авыл

“Резин галоштан фарсит итеп...”

Иң борынгы бәйрәмнәребезнең берсе булган Сабан туен халкыбыз һәрвакыт үз иткән, нинди авыр заманалар булуына да карамастан, аны үткәрү җаен тапкан. Безнең кулга шуны дәлилләүче бер язма - революциягә кадәр Казанда нәшер ителгән “Кояш” газетасында басылган мәкалә килеп эләкте.

Дөресен әйткәндә, 1914 елгы “Кояш” газетасы түгел, ә 2006 елда “Безнең мирас” газетасында хәзерге им¬ляга күчереп бастырылган тәрҗемәсе. Анда сүз Сама¬ра губернасының Бөгелмә өязендәге берничә татар авылында булып узган Сабан туйлары турында бара. Хәзер бу авылларның барысы да Шенталы районына керә. 
 
Безгә бу журнал күп еллар буе Казанда эшләгән танылган журналист Гөлсирә ханым Гайнанова аша килеп иреште. Бүгенге көндә ул туган авылы Карабикколда яши. Зөфәр һәм Камил Якуповлар (танылган татар революционеры Камил Якуп исемен күп еллар Татар Әбдекие колхозы йөртте) - Татар Әбдекиендә патша заманында яшәгән Лотфрахман байның уллары. Колчакчылар 1919 елда Зөфәр Якуповны һәм Такый Исламов исемле тагын бер укытучыны совет мәктәбендә эшләгән өчен атып үтергәннәр.
 
Шушы язма аша ата-бабаларыбызның яшьлегенә сәяхәт итик әле. Без аны үзгәртмичә, ничек язылган, шул килеш бастырырга булдык.
Чирмешән буендагы Әб¬де¬ки, Карабиккол, Денис авылларында Сабан туе 1914  елның 15 - 17 апрельләрендә булып узды.
Менә 15ендә авыллар инде кызыл төс алган. Ире-хатыны, кыз-егетләре, бала-чагасы - һәм¬мәсе үзләренең иң матур вә иң дә яңа киемнәрен киеп, урам тутырып йөриләр. Бөтенесе шат, мәсгуд [бәхетле], өсләреннән фарыз төшкән кебек кыланалар иде. Авыл кыры¬ендагы ындырлар артындагы зур агач киртәгә сөлге дә чыгарылып асылган. Ул язгы җил белән җилферди, авылыбыз халкын үзе тора торган яшел чирәмгә чакыра. Урам тулы ха¬лык та шуның чакыруын кабул итә төсле иде. Бер тыкрыктан егетләр, ирләр чыгып китсәләр, икенче тыкрык¬тан төркем-төркем кызлар агылалар. Тегендә, ындыр артында, түбән оч ягын кып-кызыл хатын-кыз сыра баш¬лаган. Ин¬де элеккеге простойлыклар беткән, борынгы замандагы француз күлмәге вә яулыклардан җилләр искән. Кызларның күлмәкләре аршины 25-35 тиенлек сатин, башла¬рында 4-5 сумлык шәльяулыклар. Аякларында һәркаюсының резинкә галош я кәвешләре, теге килешле итеп тугылган матур киндерле чабаталар юк, аны кигән адәмне бөтен авылда да тапмассың. Аның сатин күлмәге, резинкәсе булмаса, ул инде Сабан ту¬ена чыкмыйча тора.
Яка чылбырлар, хаситә, зур вә киң беләзекләр дә кү¬рен¬миләр, алар урынына шомартылган, сарылы-яшелле таш¬лар урын тотканнар.  Теге җиң¬нәре укалап бетергән көмеш каптырмалы казакилар да юк, алар урынына зур шәлләр кереп баралар.
 
Егетләр инде тагын купшы, тагын фарсит итә төшәләр. Алар үзләренең кая басканлыкларын белмиләр, аларга бу көн бик кыйбатлы, алар бу көн бөтен эшне, бөтен кызыкны эшләп бетермәкче булып йөриләр. Башларын¬да бәй¬ләгән Казан бүркесе, өс¬ләрендә тужурка чалбар, аяк¬ларында резинкә галош. Әү¬вәлге замандагы тезгә ча¬клы җире җанкайлары тарафыннан чигелгән чалбар балаклары да күренми. Бу көннәрдә инде бөтен авыл шат, бөтен кеше үзенең нәрсәдәндер килгән шатлыгын әйтеп бирә алмый. Ул үзе дә белмәгән бернәрсә өчен шатлана, ул бер урында тора алмый, ул көнне бөтен авыл нурга чумган-чолганган.
 
Теге матур зифа тәнлеләр, бөтен авылга, аның урамнарына, тыкрыкла¬рына, хәтта аның тиреслек башларына ямь керткәннәр. Бөтен авыл гөж килә, һәммәсе Сабан туена, милли бәйрәмгә ашыгалар, шул сөемле бәйрәмебез белән үзләрен юандырмакчы булалар.
 
Дөрес, бу көн чырай сытып йөрүчеләр дә булгалый. Алары инде — мулла¬лар җәмәгате. Алар бу көнне ярканат кебек өйләреннән чыкмыйча яталар. Ходайның якты кояшы ярканатка очарга ирек бирмәгән кебек, бу милли бәйрәм дә ялган суфилык сатучы мул¬лаларга күтәрелергә, очарга ирек бир¬мидер. Инде алар үзләренең өйләреннән тешләрен шыгырдатып, ничә еллардан бирле тырышып-тырышып та Сабан туен бетерә алмаганлыкларына көенеп яталар. Җитмәсә тагын кайсыбер яшьләрнең Са¬бан туен химая итүләрен динсезлектән башка бернигә дә багышламыйлар. Аларга халыкны укытып, вәгазьләп, юл күрсәтеп, авылдагы эчке, яман гадәтләрне бетерү тиеш иде. Югыйсә үзләре итәк астыннан әллә ниләр эшләп бетерәләр дә, мескен халыкның елда бер әйләнә торган милли Сабан туйларын әллә нәрсәгә юрап бетерәләр.
Без, Сабан туйларын бе¬тер¬гәнче, аны әдәби юлга салсак, шактый гыйбрәтле күңел ачу урыны булыр иде.
 
Өч авылда да атлар узыштырдылар, кечкенә малайлардан башлап картлар¬гача үзләре узыштылар, көрәштеләр, сике¬рештеләр, көчләрне сынашып тар¬тышып та карадылар.
 
Хатын-кызлар үзләре аерым гына, икенче бер төштә уйна¬ды¬лар, йөгерештеләр, куыштылар. Үзләре белә торган бер уен да калмады, һәр авыл саен җы¬елган уннан артык сөлге, ничә йөзләп күкәйләр, һәммәсе дәрәҗәсенә карап, узган атларга, узышчыларга, егу¬чы батырларга өләшенде. Мөкяфәт [бүләк] алучылар билләренә зур кызыл озын сөлгеләр бәйләп, мактаныша-мактаныша ки¬теп бардылар.
Узган матур, сөлек кебек атлар, зифа буйлы үсмер егетләр, аларның батырраклары тагын әллә кемнәргә җәй буе сөйләнергә, икенче Сабан туе җиткәнче бөтен халык өчен мөхакәмә кылынырга [хөкем ителергә] зур сәрмая булып калды. Муллалар никадәрле җикеренмәсеннәр, халык килә¬се елга тагын шәбрәк, тагы да зуррак ясыйсы иде, дип йө¬рәксенеп калды.
 
Менә шул халык көченә әдәби көч тә кушылса, Сабантуйлары тагы да хозур, авыл халкы өчен күңел ача торган җир булыр иде. Әллә кайчаннан бирле ясалган, нигезләнеп килгән бу туйны бетерү кайда, бәлки, аның булуы өчен шатланырга, аны халык арасында тагын да тамырландырырга, милли гадәтне теш-тырнак белән сакларга тиештер, дим.
 
Зөфәр ЯГЪКУБИ.
(“Кояш” газетасы. 
1914. №399. 28 апрель)
(Язманы “Бердәмлек” өчен Шамил ГАЛИМОВ әзерләде)
 

---
Бердәмлек
№ --- | 29.06.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»