поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.06.2018 Язмыш

"Үзебез өйдән чыгып киткәндә батареяга бәйләп калдыра башладык"

Бу хәл әле пенсиягә чыгасы елларда булган иде. Пенсия өчен төрле кәгазь-документлар җыештырып йөрим, шунда бер оешмада секретарь булып утыручы таныш хатын бурычка акча сорады. Бераз запасым бар иде, ярый, кич өемә килерсең дидем. Ә ул, кичне көтеп тормыйча, эшен калдырып артымнан ук килеп тә җитте.

– Халисә апа, әҗәтне өч айсыз бирә алмам, көтәрсең инде, – дип, төче елмаеп, бер кап арзанлы чәй сузды. Шактый гына сумма биреп җибәрдем. Бернинди расписка-фәлән дә язышмадык, мин тәкъдим дә итмәдем, читенсендем. Сирәк кенә урамда очраштырды, юк-бар сөйләшкәләп, ашыгып кына узып киттек. Үтте өч ай. Акча китергән кеше юк. Киттем моның эш урынына, ә анда инде икенче хатын утыра. Танышымның исемен әйтеп сүз башлауга: “Халисә апа, әллә ул юньсез синнән дә әҗәт алган идеме?” – дип куйды. Баксаң, ул хатын бик күп кешеләрдән, бергә эшләгән иптәшләреннән дә бурычка акча җыйган икән. “Ул инде бөтен поселок буенча акча җыйган, әллә аның эчеп, эздән язганын син дә ишетмәгән идеңме?” – диде. Аның төрле кичәләргә берүзе генә йөргәнен, бераз “уҗымга чыкканын” ишеткәнем бар, һәрхәлдә, исереп йөргәнен белми идем.
 
– Соң, сез бер оешмада эшләгәч, белә торып ник әҗәткә бирдегез? – дидем, аптырап.
 
– Башта без дә бик аңлап бетермәдек, эчкән кеше шулкадәр оста ялганлый бит ул, – диештеләр биредәге кызлар. – Йә аларга каяндыр бер көтү кунак килеп төшкән, йә авылда каенанасын авыр хәлдә Казанга дәваларга салганнар... Иртәнге якта да авызыннан хәмер исе килгәндә: “Менә искәрмәстән дуслар килгән иде, куна калдылар, иртән башларын төзәттерәсе булды, үзем дә бер генә рюмка тоттым”, – дия иде.
 
Эштән куылгач, авылга үз әти-әниләренә кайтып киткән икән. Мин биредәге адресларын алып, киттем боларга. Әле домофоннар юк, дүртенче катка җайлы гына күтәрелдем. Ишекне укучы малай ачты, фатирларына кердем. Әти-әниең кайда диюемә малай: “Апа, әллә әни сездән дә акча алган идеме?” – дип сорады. “Әти инде күптәннән әҗәт түләп яши, үзебез такы-токы ашыйбыз, юньле ризык та күргәнебез юк, – диде малай, олы кешеләр кебек. – Әти кич кайта, ул кайткач кер инде син”, – дип озатып калды. Менә шулай, кул белән биргәнне аяк белән эзләп йөрим, акыл булмагач. Икенче көнне кич кабат бардым әҗәт юллап. Ире дә бик йончыган, төс ташлаган. Сөйләшеп киттек (мин аны элек белә идем). Фатирларында да ни юньле мебель, келәм-фәлән, савыт-саба юк. “Ныклап эчә башлаганына да инде өч ел бардыр, ашарга әзерләү, малайның өс-башын юу, дәрес хәзерләтү дә үземнең өстә, – дип зарланды ир. – Эшем дә бик акчалы түгел, бер ияләнгән коллектив, йөрергә якын дип, эш алыштырасым килми. Биргән әҗәтеңә расписка яздырткан идеңме соң?” Юк, минәйтәм. “Мин сиңа ышанам, – диде ул. – Башта вак-төяк әҗәтләрен түләп бетерим инде, әкренләп, бүлгәләп булса да, сине дә бәхилләтермен”. Берәр елдан икегә бүлеп түләде ул исерекбаш хатынының бурычын.
 
Хатын авылында да шулай эчеп, исереп ята икән. Әти- әниләре кияүгә: “Алып кит, зинһар, бөтен пенсия акчабызны талап эчә, без бит сиңа исерек кыз бирмәгән идек, дәваларга алып бар”, – дип әйтәләр ди. Шундый ук хатынлы тагын бер ир белән һаман сөйләшеп йөрибез. “Ике тапкыр дәваларга алып бардым, бераз гына тукталып тора да, кабат эчә башлый, хатын-кыз дәвага да бирешми икән, – дип сөйли бәхетсез ир. – Аптырагач, үзебез өйдән чыгып киткәндә батареяга бәйләп калдыра башладык. Берсендә елап-мескенләнеп, кызны бауны чишәргә мәҗбүр иткән, шуннан өч көн югалып торды, үзе кебек бер алкаш фатирыннан барып алдык”.
 
Сүзем әҗәттән башланган иде бит әле. Монысы узган ел гына булган хәл. Этнең дусты күп булыр, өенә килсәң юк булыр дигәндәй, тагын берәү бурычка акча сорады. Ялгызы гына яшәүче хатын, балалары белән аралашмый, дача участогында кечкенә генә йорт тергезмәкче икән. Аңа кадәр бары бер сарай кисәге генә булган (үзе сөйләве буенча әйтәм, барып күргәнем юк). “Сораган суммаңны биреп торам, ноябрь башында оныгым армиядән кайта, аның кайтуына, өс-башына дип саклаган акча”, – дидем. Ә ул дүрт-биш айга алмакчы. Беренче катта яшәүче авылдаш хатын чәйгә дәшәргә кергән иде. Аңа да хәлне сөйләп аңлаттым, килсен инде, алайса ул акча алырга килгәндә чыгып качкан кебек була бит дидем. Ул арада поселокның икенче башыннан әллә очып килеп җитте бурыч сораучы “дустым”. Аяк киемнәрен дә салып тормыйча, ишек төбеннән генә мине бик ашыктырып кулын сузды: “Бир тиз генә, ашыгам”, – диде. “Тукта, кер әле, менә күрше белән чәйләп тә алырбыз бергәләп, алган акчаңа расписка да язарсың”, – диюемә үпкәләп, ишекне каты ябып чыгып китте. Бурыч-акча менә шулай араны боза торган әйбер дә икән әле ул. Шул хәлдән соң теге “дустым”ның эзе суынды. Урамда да күрмәмешкә салынып, читләтеп үтә башлады. Бәлки андый “дус”ның югалуы хәерледер.
 
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА. Сарман районы, Җәлил поселогы. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 29.06.2018
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»