поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.06.2018 Бәйрәм

Җырчы Алмаз Мирзаянов Сабантуйны "тетеп атты": Комментировать итмим, сүгенәсе була!

Татар эстрадасында яшь җырчыларның берсе булган Алмаз Мирзаянов Сабан туеннан канәгать түгел. Артист инстаграмында эмоцияләрен яшермичә, милли бәйрәмебезне "тетеп" атты (үзгәртми бирәбез):

"Сабантуйлар гөрли! Дөресен әйткәндә, гөрләми! 4-5 бәйрәмдә булдым, җаны юк бәйрәмнең. Бәлки мин барган җирдә генә дисәм, коллегалардан да шундый сузләр ишеттем. Нигә алай икән дип уйлап йөрим.

Уеннар! Əллә нишләтеп бетерделәр аларны. Тузга язмаган, теләсә нинди, сәламәтлек өчен куркыныч ярышлар күп кебек. Кем тизрәк кадак кага? Бер капчык шикәр комы күтәреп кем күбрәк круг ясый?! Хатын-кызлар арасында гына анысы! Монысын комментировать итмим, сүгенәсе була!

Авыш колгадан суга сикереп, башы белән ләмгә кадалган кешедән дә башкаларга кушылып көләсе килми. Көрәш турында да язмыйм, каны чәчрәгән, борыны сынган, кая икәнен аңламастай итеп башын имгәткәннәрне күреп бәйрәм рухы тумый күңелдә. Ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киткәннәре дә булды. Ләкин, көрәш шуңа да көрәш инде ул! Берничә сәгать имгәнгәннән соң абсолют батырга микроволновка белән тәкә буләк иткәннәрен күргәч...

Бәлки мин дөрес уйламыймдыр, тик миңа бүгенге көн Сабантуйлары первобытный заманнарны хәтерләткән кебек. Һаман да шул чүпрәк-чапрак тарату. Аннары шуларны ук җыеп алалар киләсе елга. Дөрес, күлмәктер, чалбардыр ише киемнәр дә бар. Туганнар арасында туган көннәргә йөз кат бирелеп, хуҗасын тапмаган күлмәкләр. Җиңеп зуррак бүләкләр алучылар да бар, шул бер биш-алты кеше инде ул, фамилияләрен ятлап бетерәм кабатлый торгач.

Концерт программасына килгәндә, ниндидер балаган ясарга туры килә. Бу яктан җырчы интегә, теге яктан ярышлар комментировать итәләр, баш әйләнә башлый. Местный алып баручылар килгән алып баручыга сөйләргә ирек бирмәскә тырыша, акча аласың бит син дип төрттерә.

Соң беркемнең дә бушка үзен интектереп йөрисе килми инде. Аннары мин аңламаган бер нәрсә, оештыручылар бәйрәмне максимально озаграк иттерергә тырышалар никтер. Халык та арып бетә, безнең дә башка җирдә чыгыш ясыйсы бар югыйсә. Эш әле анда гына да түгел. Яме юк бәйрәмнең! Миңа гына шулаймы?! Матур итеп, матур реквизитлар белән 5-6 уенны калдырырга да, күбрәк олыларны җәлеп итеп бераз уен уйнат, аннары бераз концерт кара, аралаштыр шуларны. Аннары төп батырга көрәшне кара да, рәхәтләнеп биеп таралыш бит инде. Əй! Сезгә дә ошамаган моментлары бармы? Языгыз әле!

---
Матбугат.ру
№ --- | 27.06.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»