|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.06.2018 Фаҗига
Татарстанда укучы бала батып үлгәнТатарстанның Апас районында 11 яшьлек кыз батып үлгән. Бу турыда социаль челтәрләрдә фаҗига шаһитлары хәбәр итте. Кыз 24 июньдә, якшәмбе көнне, көндезге өч тирәсендә баткан. Ул Коштавылы тирәсендәге зур булмаган ясалма күлдә су коенырга барган. Берникадәр вакыттан соң, бата башлаган. Моны күреп торган берничә кеше берничек тә ярдәм итәргә өлгермәгән, дип яза Татар-информ.
Баланың мәетен төптән табып, полиция хезмәткәрләренә биргәннәр.
--- |
Иң күп укылган
|