поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.06.2018 Милләт

90нчы дистәне ваклаучы Батулла киләчәк буынга васыятен җиткерде

Элек кенә ул музейларда кычкырып сөйләшергә дә, экспонатларга кул белән орынырга да ярамаган. Замана музейларында тәртип башка хәзер.

Бүгенге музейлар – тарих өе генә түгел, әдәбият, мәдәният һәм сәнгать үзәге дә. Безнең Татарстан Милли музее да шулай үрнәк булырлык эшләр башкара. Бездә инде менә шактый еллар рәттән Әдәби салон эшләп килә. Ул күп кенә классик язу­чыларның, милли сәнгатебездә зур роль уйнаган шәхесләребезнең тормыш юллары һәм иҗатларына багыш­ланды. Исәннәре белән бергә инде бакыйлыкка күчкәннәрен дә онытмас­ка тырышабыз. Музеебызның Әдәби салон утырышлары уза торган икенче катындагы конференц-зал диварлары Фәнис Яруллинны тәгәрмәчле арбасы белән күтәреп менгезгәнне дә хәтерлиләр әле. Разил Вәлиев, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Фатих Кәримгә багышланган Әдәби салон утырышлары да тамашачы күңелендә озак сакланыр. Әле менә күптән түгел генә быел 80 яшен тутырган аксакал әдибебез, халык язучысы,Тукай премиясе лауреаты Батулланың юбилеен да музеебызда зурлап уздырдык.
 
Батулла ага безнең музейга, аеруча Әдәби салоннарга кунак булып еш килә. Аның каләмдәшләре иҗатына җентекле бәя биргән саллы чыгышлары мондый кичәләрнең дәрәҗәсен күтәрә, үтемле итә. Бигрәк тә Кәрим Тинчурин, Әлфия Авзалова, Һади Такташларга багыш­ланган кичәләр әзерләгәндә, аның ярдәме зур булды. Яше шактый олы булса да, ул беркайчан да чакырулардан баш тартмый, әдәбиятыбызга, сәнгатебезгә тугры хезмәт итә.
 
Шуңа да, олы рәхмәт йөзеннән, аның үзенең кичәсен дә күңелләрдә калырлык итеп үткәрергә тырыштык. «Без барыбыз да балачактан» дигән әлеге кичәгә әдипнең каләмдәшләре дә, аның иҗатын яратучы гади укучылары да килде. Әлеге чараны кереш сүз белән музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова башлап җибәрде һәм юбилярга чәчәк бәйләме бүләк итте. Филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин Рабит Батулланы төрле жанрларда иҗат итүче әдип буларак ачты, Татарстанның халык артисты Фәридә Сафина аның укучысы буларак, Рабит аганың педагоглык эшчәнлегенә тукталды. Шагыйрь, халык язучысы, Тукай премиясе лау­реаты Марсель Галиев Батулла белән булган кызыклы хәлләрне искә төшереп, кичәне җанландырды. Шагыйрь, Тукай бүләге иясе Илфак Ибраһим Батулла аганың тормыш дәресләре турында сөйләде. Шагыйрь, Тукай бүләге иясе Газинур Морат аны милләтебезгә хезмәт итүче буларак танытты һәм аңа багышланган шигырен укыды. Әлеге кичәдә Батулла яхшы ата буларак та ачылды. Аның уллары Нурбәк белән Байбулатның уңышларын тамашачы экраннан күрде.
 
Әдәби салон утырышы, гадәттәгечә, җыр-моң белән бергә үрелеп барды.
 
Кичәнең иң истә калган өлеше Батулла агай үзе сүз алгач булгандыр. Аксакал әдип кеше күңеленә бөтен матурлык, бар байлык: дин дә, тел дә, иман да ана сөте, бишек җырлары белән балачактан салынганын, шуңа да балаларга бик игътибарлы булыр­га кирәклекне искәртте. 90нчы дистәне ваклаучы әдипнең бу сүзләре киләчәк буынга васыять булып яңгырады сыман.
 
Флүрә Каюмова, Татарстан Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

---
Шәһри Казан
№ --- | 22.06.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»