поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.06.2018 Спорт

Бәйрәм узса да, сөйләр сүзләр бар әле (ВИДЕОАНОНС)

Күптән түгел авыл һәм районнарда татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйлар гөрләп узып китте. Кайбер җирләрдә бу күркәм йола әле дә дәвам итә. Мәсәлән, башкалабыз КазандаСабантуйны 23 июнь көнне зурлап үткәрергә уйлыйлар.

Районнардагы төп батырлар инде билгеләнгән, көрәшченең төп бүләге – тәкә инде үз хуҗасын тапкан. Димәк, киләсе елда узасы “Манзара” премиясендә кемнәр катнашасыларын якынча билгеләп үтәргә мөмкин. Шулай да көрәш турында сүз чыккач, иң мөһим вакыйга турында әйтмичә калып булмый. Ул да булса –Саба районы Мингәр авылында узган дөнья чемпионаты.

Биредә Россия данын яклап, илебезнең төрле өлкәләреннән килгән көрәшчеләр көч сынашты. Алай гына да түгел, әлеге җиде үлчәү авырлыгында бил алышкан баһадирның барысы да “Дөнья чемпионы” исеменә лаек булдылар. Әлбәттә, мондый дәрәҗәле исемне алу өчен никадәр тир түгәргә, спортны яратырга, үҗәт булырга кирәк.
 
Егор Егоян, Азат Нурмөхәммәтов, Альберт Рәхмәтуллин, Ренас Кәлимуллин, Ильмир Төхвәтуллин, Айнур Сыртаев, Муса Галләмов исемнәре күпләребезгә яхшы таныш. Нәкъ менә алар мәртәбәле ярышларда катнашып җиңүләр яулап, “Россия чемпионы”, “спорт остасы” кебек исемнәргә лаек булалар. Куелган максатларга ирешү өчен алар җәрәхәт алудан да курыкмыйлар. Мәсәлән, Төмән өлкәсеннән килгән, Россия данын яклаган – Егор Егоян дөнья чемпионатына кала берничә көн алдан имгәнә. Шулай да ул, авыртуга түзеп, теше-тырнагы белән беренчелекне бирми. Ханты-Мансийсктан килгән Альберт Рәхмәтуллинның да кискен көрәше күпләрне таң калдырды. Ник дигәндә, көндәше Игорь Бешляга белән көрәшкән вакытта алган яралары өчен хәтта берничә тапкыр көрәшне туктатырга туры килде аңа. Билгеле, һәркемнең җиңәсе килә. Ләкин, күрәсең, Альберт Рәхмәтуллинның омтылышы зуррак булгандыр. 
 
Әйе, көндәшләр барысы да нык, күбесе спорт остасы исемен йөртүчеләр. Шулай да, андый көндәшләр булуга, безнең спортчылар каршы түгел.
– Шулкадәр спортчы безнең көрәшкә тартылып, кереп китсә – мин каршы түгел. Көндәшләр арта дип тә курыкмыйм. Киресенчә, аларның күп булуы яхшы, көрәшне башка җирләрдә дә танытып булыр иде, шулай ук ярышларны Татарстанда гына түгел, башка өлкәләрдә дә оештыру мөмкинлеге ачылыр иде, - дип белдерде дөнья чемпионы – Муса Галләмов. 
 
Дөнья чемпионатына көрәшчеләр генә түгел, халыкара класслы хөкемдарлар да әзерләнде. Алар өчен махсус семинар оештырылды. Сабантуй бәйрәмнәре гадәттә алар өчен келәмдә, көрәш мәйданында уза. Динар Зиннәтуллинның да нәкъ менә шулай.
 
– Саба районы Мингәр авылында булган көрәш буенча дөнья чемпионатына хөкемдар буларак чакырдылар. Әле моның белән  генә чикләнеп калмыйм, шулай ук үзебезнең Биектау районында үтәчәк Сабантуйда һәм башка берничә авылда хөкемдар булачакмын. Бәйрәмнең башка чараларына вакыт бик калмый: мин я хөкемдарлык итәм, я көрәшәм, я көрәшне гади тамашачы буларак карыйм, – дип сөйләде ул. 
 
Бәйрәм уза, ләкин аның шаукымы әле озакка бара. Көрәш буенча дөнья чемпионатында булган күп кенә вакыйгалар тамашачыга әле билгеле түгел. Нәкъ менә шулар хакында тиздән GONGTV спорт һәм музыка каналында чыгачак “Данлы мәйдан” тапшыруында сөйләшәчәкбез.  Студиянең кунагы –  чемпионатта Россия җыелма командасының баш тренеры, Фәрит Шәйхетдинов.Тапшыруның алып баручысы – Журналистлар берлеге әгъзасы, Айдар Шәймәрданов. 

Алинә ЮНЫСОВА
Gong-TV
№ --- | 21.06.2018
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»