|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.06.2018 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда бер ирне яшел мамба еланы чакканКазанның 7 шәһәр хастаханәсе табиблары агулы яшел мамба чаккан ирнең гомерен саклап калганнар. Ир кеше узган атнада авыр хәлдә реанимациягә китерелгән. Зыян күрүче сирәк очрый торган агулы еланнар үрчетү белән шөгыльләнүче булып чыккан. Аның әйтүенчә, ул көнне яшел мамба кәефсезрәк булган һәм хуҗасының бармагын тешләп алган.
Ә аның агуы үтерергә сәләтле, 3-15 сәгать эчендә кешенең гомере өзелергә мөмкин. Бу Россиядә яшел мамба чагуның беренче очрагы булып санала. Бәхеткә вакытында күрсәтелгән табиблар ярдәме ир кешенең гомерен саклап калырга ярдәм иткән.
--- |
Иң күп укылган
|