поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.03.2010 Җәмгыять

ГАДЕЛЛЕК ӘХЛАКЛЫЛЫККА БӘЙЛЕМЕ?

«Бармы соң ул?» – дияр укучы язманың исеменә күз салуга ук. «Гаделлек юк ул!» – дип кистереп әйтер пессимистлар. Ә мин сорауны башкачарак куяр идем: «Үзебез гаделме соң без?» «Юк, гадел түгел», – дигән җавапны берәүдән дә ишетеп булмас, мөгаен.

Чыннан да, якыннарыбызга гына түгел, тирә-юньдәгеләргә дә гаделме соң без? Кылган гамәлләребез, уйларыбыз нинди? Җавап табуны һәркемнең үзенә калдырып, «гаделлек» төшенчәсенең мәгънәсенә күчик.

 

«Гаделлек» төшенчәсе бер-берсеннән аерылган ике мәгънәгә ия. Көндәлек тормышта алар, еш кына кисешеп, буталчыклык тудыралар. Сәясәт һәм хокук, бигрәк тә халыкара хокукый мөнәсәбәтләр турында сөйләгәндә моны аерып кую аеруча мөһим. Беренчедән, «процессуаль», ягъни кануни хокукны аерып карарга кирәк. Бу мәгънәдә гаделлек закон таләпләрен төгәл үтәп чыгарылган карарны яки нәтиҗәне чагылдыра. Һәрхәлдә, кануннар гаделлеккә ирешү максатын куярга тиеш. Аның махсус символ-билгесе дә бар: кылыч һәм үлчәү тоткан, күзләрендә бәйләвеч булган фигура. Гаделлекнең икенче мәгънәсе – законда чагылдырылганнан югарырак булган критерийга һәм гомумкешелек кыйммәтләренә мөрәҗәгать итү.

 

Абсолют гаделлек буламы?

 

Бер яктан караганда, бу сорау сәеррәк яңгырый кебек. Ничек инде ул алай? Гаделлек бер генә була бит, дигән урынлы фикер дә туа. Биредә сүз кеше уйлап чыгарган критерийлар һәм кыйммәтләр турында бармый. Аллаһыдан килгән югары гаделлек бар. Без моны тулы мәгънәсендә кайчан да булса аңлый алмабыздыр, күрәсең. Шуңа күрә ислам динендә гыйлемгә, белем алуга омтылу дигән үтә зарур таләп куела. Күбрәк белгән, күңелең һәм җаның белән зирәгрәк тойган, тулырак аңлаган саен илаһи гаделлекне кабул итүгә дә шулкадәр ныграк якынаясың.

 

Исламда кеше хокуклары болай чагыла: 1) Аллаһы Тәгалә алдында адәм балалары барысы да бертигез. Ул бары тик Аллаһыга гына табынырга тиеш; 2) кешеләр хуҗалык эшчәнлекләрендә табигать байлыкларыннан файдалануга тигез хокуклы (әмма кеше аларга сакчыл карарга, үзе турында гына түгел, киләчәк буыннар хакында да уйларга бурычлы); 3) һәр кеше яшәү чыганагын хәләл юл белән, башкаларны рәнҗетмичә табарга тиеш; 4) һәр кеше милеккә хокуклы; 5) мохтаҗларның хакы байлар һәм хәллерәк кешеләр өстендә (гошер һәм зәкят бирү); 6) барлык җитештерү чаралары бөтен җәмгыять мәнфәгатьләрендә файдаланылырга, табигый байлыклардан һәм сәнәгать җитештерүе нәтиҗәсендә алынган керем гадел бүленергә, һәркемгә өлеш чыгарылырга тиеш; 7) икътисадның тигез үсешен һәм җәмгыять әгъзаларын изүдән саклауны тәэмин итү өчен, ислам дине монополияне, рибачылыкны, сату-алу барышында басым ясауны, ялган рекламаны тыя; 8) шәригать кануннарына һәм гомумкешелек кыйммәтләренә, җәмгыять мәнфәгатьләренә зыян китермәгән теләсә нинди икътисади эшчәнлек төрләре дә рөхсәт ителә.

 

Ислам динендә икътисади гаделлек төшенчәсе мөһим урын тота. Мохтаҗларга ярдәм иткәндә син дөрес эшлимме, юкмы дип уйлап тормыйсың. Болар синең күңел түреннән килә, чөнки син әхлаклы. Ә инде әхлаклы булу ул гаделлек дигән сүз.

 

Россиядә ничек?

 

Гаделлек темасы, бәхет кебек үк, мәңгелек тема. Шунысын да искәртү урынлы булыр, гаделлек турында гадәттә безнең күз алдында барыбызга да яки күпчелеккә кагылышлы зур гаделсезлек кылынганда гына сөйли башлыйлар.

 

Россиядә гаделлек гасырлар буена социаль статуска бәйле рәвештә билгеләнгән. Мәсәлән, алпавытлар Россия халкының бер процентын гына тәшкил итсәләр дә, сөрү җирләренең яртысына ия булуларын гаделлек, ә крестьяннар моны гаделсезлек санаганнар. Бу үлчәүне бүгенге көнгә күчерсәк тә бернинди дә аерма булмас. Социализмнан капитализмга күчкәндәге милек бүленешен һәрберебез үз җилкәсе аша уздырды. Аның идеологлары безгә яңа бүленеш схемасын гаделлек дип тәкъдим иттеләр. Шулай булгач, Россиядә гаделлек төшенчәсен хакимият билгели булып чыга түгелме?

 

Гаделлекнең нигезе нидә?

 

Әлеге сорауга әхлаклылыкта дип җавап бирсәм, яңалык ачмам. Әмма бу очракта әхлаклылыкны да икегә бүлеп карау дөресрәк булыр: җәмгыятьтә кабул ителгән критерийлар буенча һәм гомумкешелек кыйммәтләренең асылын тәшкил иткән әхлаклылык. Беренчесе хис һәм омтылышларыңны, эш-гамәлләреңне, мәнфәгатьләреңне гомумҗәмгыятьнеке белән килештерүне күздә тотса, икенчесе исә шәхеснең рухыннан килә, критерийларын да намуслылык дәрәҗәсе билгели.

 

Философлар, гаделлекнең критерийларын бер-ләштереп, гомуми билгеләмә – формула төзегәннәр. Ул болай яңгырый: «Башкаларга алар сиңа нәрсә кылуларын теләгәнчә гамәл кыл. Үзеңә китерүләрен теләмәгән нәрсәне башкаларга да китермә». Гадиләштереп әйткәндә, бу башкаларга да үзеңә караган кебек карауны аңлата. Әмма нәфес, көнчелек кебек сыйфатлар бу хакыйкатьне кабул итәргә ирек бирми. Башкаларның хәленә керү, малны хәләл юл белән генә туплау һәм мохтаҗларга да өлеш чыгару, кешене эш-гамәлләр белән генә түгел, ә сүз белән дә рәнҗетмәү, үзеңне алардан өстен куймау кебек әхлаклылыкның, гаделлекнең нигезен тәшкил иткән сыйфатлар аңа чит-ят, хәтта ахмаклык булып та тоела башлый. Өстәвенә җәмгыятьтә моны акларлык сәбәпләр дә бар кебек: башкалар өлешенә кермичә байлык туплап булмый; нинди дә булса дәрәҗәгә ирешү, бүләкләр алу өчен кемгәдер куштанланырга-яраклашырга, аңа нәрсәдер бирергә кирәк; проблемаларны хәл итү, үз эшеңне алга җибәрү өчен кесәңнең калын булуы мөһим һ. б. Намуслы кеше бай булмый, дигән әйтем дә җәмгыятьнең хәзерге халәтен чагылдыра.

 

Нәрсә көтәргә?

 

Бүген зыялылар әхлак дәрәҗәсенең төшүе, бозыклыкның, яман гадәтләрнең торган саен киңрәк һәм тирәнрәк тамыр җибәрүе турында чаң сугалар. Һәм бик урынлы. Телевизор экраннарыннан, кинофильмнардан, интернет челтәреннән агылган бу тискәре күренешләрне һәм сыйфатларны сеңдереп үскән яшьләр аларны инде яшәү рәвеше, «текәлек» итеп кабул итә башлады. Җәмгыятебез дә тора-бара шундыйга әйләнмәс дип кем гарантия бирә ала?! Әхлаксыз җәмгыятьтә инде гаделлеккә урын юк. Ул «бүре законы» буенча яши. Әхлаклылык һәм гаделлек инкыйразының нәтиҗәсен хәтта күз алдына да китереп булмый. Шулай да киләчәкнең «идеаль» кешесе образын Голливуд тудырырга өлгерде инде, ул – аны коткару хакына һәлак булган дустының гәүдәсен чүп савытына ташлап калдырган супермен. Аннан нәрсә көтәргә икәнлеген һәркем күзаллый алырдыр, мөгаен.


Фирдәвес ЗАРИФ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»