• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Октябрь
  • Рәүф Игъламов (1941-2016) - театр белгече
  • Рәсим Хаҗиев - журналист
  • Булат Ибраһим - шагыйрь
  • Заһидә Бурнашева (1895-1977) - шагыйрә
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
  • Исэнмесез! Ремонт стиральных и посудомоечных машин,качественно и с гарантией! Частный мастер Казань 89393369585 Радис
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
 
 

 
Архив
 
17.03.2010 Җәмгыять

ЮККА ЧЫГУ

Сугыш кичкән 86 яшьлек Рәйсә әбине ветеран дип танырга кем ярдәм итәр?

Мөслим районы Уразмәт авылында яшәүче Рәйсә Гыйззәтуллина (ир фамилиясе) Бөек Ватан сугышында катнашса да, бүгенгәчә үзенең фронтта булганлыгын исбатлый алмый. Чөнки фронттан кайткач, аның Кызыл армияче кенәгәсе һәм бөтен документлары, сугыш бүләкләре, өйләре яну аркасында, юкка чыга.

 

Мөхәммәтсалихова Рәйсә Мөхәммәтсалих кызы (Актаныш хәрби комиссариатыннан алынган мәгълүматта Салихова Рәйсә) 1924 елда Калинин районы (хәзерге Актаныш районы) Түбән Яхшый авылында туа. 1938 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый. Чапаев исемендәге колхозда бригадир булып эшли. 1944 елда армия сафына чакырыла. Хәрби комиссариатта район буенча 13 кеше җыела­лар. Араларыннан өчесен сайлап алып, атларга утыртып, Алабугага алып китәләр.

 

Алабугада 15 көн тоталар аларны. Аннары Исмәгыйлев фамилияле бер хәрби Казанга алып китә. Казанда 6 айлык курсларда (пешекчеләр әзерләү курслары булырга да мөмкин) укып, сержант званиесе ала. “Безне – 500 ләп хатын-кызны, сугышка әзерләделәр: поварлыкка да укыттылар, автомат сүтеп җыю, стройда йөрү, “пластунски” шуышу – берсе дә калмады”, – дип искә ала Рәйсә җиңгәчәй ул вакытларны. Өйрә­нүләрдән соң, бер төндә аларны тимер юл вокзалына алып китәләр. Шулай итеп, Түбән Яхшый кызы 29 полк составында 1 нче Балтыйк буе фронты гаскәрләренә барып кушыла. Башта аны санротага перевязочныйга ярдәмче итеп билгелиләр, аннары фронтның алгы сызыгыннан яралыларны чыгаруда һәм аларга беренче ярдәм күрсәтүдә катнаша. “Каты яралыларның ыңгырашуларын, ярдәм сорап күзгә карап торуларын мәңге онытасым юк. Авыр хәлдәгеләре берни белми. Андыйларны тизрәк госпитальгә озату ягын карый идек”, – ди Рәйсә җиңгәчәй. Шулай итеп ул Литва, Латвия җирләрен фашистлардан азат итүдә катнаша. Җиңү көнен – Каунас шәһәрендә каршылый. “9 майдан соң хатын-кызларны лагерьга җыйдылар, бик нык тәрбияләделәр”, – ди ул. Үзе сөйләвенә караганда, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен “За отвагу”, “За боевые заслуги” медальләре белән бүләкләнә. 1945 елның августында Түбән Яхшыйга кайта. Сугыштан соң Рәйсә җиңгәчәй Әгерҗедән Казанга тимер юл салуда катнаша, Ижауда печән чабып акча эшли. 1956 елда Мөслим районы Уразмәт авылында яшәүче Салихҗан абыйга тормышка чыга. Алар бергәләп 1 кыз, 2 ул үстерделәр.

 

Бүгенге көндә Рәйсә Гыйззәтуллина Уразмәттә яши. Аңа инде 86 яшь. Ун елга якын инде Рәйсә җиңгәчәйнең аяклары йөрми. Балалары үз яннарына чакырсалар да: “Үз нигеземне ташламыйм”, – дип ялгызы гомер кичерә. Балалары, киленнәре, шөкер, ярдәмнә­реннән ташламый. Ходай биргәненә канәгать булып, хөкүмәтнең 7 мең сум (соңгы артканнан соң) пенсиясен җиткереп гомер итә ул. Сугыш ветераны дигән исеме булса, пенсиясе дә, билгеле, 2-3 тапкыр артыграк булыр иде. Бәлки йөри алмый башлагач та, машина артыннан да йөргән булырлар иде. 65 еллык уңаеннан сугыш ветераннарына вәгъдә ителгән фатирдан да өлеш чыкмый калмас иде. Ни дисәң дә, бөтен уңайлыклары булган өйдә яшәргә ул бик тә лаек.

 

Сугышта катнашканлыгын исбатлар өчен соңгы елларда төрле инстанцияләргә запрослар ясатсалар да, уңай җавап ала алганнары юк. Чөнки Рәйсә җиңгәчәй хәрби часть, рота, полк номерларын хәтерләми инде. Шулай да бер сөйләгәнендә: “29 полкка эләктем”, – дигән иде. Балалары Рәйсә җиңгәчәй әле яшьрәк вакытта: “Фронт белән Баграмян командалык итте”, – дип сөйлә­гәнен хәтерлиләр. Тарихи чыганакларга мөрәҗәгать итсәң, 1944 – 1945 елларда Литва, Латвия җирләрен немецлардан азат итүдә хактан да командующий И.Х.Баграмян җитәкчелегендәге 1 нче Балтыйк буе фронты сугышчыларының Полоцкий һәм Шяуляй, Багратион операцияләрендә катнашуы билгеле. Димәк, фронтовик сөйләгәннәрдә тәңгәллек, хаклык бар. Ләкин үзеңнең сугышта булганлыгыңны, ут эчендә йөргәнлегеңне исбатлар өчен болар гына аз. Чынлыкны эзләүдә без “Ватаным Татарстан” газетасына да зур өметләр баглыйбыз. Бәлки республикабызда Рәйсә Салихова белән Казанда бергә хәрби әзерлек курслары үтүчеләр яки бергә фронтта булучылар исән-саудыр?

 

Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм иткәндә күкрәгенә медальләрен тагып, хәрби парадларда катнаша алмаса да, үзе исән чакта сугыш ветераны булуын тануларын белә алса, Рәйсә җиңгәчәй бакыйлыкка тыныч күңел белән күчәр иде. Яу кырында ятып калган­нарның сөякләрен табып, солдат каберлекләренә күмү, хәбәрсез югалганнарны эзләү, барлау юнәлешендә зур эшләр алып барылган бер көндә, утлы еллар кичкән ветераныбызга үзе исән чагында хаклыкны ачуда ярдәм итә алсак, соң булса да, үзебезнең кешелек бурычыбызны үтәдек, дип әйтә алыр идек.

 

Рушан ГЫЙМАЛЕТДИНОВ коллажы


Әлфинур НОГМАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 48 | 13.03.2010
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№5 (39473) / 18.03.2010 19:08:56

100% та кирәк түгел.Власта нинди партия булуына карамастан, аңа каршы партия 49% белән аның артыннан торса гына, власт халык өчен эшлиячәк.

№4 (39397) / 17.03.2010 23:48:49

Рәшит(нигә исемнәр,һ.б. вак хәрефтән языладыр), сезнең фикер белән килешә башладым.Элек, бөтен халык ничек тавыш бирсә дә(дөрес, Ельцин я Путин өчен), алданып тавыш бирәләр иде.Бүген аңлый башлады ләбаса, шул халык, болар - ил байлыгын кулларына алып, шуны саклап утыралар.Шуны югалтмас өчен,террорлар да оештыралар, башкаларны гаепләп, нанно-манно әкияте сатып утыралар.
Киләсе сайлауларда, йөз% тавыш бирсә генә, халык үз дигәненә ирешә ала.
Хакимияттә утыручылар, ничек итеп үзләренә тавыш җыюны күптән үзләштерделәр.

№3 (39390) / 17.03.2010 23:08:41

Автор узе шул инстанциялэрнен берсенэ барып жавап алырга момкин иде. Нигэ ана жавап бирмилэр микэн, сорашырга момкиндер.Сиражи булса орден-медальлэрен кулына тоттырыр иде, документларын да колдэн торгызыр иде ахры.

№2 (39368) / 17.03.2010 20:24:26

Хәлил, моңа ил түгел синең белән мин(халык гаепле). Шушы влстның һаман үзен-үзе сайлап куюына битараф булган өчен.

№1 (39327) / 17.03.2010 13:35:47

Нинди ил бу, ә!!!

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar