поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.06.2018 Дин

Татар һәм башкорт ватандашлары Гарәп Әмирлекләрендә Ураза гаетен билгеләп үтте

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә татар-башкорт диаспорасы Ураза гаете хөрмәтенә бәйрәм мәҗлесе үткәрде. Мәҗлес Шарҗа әмирлегенең “Казан” ресторанында үтте, аңа Әбү Даби, Дубай, Гаҗман, Рәэсел-Хәймә әмирлекләреннән кунаклар килде, ул гына да түгел, ифтар мәҗлесенә “Что? Где? Когда?” тапшыруы уенчысы, “Бәллүр ябалак” призы иясе Нурали Латыйпов, популяр җырчы Элвин Грей (Радик Юльякшин) да килгән иде. Мәҗлес бик күркәм үтте, ул җирле татар-башкорт тормышында сизелерлек вакыйга булды.

 

Кунаклар Шарҗа әмирлегенең “Казан” ресторанында, Ураза гаете хөрмәтенә үткәрелгән мәҗлес

Шарҗадагы ифтар мәҗлесе – чын рух бәйрәме, аны ватандашларына илдәге татар диаспорасының танылган лидеры, язучы-публицист, эшмәкәр Исмәгыйль Шәңгәрәев бүләк итте. Аның кешеләрне үзенә тарта, туплый торган сәләте бар, ул бу сәләтен туган илләреннән читтә яшәп тә, тарихи ватаннары – Россиянең патриотлары булып кала алган кешеләрне үз тирәсенә туплау өчен файдалана. Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Россия Дәүләт хәрби тарихи-мәдәни үзәге  Исмәгыйль Шәңгәрәевне мәдәниятләр һәм диннәр диалогы урнаштырудагы күпьеллык зур хезмәтләре өчен “Россия патриоты” медале белән бүләкләде, якташыбызның бу олуг бүләккә лаек булуы табигый күренеш.
 
Кунакларга мөрәҗәгать итеп, Исмәгыйль Шәңгәрәев болай диде: “Тукайның: 
 
Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? — 
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп. 
Без сугышта юлбарыстан көчлебез, 
Без тынычта аттан артык эшлибез. 
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? — 
Хаккыбыз уртак ватанда шактый ук! – 
 
дигән шигъри юллары минем өчен тормышта һәрвакыт төп ориентир булды һәм булып кала да. Минемчә, ватанпәрвәрлек - аек акыл һәм милли берлеккә этәрүче бердәнбер идеология”. 
 
Алга таба Исмәгыйль Шәңгәрәев ассызыклады: “Шатлыклы бу көнне аеруча рухи пакълык турында онытмаска кирәк, чөнки патриот һәм иманлы кеше – бер-берсен инкарь итүче төшенчәләр түгел, ә бер-берсен тулыландыручы төп төшенчәләр. Иман бездә хаклыкка омтылу тәрбияли”. 
 
Әбү Һөрәйрәнең, Аллаһ аңардан разый булса иде, сүзләреннән Аллаһ Рәсүленең ﷺ шулай дип әйтүен тапшыралар: “Әгәр дә хода бәндәсе ялганлау һәм ялган буенча гамәл кылудан тыелып тора алса, Аллаһка аның ашап-эчүдән тыелып торуы кирәк түгел” (әл-Бохари). 
 
 
Ураза гаете хөрмәтенә үткәрелгән кичәдә мәҗлесне оештыручы Исмәгыйль Шәңгәрәев чыгыш ясый
 
Тыштан караганда гади генә кебек күренгән бу сүзләрдә бик тирән мәгънә ята, ул монда бар дөньяны бар кылган Раббыбызның үз бәндәләре турында кайгыртуын, Аның бәндәләргә ирештергән рәхим-шәфкатьләрен күрә. Аллаһы Тәгалә ирешетергән хөкемнәрне үтәп, без мөбарәк Рамазан ае көннәрендә ашау-эчү, начар гамәлләрдән тыелып торабыз, шуның белән күңелләребезне ялганнан пакълыйбыз. 
 
Бәйрәм мәҗлесендә катнашучылар каршында эрудит белгеч, фәлсәфәче һәм журналист Нурали Латыйпов та чыгыш ясады. Үзебезне мөэминнәр, татарлар, Россиянең патриотлары дип лаеклы атау өчен, без бу тормышның рухи нигезләрен тирәнтен аңларга тиешбез, дип билгеләп китте ул. 
 
Алга таба Нурали Латыйпов шулай диде: “Кеше аңында рухи-дини, милли мәдәни аспектларны, континенталь масштабларда, Евразия масштабларында фикер йөртүнең мөһимлеген аңлау өчен аз эшләнмәгән. Безнең Исмәгыйль Шәңгәрәев белән берлектә эшләнгән “Ислам һәм дөнья” китабыбыз да Евразия масштабларында фикер йөртергә өйрәнү процессына саллы өлешен кертте. Бу – гади процесс түгел, мин бу процесска өлеш кертә алуым белән горурланам”. 
 
Әлбәттә, “Ислам һәм дөнья” китабы буенча соңгы сүзне аны укучылар әйтәчәк. Ләкин монда шунысы әһәмиятле: уразаны тәмамлаучы соңгы ифтар мәҗлесендә катнашучы ватандашларыбыз татар ашларын татып кына калмады, алар бу мәҗлестә карашларын рухи кыйммәтләргә дә юнәлттеләр.
 
Мәҗлестә кунакларга күчтәнәч итеп тәм-томнар яки истәлеккә сувенирлар бүләк итмәделәр, ә Исмәгыйль Шәңгәрәев һәм Нурали Латыйповның “Ислам һәм дөнья” китабын тараттылар. Ураза гаете хөрмәтенә Россиядән бик ерактагы Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә үткәрелгән бу мәҗлес гадәттәгечә узмады. Кичәне Әлфия Бәдретдинова алып барды. 
 
 
Бәйрәмдә Россиядә танылу алган популяр җырчы Элвин Грей да бар иде. Яшьләргә бу поп-җырчы яхшы таныш. Элвин Грейның иҗаты Казанда югары бәя алды. Ул Татарстанның иң зур медиакомпанияләреннән булган “Барс-Медиа” оешмасы премиясенә, республиканың ТМТV музыкаль телеканалының “Ел клибы” бүләгенә лаек булды, “Болгар радиосы”ның “Ел хиты” номинациясендә Гран-при яулады, “Музыкаль дистә” проектында зур уңышка иреште. 
 
 
Буыннар бәйләнеше: Исмәгыйль Шәңгәрәев, Элвин Грей, Нурали Латыйпов
 
Билгеле ислам белгече, доктор Мөхәммәд Сәид әл-Рөшднең мәҗлескә килүе шатлыклы бер сюрприз булды. Татар-башкорт даирәсендә ул һәрвакыт үзен өендәге кебек хис итә. Бу, мөгаен, аның изге Коръәннең уникаль тәфсире редакторы булуы аркасындадыр, бу тәфсирне аның хәләл җефете Валерия Иман Порохова эшләгән.  
 
Доктор Мөхәммәд Сәид әл-Рөшд Россиянең бар мөселманнарын, аеруча залда булган татар һәм башкортларны, чын күңелдән Ураза гаете белән котлады, үзе һәм хәләл җефете Валерия Иман Порохова исеменнән аларга ныклы иман һәм дөньяларның һәр икесендә дә бәхеткә ирешүләрен теләде. 
 
Бәйрәмдә һәр кунак үзенең җылы сүзләрен әйтте, үз планнары белән таныштырды. Мәҗлес татар һәм башкортларның уртак тарихи язмышлары, уртак рухи-дини сайланышлары һәм якын милли мәдәниятләре яктылыгында берләшү һәм үзара аңлашу бәйрәме булды.
 
Махсус әзерләнгән зур бәйрәм торты мәҗлеснең иң югары ноктасы булды, мөбәрәк Ураза гаете хөрмәтенә үткәрелгән кичәгә килгән кунакларны тантананың хуҗасы татлы торт белән сыйлады. 
 
 
Татар-башкорт ватандашларының Ураза гаете хөрмәтенә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә үткәрелгән гает мәҗлесен оештыручы турында белешмә:

Исмәгыйль Шәңгәрәев – мәдәният белгече, язучы-публицист, җәмәгать эшлеклесе, “Евразия халыклары Ассамблеясе” каршындагы мәдәни-тарихи пространствоны кино-видеолаштыру Советының рәистәше, Евразия Телевидение һәм Радио Академиясе (ЕАТР) Президиумы әгъзасы.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 16.06.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»