поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.06.2018 Дин

Экстремизмга каршы - халыклар дуслыгы

Самараның Халыклар дуслыгы йортында “Милли һәм дини экстремизмны булдырмауда иҗтимагый оешмаларының роле” дип аталган түгәрәк өстәл уздырылды. Президент каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советы, шулай ук Гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокукларын яклау советы әгъзасы, Федераль эксперт Александр Брод инициативасы белән оештырылган бу чарада губернатор администрациясе вәкилләре, Халыклар дуслыгы йорты һәм милли оешмалар җитәкчеләре, руханилар һәм галимнәр катнашты.

Түгәрәк өс¬тәл эше кысаларында “ИГИЛ куркынычы: милли һәм дини экс¬тремизмга каршы тору” дип аталган җыентык  та тәкъдим ителде.
Мәскәүдә яшәүче Александр Брод, Самарада туып-үскән кеше булуына карамастан, Самараның  Халыклар дуслыгы йортын беренче күрүе иде. Аның каравы, милли оешмалар җитәкчеләрен, Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләрен, “Бердәмлек” газетасы редакторын яхшы белә икән. “Самарага чемпионатка килүчеләргә күрсәтерлек әйберләрегез бар – 90нчы еллар башында милли мәдәниятләрне саклау һәм үстерү программалары эшләп чыгарылганлыктан,  Самара¬да, беренчеләрдән булып, татар газетасы, беренче татар мәктәбе ачылган иде һәм әлегәчә эшләп киләләр. Бу үзенә күрә зур каһарманлык. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк - аларга хөкүмәттән ярдәм ул вакытта да бар иде, хәзер дә бирелә”, - дип әйтте Федераль эксперт.
 
Әйе, туксанынчы елларда хөкүмәт ярдәменнән башка газета ачып та булмас иде.  Өлкә “Туган тел” татар оешмасының үҗәтлеге һәм партия өлкә комитеты җитәкчелегенең рөх¬сәте белән “Бердәмлек” газе-тасының тулы штаты булдырылды, редакция бинасы бушлай бирелде, хәтта машина алырга да акча табылды. Ул чакта татар сүзенә сусаган әбүнәчеләребез дә байтак  иде. Бераздан тагын әле чуваш, яһүд газеталары да ачылды, соңрак аларга мордва, украин, башкорт, азәрбайҗан, казах газеталары кушылды һәм озак еллар чыгып килделәр. 
 
Кызганычка, Самарада милли газеталарның алтын чоры узды, дип әйтергә бу¬¬ла. Бүген милли газеталар-дан “Бер¬дәм¬лек” кенә даими рә¬вештә поч¬та тартмаларына килеп тора. Ул да күп вакытта керем белән чыгымнарының очын-очка ялгый алмый. Баш¬корт¬ларның “Ыргыз” газетасы да  акчалы мил¬ләттәшләре яр¬дә-мендә җан асрый әле, ә башкалары ябыл¬ды, дисәң дә була. Ди¬мәк, Халыклар дуслыгы йортын¬да милли газеталар чыгып килә, дип авыз тутырып әйтә алмыйбыз. Дөрес, газетабызга да, милли бәйрәмнәребезгә дә хөкүмәттән ярдәм бар. Тик ул, кызганычка, кирәк күләмдә тү¬гел әлегә. Бусын болай, мәгъ¬лү¬мат өчен генә әйтеп үттем инде. 
 
Александр  Брод  «Юристлар кеше хокуклары һәм лаек¬лы тормыш өчен» дип аталган оешма җитәкчесе дә бит әле. Бу оешма «Мир нашему дому! Совершенствование профилактики национального и религиозного экстремизма силами институтов гражданского общества» дигән социаль әһәмияте булган проект эшләп чыгарган һәм  шуның нигезендә Россиянең төрле төбәкләрендәге дини һәм иҗтимагый оешмаларның  милләтара киеренкелек,  радикаль милләтчелек  белән көрәшү ысулларын өйрәнә.  Кавказ регионында, Мәскәү, Петербург кебек күпмилләтле шәһәрләрнең югары уку йортларында, милли мәдәниятләр урнашкан үзәкләрдә юристлар, дин әһелләре, киң җәмә¬гатьчелек катнашында  түгәрәк өстәлләр үткәрелгән һәм менә чират Самарага да җиткән. 
 
- Соңгы елларда Россиягә каршы экстремизм очраклары еш булып тора. Монда скинхедлар, ислам экстремистлары хәрәкәтләрен, Украина, Прибалтика илләренең Россиягә пычрак ягуын мисалга китерергә була, - дип сөйләде Александр Брод.
 
Түгәрәк өстәл модераторы башка регионнардагы тәҗрибәләрне мисалга китереп үтте һәм, нәтиҗә ясап, телевизион тапшырулар, социаль рекламалар аша халыкта патриотик хисләр тәрбияләүне тәкъдим итте. Бу сүзләрдән соң үзен Analizator_Sam дип атаган “Нехорошие времена” сайты блогеры: “Чемпионат вакытында милли яисә дини экстремистларның “йоклаган” ячейкалары, Россиягә эшкә килгән “гастарбайтерлар”, бан¬¬дера милләтчеләре куркыныч тудырырга мөмкинме?” - дип сорады. Александр Семен улы бу сорау белән полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кушты.
 
“Вайнах” чечен милли оешмасы рәисе Марат Белигов: "Россиядә башка милләт ке¬шеләре үз фикерләрен ачык әй¬тергә кыенсыналар, аларны дөрес аңламаслар дип куркалар", - дип башлады сүзен. Җирле халыкларның башка милләт кешеләре турындагы фикерен яхшы якка үзгәртү өчен аларга балачактан дөрес тәрбия бирергә кирәк, дигән фикерне алга сөрде. Аның белән Самара губернаторы каршындагы Иҗтимагый палата рәисе, профессор Виктор Полянский да килеште. "Радио¬да һәм телевидениедә төрле милләт халыкларының тарихын, гореф-гадәтләрен, динен күрсәтүче тапшырулар юк дәрәҗәдә", - диде ул. Шулай да, Самараның Халыклар дуслыгы йорты эшен мактады. - Биредә Халыклар дуслыгы көне уздырыла, Дуслык паркы төзелә, “Губерния” телевидениесендә “Дом дружбы” дип аталган программа чыгып килә һәм анда төрле халыкларның гореф-гадәтләре күрсәтелә", - дип санап китте Виктор Полянский. 
 
Татарлардан чарада мөфти Талип хәзрәт Яруллин, “Туган тел” оешмасы президенты Ильяс Шәкүров, “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире  Рәфгать Әһлиуллин чыгыш яса¬дылар. Талип хәзрәт Җә¬мигъ мәчете йортындагы чатырда төрле милләттәге мө¬сел¬ман халыкларының го¬реф-гадәтләре буенча ифтар мәҗлесләре үткәрелү тәҗ¬¬¬рибәсе белән уртаклашты. “Шун¬¬дый мәҗлесләрне күләмле итеп уздырырга кирәк. Шул вакытта халыкны күбрәк башка культуралар белән танышты¬рырга мөмкин булыр иде”, - диде Талип хәзрәт. 
Ә Ильяс әфәнде Шә¬кү¬ров өлкә радио һәм теле¬ви¬де¬ниесендә төрле милләт халык¬лары телләрендә тапшырулар булмау темасын кабат күтәрде. Александр Брод 90нчы елларда Самарада “Ак бәхет” радиосы, “Мы – россияне” тапшырулары булуын исенә төшерде, һәм губернатор каршында бу теманы тагын бер кат күтәреп чыгарга вәгъдә итте. “Һәр яңа губернатор белән очрашкан саен бу теманы күтәрәм, тик арба урыныннан кузгалмый гына”, - дип тәмамлады сүзен Ильяс Гомәр улы.
 
- Сугыштан соңгы авыр елларда да татар телендә газеталар чыгарырга, дәрес¬лекләр бастырырга акча табыла иде, - диде үзенең чыгышында Рәфгать Нәбиулла улы. - Ә хәзер Самара өл¬кә¬сен¬дә бердәнбер милли газета булып “Бердәмлек” калды. Га¬зе¬табызның укучылары бар, ә эшләргә кеше юк. Чөнки хез-мәткәрләремнең хезмәт хакы иң кечкенә эш хакына тәңгәл. Милли газеталарның язмышы турындагы мәсьәләне хөкүмәт каршында куярга кирәк”, - дип йөрәк ачысы белән сөрән салды ул.  
 
Александр Брод, чараны йомгаклап:
- Биредә әйтелгән сүзләргә дә, башка регионнардан ишет¬кән фикерләргә дә тирән анализ ясап, уңай тәҗ¬ри¬бәләрне прокуратура, эчке эшләр, мә¬гариф һәм фән, милләт эш¬ләре буенча федераль агент¬лык хезмәткәрләренә җит¬ке¬рәчәкбез, - дип белдерде. 
Утырыш башында ук  ишеккә таба  юнәлгән бер милли оешма рәисен туктатып, ник утырышны ташлап китүе турында сораган идем. “Без мондый утырышларны күп күрдек инде, файдасы гына юк”, - дип пышылдады ул колагыма. Чыннан да, аныкы дөрес түгелме соң әле? Уңай тәҗрибәләр җиткереләдер дә, төрле ми¬нистр¬лыкларда эшләүче түрә¬ләр бу киңәшләргә колак салалар микән? Әллә  берәүләр хөкүмәт грантлары алып, эш күрсәтеп йөриләр, икенчеләре шул тикшеренүләрне өстәл тартмасына сала баралармы? Россиянең төрле милләт халыклары үз телендә укырга, үз гореф-гадәтләре буенча яшәргә, үз динен тотарга, эш¬ләргә һәм ял итәргә хокуклы дип язылган бит Конституциядә. Шул кануннар төгәл үтәлеп барса, милли һәм дини экстремизм белән көрәштә иҗтимагый оешмалар ролен эзләп, алардан ярдәм көтеп йөрергә дә кирәк булмас иде.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 15.06.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»