|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.06.2018 Җәмгыять
Чибәр татар кызлары... Әдилә Фәтхуллина (ФОТО)"Матбугат.ру"да яңа сәхифә ачып җибәрдек. Анда чибәр татар кызлары белән таныштырып барабыз. Чираттагы кунагыбыз – Казан кызы Әдилә Фәтхуллина. Ул 3,5 елдан артык Казан вертолет заводында эшли. Күңеле музыканы үз итә, үзе дә җырларга ярата. “Эшләп тә вокал белән шөгыльләнеп була. Бары тик теләк кирәк. Аннан соң эшләүче яшьләр өчен бүген фестивальләр шактый. Аларда теләп катнашам”, - дип бүлеште Әдилә. Әдилә белән аралашканда аның никадәр сөйкемле һәм эчкерсез булуын аңлап була. Әйткән һәр сүзе төпле. Әңгәмә корган арада аннан мәхәббәтнең ни икәнен сорадым. “Минем өчен мәхәббәт – яшәүгә ямь өстәп, тормышны алга таба алып баручы, кешене канатландыручы хис ул”, - ди туташ. Иң кыгызы шунда: әйтергә теләмәсә дә, аның кайчандыр җырчы Илназ Гариповның йөргән кызы булуын белдем. Хәтерләсәгез, Илназның “Миңа барыбер” дигән клибы бар. Әдилә әлеге клипта төп герой ролен уйнаучы кыз.
Илназ белән хәзер дә яхшы мөнәсәбәтләрдә торалар икән. Әдилә гаилә турында хыяллана. Аның фикеренчә, ире аннан яшь буенча олырак булырга тиеш. “Яшьтәшләр белән ни өчендер авыр миңа”, - ди ул.
Алинә АЙДАРОВА |
Иң күп укылган
|