поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.03.2010 Җәмгыять

“ЯШЬЛӘР”НЕ ЯШӘРТИК!

“Татарстан яшьләре”нең туксан еллыгы уңаеннан күңелгә һәм куанычлы, һәм моңсулык катыш үкенечле уйлар килә. Әй, без нинди яшь идек!.. Картаюыбыз үкендерсә дә, гәзитнең әле һаман исән, һаман “яшь” булуы куандыра.

Мин 1964 елда армиядә хезмәт иткән җиремнән кайтып кердем Казан университетының журналистика бүлегенә. “Татарстан яшьләре”нә беренче тапкыр килүем-керүем ничектер төгәл генә истә калмаган. Ләкин шунысы хак: “Матбугат йорты”ның икенче катына күтәрелгәч, сулга борыласың, почмакта Язучылар Берлеген калдырып, дүртенче катка – шундый ук почмакка күтәреләсең һәм – “Тат. яшь.”ләр. Туп-туры – хатлар бүлеге. Бүлек мөдире – калын кара чәчләрен чәчтарашта матур итеп урнаштырган, кара тут битле, тулы гәүдәле, бар килеш-килбәте белән морза хатынын хәтерләткән һәм үзе дә шиксез морзалар нәселеннән булган Суфия апа Әхмәтова. Ул сине җитәкләп башта үзе бик сәер фамилияле, үзе чегән кебек бөдрә, кара чәчле һәм гел бөтерелеп кенә торган Әмин абзый Раков дигән кеше янына алып керә. Раков гәзитнең штаб начальнигы – ягъни, җаваплы сәркатибе икән. Аннан ул сине кибән кебек гәүдәле, итләч битле, шундый ук ямьшек борынлы, беренче карашка җирәнрәк булып күренгән һәм кешеләргә изгелеге атламына чыккан Шәех абзый Зәбиров дигән кеше янына алып керә. Аның синең белән гәпләшеп утырырга вакыты юк – ул Обкомга ашыга. Нигә өстерәп йөри икән инде Суфия апа мондый зур кешеләр янына, дип уйлыйсың. Әмма ул үз эшен белә. Соңыннан, еллар аша гына аңлыйсың: аның сине, чит төбәктән килгән татар җегетен күтәреп алып, татар зыялысы, ә бәлки, шагыйре-язучысы итеп үстерәсе килгән. Ул әле сине тагын әллә кемнәр – Нурихан Фәттах, Роберт Әхмәтҗаннар белән якыннан таныштырачак, син белмәгән-күрмәгән “ниндидер” Шамил Рәкыйпов, Тәүфыйкъ Әйди, Тәүфыйкъ Сәгыйтов кебек яшь татар зыялылары арасына этәреп кертеп җибәрәчәк. Һәм син ай үсәсен көн үсәчәксең. Син Суфия апа кушуы буенча иртәгә үк ул чакта тиражы бәлки унбиш-егерме меңнән узмаган гәзит нөсхәләрен алып, лекцияләрдән соң, стипендия исәбенә (бәлки гәзиттә шигырьләреңне бастырырлар!) Казан читендәге бистәләргә барачаксың, ярымавыл-ярымшәһәр булып яшәгән шәхси хуҗалыкларның берсеннән икенчесенә үтеп, җир йөзендә “Татарстан яшьләре” дигән иң яхшы, иң үткен, иң коммунистик гадел газета барлыгын аңлатачаксың, лекция укыячаксың.

 

Йөрдем мин ул бистәләргә. Сентябрьдән башлап, ноябрь башларына кадәр йөрдем. Кайбер йортларга абунә акчасын юллап унар тапкыр керергә туры килде. Кайбер абзыкайларга дошманга әйләнеп беттем. Минем килгәнемне капка ярыгы аша күреп, абзарларына качалар инде. Каршыма килгәндә, урамның икенче ягына чыгалар. Әмма Суфия апа күрсәтмәсе минем өчен катгый канун иде. Ниһаять, шушы бистәләрдән генә 120 кешене “Тат. яшь.”ләргә яздырып, җиңүче сыйфатында акчасын да китереп тапшырам. Миңа беренче урынны алуымны әйтәләр...

 

Көннәрдән беркөнне “Ленин бакчасы” тукталышында трамвайдан төшеп, химкорпуска лекцияләргә барганда су буе кадәр витриналарга ябештерелгән гәзитләрне караштырган уңайда (Союзда һәм Татарстанда чыккан басмаларны иртән үк укып барабыз – бушка!) дустым Рәшит Әхмәтҗан касыгыма төртә: “Әйтмисең дә!.. Шигырьләрең чыккан бит!” Тактаның “Татарстан яшьләре” өлешендә... чынлап та ... аһ, тыным җитми... ышаныргамы-юкмы... ярты бит диярлек күләмдә минем шигырьләр басылган! Редакциянең баш сүзендә “нинди яхшы кеше” булуым турында ләззәтле җөмләләр кукраеп утыра. Ул кадәр кирәкмәс иде. Әмма шундук бер җөмлә бәгырьне өтереп ала: “Татарстан яшьләре” гәзитен күбрәк таратырга ярдәм итә... “м, имеш. Нигә кирәк инде бу? Ярдәм итмәсәм, шигырьләремне басмаслар иде микәнни! Димәк, мин шагыйрь түгел?! Дәресләрем дәрес булмады. Кешеләр укыйлардыр, шигырьләремне бары гәзит тараткан өчен генә басканнар икән дип уйлыйлардыр!.. Ахыр чиктә, бер лекциямне ташлап китеп, “Ленин бакчасы”на йөгерәм һәм шул җөмләне генә кара белән бетерәм. Менә булды, ичмасам!.. Кичкә таба дусларым тынгымны ала: “Күрдеңме, дошманнарың нишләгән? Сине мактаганны яратмаганнар, көнләшеп каралтканнар! Бел, Казан шундый ул...”

 

Әйе, мин Казанны белми идем әле. Өч көн эленеп торды гәзитнең 1965 елның 4 ноябре – бәйрәм алды саны. Бу өч көндә мин тәмуг газаплары кичердем. Ниһаять, теге “коточкыч” сан өстенә гәзитнең яңа саны ябештерелде. Бу көн минем өчен бәйрәмгә әйләнде. Котылдым!..

 

Әмма, тотылдым!.. Яңа ел алдыннан чыккан саннарның берсендә басылган хисапнамәдә булса кирәк, “Татарстан яшьләре”нә яздыручылар ярышына йомгак ясалган, анда җиңүче булып бөтенләй икенче бер яшь шагыйрь чыгуын һәм фотоаппарат белән бүләкләнүен хәбәр иткәннәр иде. Мин ул чакта фотография белән төзәлә алмас дәрәҗәдә чирләгән, җенләнгән, үзем теләгән нәфис кадрларны кеше фотоаппараты белән төшергән һәм Казан университетында шәхси фотокүргәзмәмне дә оештырырга өлгергән идем – миңа фотоаппарат һава кебек кирәк иде. Әмма бу хакта Суфия апага мин бер сүз дә әйтмәдем. Ул да дәшмәде. Минемчә, монда мәсьәләне икенче кешеләр хәл иткән иде...

 

Иң кызыгы: шушындый ук хәл җиде елдан соң Уфада кабатланды. Анда комсомол өлкә комитеты үткәргән яшь шагыйрьләр телевизион бәйгесендә мин өч турда – “Колмак җыя кызлар”, “Тальян моңы” һәм “Кайсыгызны юатыйм?” дигән шигырьләрем белән җиңеп чыктым, әмма анда да миңа дигән беренче приз – фотоаппаратны (тагын аппарат, шайтан алгыры!) яшь башкорт шагыйре Риф Мифтаховка бирделәр, бәйгедә катнашкан егермеләп кешенең һәркайсына башка бүләкләр, мактау грамоталары тапшырып, бер мине генә күрмәделәр. Мин моңа үпкәләмәдем, гарьләндем генә: телевизордан туганнарым, авылдашларым караган булса, күзләренә ничек күренермен?! Инде мин, кыйналган бөркет, ул чакта нык итеп шуны аңладым: әгәр Казанда татар белән татар арасын бутауга, дошманлаштыруга көнчелек аша ирешсәләр, Уфада мине асаба башкорт булмаганлыгым – татар булганым өчен кимсетәләр. Шунысы кызык, боларның икесен дә үз татарларымыз эшләде һәм әле булса эшлиләр... Озакламый миңа җитмеш яшь тула. Казан белән Уфа арасында бүген дә менә шундый халәттә яшим. Ияләнгәч, бер кыенлыгы да юк.

 

Хөрмәтле укучым, гафу итә күр. Сиңа “Татарстан яшьләре”н яшәртергә чакыруга багышланган фикерләремне әйтер алдыннан уйлар көтмәгәндә менә бит кайларга кереп киттеләр. Минем бу хакта язганым юк иде бугай. Кирәк тә санамый идем. Монда инде тел дигәнең үзеннән-үзе алып керде бу тарих төпкеленә. Ярый, үткән эшкә салават. Теге заманнардан “Тат. яшь”кә мин яздырган абзый һәм апалар бәлки күптән ахирәттәдер. Урыннары җәннәттә була күрсен. Ә менә гәзитнең бүгенге, исән укучылары белән сөйләшәсе-киңәшәсе килә. Яшерен-батырын түгел, хәзер яшьләр гәзит кенә түгел, бернәрсә дә укымый. Кайвакыт аларның томаналыгына, наданлыгына таңнар каласың. Күптән түгел мин Чаллыдан кырык чакрымда яткан Түбән Каманың кайда икәнлеген, Татарстанда нинди гәзитләр чыкканлыгын да белмәгән татар егете белән очраштым. Аптырарга кирәкми, гәзит укымаган кеше Татарстанның егермедән артык шәһәре исемнәрен каян белсен? Аның каравы, ул “день рәждинья”сен яхшы белә. Менә без туган көннәр үткәрүнең нәрсә икәнлеген белмәсәк тә, республикабыз, хәтта илебез районнары, авыллары исемнәрен генә түгел, кайсы колхозның күпме уңыш алганлыгына кадәр белә идек. Чөнки без (яшебезгә карап): сабыйларыбыз – “Яшь ленинчы” (хәзер “Сабантуй”), “Ялкын”, яшьләребез – “Татарстан яшьләре”, хатын-кызларыбыз – “Азат хатын” (хәзер “Сөембикә”), өлкәннәребез “Совет әдәбияты” (хәзер “Казан утлары”) журналларын даими укып бара идек.

 

“Менә шушы гармониягә кабаттан ничек ирешергә?” – дип уйланам мин соңгы чорларда, бу мөмкин дә түгелдер инде. Моның өчен патша заманындагы мәдрәсәләрне, Сталин чорындагы милли укыту системасын кире кайтарырга кирәк. Аннан хәзер партком, комсомол, профсоюз юк. Иң куркынычы – милли үзаң, иман юк. Әмма тормыш бар. Тормыш бара. Гомер уза. Начармы-яхшымы “Татарстан яшьләре” кебек абруйлы вә кызыклы гәзитне утыз биш меңгә якын кеше укый. Димәк, ул утыз биш меңгә якын өйгә, фатирга, конторга, китапханәгә килә. Алар барысы да йөзләгән җепләр аша кешеләр белән бәйләнгәннәр. Халкыбыз газета-журналлар укысын өчен без, өлкәннәр, хәтта әбиләр-бабайлар да, зур эшләр майтара алыр идек. Кайда мөмкин, шунда без үз нәселебез балаларын татар телендәге матбугат диңгезенә чумдырырга тиешбез. Ата-ана, әби-бабай, өлкәннәр сүзе – татар мохитендә канун дәрәҗәсендә йөри һәм йөрергә тиеш: “Син “Татарстан яшьләре”нә язылдыңмы?!”

 

Абунә чоры башланганчы ук кабатлый башларга кирәк бу гыйбарәне. Көн саен! Ай саен! Ел саен!

 

Нибары бер миллионлы эстон халкы совет заманнарында үз матбугатын саклау аркасында гына милләт буларак исән калды. Аларда шундый язылмаган канун бар иде. Һәр эстон эстон гәзит-журналына языла. Бишектәге баласыннан башлап. Хәтта әлегә укый белмәсә дә. Милли теләктәшлек шундый була. Акча җитми, колхоз эше бетми. Милләт кенә бетәргә мөмкин. Шулай итеп, бер йортка бер үк исемдәге биш-алты гәзит килә. Сез татар гаиләсенә алты данә “Татарстан яшьләре” килгәнен күз алдыгызга китерә аласызмы? Китерә алмыйбызмы? Чөнки без – татар. Китерергә кирәк булачак. Әгәр милләтең кадерле икән. Нәрсә, милләт хакына өч йөз сумлык гәзиткә акча табылмыймы? Табыла.

 

Ихтыяр кирәк. Иман кирәк.

 

Менә соңгылары бездә җитешми дә инде.

 

Ә бәлки ялгышамдыр? Әйдәгез, минем ялгышканлыгымны раслыйк. Мин гафу үтенергә әзер.


Айдар ХӘЛИМ
Татарстан яшьләре
№ 31 | 13.03.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»